поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.03.2016 Сәясәт

Фатыйх Сибагатуллин: «Хатын-кызны яратып кына җиңеп була»

Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин сәясәт, дин һәм хатын-кыз турында:

– Фатыйх Сәүбанович, сезгә якын булган сәясәт, тарих темаларыннан читкә китеп, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызның урыны турында сөйләшик әле.

– Аның урыны түрдән. Бөтен рухи тәрбия – хатын-кыз­дан. Тау халыкларын гына алыйк, үзләренең намусларын, горурлыкларын яклап үләргә дә әзер итеп аларны әтиләре тәрбияли дип уйлыйсызмы әллә? Әлбәттә, юк! Анда гаиләдә төп тәрбияче – әбиләр. Аларны хәтта биергә дә әбиләре өйрәтә. Татар егетләренең дә хатыны маржа икән, көт тә тор – малае урыс булачак.Тик менә татар кызлары гына катнаш никахта балаларын үз милләтләрендә тәрбияли алмыйлар.

– Сезнең гаиләдә балалар әтиләреннән түгел, әниләреннән ныграк курка дияргә телисезме?

– Беренче гаиләмдә дә, икенчесендә дә балалар тәрбиясе белән тулысынча хатыннар идарә итә. Кыз быел мәктәпне тәмамлый. Әнисе беркөн миңа әйтә: «Сөйләш әле, кая укырга тели, нинди планнары бар икән», –  ди. Сөйләштем. Берьюлы ике вузда укып, ике юнәлештә белем аласым килә ди: юрист һәм психолог. Икенче көнне әнисенә, әти минем белән сөйләште, ди икән. Ничек бит ул менә... Бер уйласаң, мин әнисе әйткәнгә сөйләштем бит.  Акыллы хатын үзе идарә итеп тә, ирне өстенлектә калдыра ала.

– Димәк, хатын-кыз көч­лерәк?

– Берсүзсез. Хатын-кыз­ны яратып кына җиңеп була. Нәсел дә хатын-кыздан бара. Күпме күзәткәнем бар: әти кеше нинди генә зур шәхес булмасын, әнисе укымышлы, зыялы кеше түгел икән, баласында да юк. Үзебез белгән кешеләрне генә барлап чыксак та, күрербез: күбесенең әниләре искитмәле акыллы, төпле хатыннар. Мин моны атларда да күзәтәм. Нинди генә яхшы айгыр булмасын, бия начар икән, яхшы колын көтмә.

– Безнең татар халкында һәм, гомумән, исламда хатын-кыз – ир-ат ышы­­гында, нәсел шә­җәрәсе дә, бәлки, шуңа күрә әти ягыннан алып барылгандыр.

– Мин Израильгә барып, иудистларны, Ватиканда – католикларны, Франциянең Шампан шәһәрендә, Германиянең Штундел шәһәрендә – протестантларны, Гарәбстанда булып, исламны өйрәндем һәм хаҗ кылдым. Шулардан чыгып әйтәм, безнең әби-бабаларыбыз тоткан диндә, мин аны традицион дин дип атыйм, хатын-кызның урыны – түрдән. Бу очракта сүз Гарәбстаннан килгән дин турында бармый. Алар хатын-кызны кешегә дә санамый. Без, хатын-кыз дигәндә, иң беренче чиратта әни кешене күз алдында тотабыз. Әниемне түбәнсеткән динне мин алга куя алмыйм. Гап-гади бер мисал. Борынгыдан ук әбиләребез яшьлекләрендә дә, кияүгә чыкач та матур итеп ачык төстәге, чәчәкле-бизәкле күлмәкләр киеп йөргәннәр, ир-ат кара кәчтүм кигән. Гарәбстанда нәрсә?  Ир-ат ак киемнән, хатын-кызның башыннан кара капчык киертәләр. Бу булдымы дөреслек? Татар хатыннары укый-яза белмәгән, диләр. Болар берсе дә чынбарлыкка туры килми. Татар халкы элек-­электән бик укымышлы булган. Һәр авыл мулласы малайларга сабак бирсә, абыстай кызларны укыткан.

– Фатыйх Сәүбанович, сәясәт турында сөйләшмибез дисәк тә, үземә-үзем каршы килеп, бу соравымны бирмичә калдыра алмыйм. Быел көзгә Дәүләт Думасына сайлаулар. Үз кандидатурагызны куясызмы?
– Дәүләт Думасында мин табигый чималлар, табигатьне файдалану һәм экология комитетында эшлим. Эшчәнлекнең иң зур өлеше углеводород белән бәйле. Аның утилизациясе, кулланышы һәм табигатьне саклау юнәлешендә сүздә генә түгел, гамәлгә кергән, тормышка ашкан эшләребез бик күп. Кайчандыр нефть чыккан төбәкләрдә зур факеллар янып тора иде, мисал өчен, бер Нурлат районында гына шундый тугыз факел булган булса, бүген бер «аварийный» калды. Бу – зур суммадагы акча һәм экология куркынычсызлыгы да. ­Россиядә бердәнбер булган Саба орлыкчылык-селекция үзәгенең нәкъ менә Татарстанда төзелүе дә Рөстәм Нургалиевичның ярдәме һәм минем тырышлык нәтиҗәсе белән булды. Урта Кабанга 24 канализация торбасы чыга иде, бүген берәү дә юк. «Нәфис»­тән ис килә дип күпме зарланыштык, бу да хәл ителде. Башкарылган эшләрнең бу бик азы гына, эшлиселәр тагын да күбрәк. Шуңа күрә киләсе сайлауларда мин үз кандидатурамны куячакмын.

– Уңышлар сезгә, Фатыйх Сәүбанович!

– Саубуллашканчы әйтеп калыйм әле. «Шәһри Казан» газетасының исеме миңа авылдан Казанга укырга килгән елларымны искә төшерә. Күз алдыма шул чорда яшәүчеләр килә, мин аларны «шәһриказанлылар» дип олылап әйтер идем. Зыялылык, сабырлык, тәрбия белән аерылып тора иде алар… Бүгенге казанлыларны да шулай укымышлы итеп күрәсе килә. Сезнең дә укучыларыгыз күп булсын! Күркәм гадәтләрне югалтмаска кирәк.
– Яхшы теләкләрегез чынга ашсын!


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»