поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2016 Мәдәният

Наил Шәйхетдиновның хатыны Миңлегөл ханым: «Кайтып керер төсле тоела»

Март аенда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов Тинчурин театрында үзенең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә тиеш иде. Ни кызганыч, ул бу көнне көтеп җиткерә алмады. 5 мартта яраткан артистыбызның безнең арадан киткәненә кырык көн була. Бүген без Наил абый белән сөйләшәсе урында, аның 45 ел гомер иткән хатыны Миңлегөл апа Шәйхетдинова белән бергә үткәргән көннәрен күздән кичердек.

– Миңлегөл апа, сез Наил абый белән икегез дә Чирмешән районының Лашман авылыннан. Яшь аермагыз да шактый дип беләм. Үзегездән күпкә өлкән кешегә кияүгә чыгасың, дип, әти-әниегез каршы килмәгән идеме?
 
– Юк, безнең әти-әниләр дә дуслар булды. Әниләребез күрше булып үскән. Алар безне кечкенәдән үзләре белән ындырга эшкә алып йөргән. Мин арбада чакта, әни эшләгәндә, Наил миңа күз-колак булып торган. Мәктәптән соң шәһәргә китмәдем, авыл кибетендә эшли башладым. Җәй көне Наил ялга кайткан иде. Шунда мине кичке уенга чакырды. Озак та үтмәде, кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Әнинең башта Казанга җибәрәсе килмәгән иде. Наил аңа: «Курыкмагыз, мин сезгә яхшы кияү булыр­мын», – диде.
 

– Кызыгыз тууын ничек кабул итте?
 
– Наил балаларны бик яратты. Урамда хоккей уйнаган балаларны күрсә, аларны туктап карап торган гадәте бар иде. Балабыз туар алдыннан, кыз туса, Миләүшә исеме кушарбыз, дип алдан ук әйтеп куйган иде. Аннары кечкенәдән үк аны хоккей белән футболга йөртә башлады.
 
– Миләүшәнең ­артист һөнәрен сайлавына мө­нәсәбәте ничегрәк булды?
 
– Башта: «Кызым, башка факультетка бар, кыз балага гастрольләргә йөрү авыр», – дигән иде. Аннан спектакльдә уйнаганын күргәч, шатланып кайта иде.
 
– Кем белән генә сөйләшсәң дә, гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр...
 
– Безнең бервакытта да ачуланышканыбыз булмады. Бер-беребез белән сөйләшмичә ун минут та тора алмый идек.
 
– Наил абыйның иң яхшы сыйфатлары дип кайсыларын әйтер идегез?
 
– Ул, әти-әниләре сыман, бик сабыр булды. Беркемгә дә начарлык эшләмәде, беркем турында да гайбәт сөйләмәде. Мин Наилнең яхшыдан башка начар сыйфатларын әйтә алмыйм. Үзенең танылган артист булуыннан файдалануны да кирәк дип санамады. Фатир да сорап алмады. Аңа 50 яшь тулгач кына ике бүлмәле фатир алдык без. Мактаулы исемнәрен дә үзе сорап йөрмәде. «Аны белеп бирергә тиешләр», – ди торган иде.

– Наил абыйның башка туганнары исән-саулармы әле?
 
– Алар алты бертуган иде. Бер-берсе белән бик тату булдылар. Узган елның җәендә Наҗия апасы үлеп киткәч, бик каты борчылды Наил. Калганнары исән-сау. Иң олылары Рәйсә апа авылда яши. Арада иң юашы Наил иде. Аларның әтиләре мулла булганлыктан, кечкенәдән барысы да дингә хөрмәт белән караганнар. 1994 елны әти Наилгә: «Сәхнәдә кеше көлдереп йөрсәң дә, тормышта кеше көлдереп йөрмә, намаз укы», – дигәч, «Казан нуры» мәчетенә йөри башлады. Дини китаплар күп укыды.
 
– Сәхнәдә уйнап йөргән Наил Шәйхетдиновның кинәт урын өстенә ятуын ишетеп, күпләр борчылды. Авыруы хакында үзегез хәбәрдар идегезме?
 
– Юк, аның беркайчан да авырып йөргәне булмады. Дару да эчмәде. Узган җәй бакчада да бик күп эшләде. Сеңлемнең улы белән өй эчен тышлады. Мунчага тимер мич куйды. Утыннар кисеп калдырды. Әйтерсең безне мәңгелеккә ташлап китәсен алдан сизгән. Көз көне хәлсезләнеп йөри башлады. Мин аңа хастаханәгә барырга кушсам да, бармады. «Башта үзең операция ясатып чык, мин аннан соң да өлгерермен», – диде. Декабрьдә салкын тидереп, йөткереп тә йөрде. 16 декабрьдә соңгы мәртәбә «Йосыф – Зөләйха»да уйнап кайтканнан соң, бөтенләй хәле киткәч кенә, хастаханәгә барасы итте. Операциядән соң хирург, гомере аз калган, дигәч тә, ышанмадык. Үзе дә терелергә өметләнде. Хастаханәдән чыккач та: «Нәрсә булды икән соң безгә, икебез дә авырый башладык», – диде. Җан биргәндә дә догалар укып ятты ул.
 
Оныгыбыз Сөмбел бабасын югалтуны бик авыр кичерде. Шушы көннәрдә генә аңа 15 яшь тулды. Көннәр узган саен, Наил барыбызны да сагындыра. Каядыр киткән дә, елмаеп кайтып керер төсле тоела.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»