поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.03.2016 Фаҗига

Өч сәгатькә алдан килсәгез...

Балтач районының Карадуган авылында яшәүче 31 яшьлек Гөлшат Биктимерова җиде ае да тулмаган Азаматын югалтырмын дип уйлап та карамый. Беренче улына иптәшкә энекәш алып кайтуның бәхетле мизгелләрен кичергән чаклар була ул. Ана әле дә тынычлана алмый. Улын югалтуга, аның үлеменә китергән сәбәпләрне ачык­ларга тырыша.

“5 гыйнвар көнне Азаматның күңеле болгана, коса башлады. Авыл фельдшеры район хаста­ха­нәсенә барып күренергә киңәш итте. Шуннан соң районга киттек. Кичке тугызлар иде. Безне кизү торучы педиатр кабул итте. Ул баланы карагач, аны Казанга җибәрергә кирәк диде”, – дип искә ала бу хакта Гөлшат.
 
Баланың нидән авырганын ачыклар өчен, район хастаха­нәсендә эшләүче табибларны аякка бастыралар. Кан анализлары алу өчен, лаборантны да чакырталар. “Өйдә дә эшләрем җитәрлек, дип сөйләнә-сөйләнә кан алды ул. Кешегә синең балаң кирәкмени соң? Ә анализлар әзер булгач, берәр сәгать хирург­ны көттек. Баланы табиб караганчы тагын ярты сәгать узды. Шуннан соң сукыр эчәге авырта дигән диагноз белән безне Рес­публика балалар клиник хаста­ханәсенә җибәрделәр”, – ди Гөлшат.
 
Тик юлга да озак әзерләнә алар. “Бу вакытта бала ашамагангамы, хәлсезлектәнме йоклап китте. Температурасы да күтә­релде. “Ашыгыч ярдәм” машинасы йөр­түчесен дә шактый озак көттек. Машинага бензин салгач, төнге уникеләр тулып киткәч кенә юлга кузгалдык. Хаста­ха­нәдә шәфкать туташы тапмагач, аны Сосна авылыннан кереп алдык. Юлда баланы көзән җыера башлады. Тик искереп беткән машинада җиһаз да, шәфкать туташында дару да юк иде”, – дип сөйли Гөлшат.
 
Төнге икеләргә алар Казанга килеп җитә. Табиблар балага ярдәм күрсәтә башлый. Тик соң була инде, сабыйның гомерен коткара алмыйлар. “Өч сәгатькә иртәрәк килеп җиткән булсак, сабыемның гомерен саклап калырлар иде. Табиб шулай дип әйтте. Азаматның сукыр эчәге авыртмавы, ә үпкәсе ялкынсынып, бу чирнең баш миенә зыян салганы ачыкланды. Менингит булган. Вакытында антибиотик кадаган булсалар, бала исән дә калыр иде, – ди әнисе. – Балама дөрес диагноз куймыйча, вакытны сузып торганнары өчен табиб­ларны гафу итә алмыйм. Әле бит, балаң исән калмас иде, калса да инвалид булыр иде, диләр. Инде нәрсә, менингитлы баланы бө­тенләй дәвалап тормаскамыни?! Азаматны абыйсы Тимур да бик сагына. Нигә аны әшәке абыйлар алып китте, дип яралы йөрәгемне телгәли. Гаризаңны кире ал дип килүчеләр булды. Бала үлеменә күз йома алмыйм мин!”
 
Аңа кадәр сау-сәламәт балага ни булган? Бүген әнә шуңа аптырыйлар. “Азамат сау-сәламәт бала иде. Авырлыгын да әйбәт җыйды. Алты ае тулгач, невропатологка, педиатрга күренде. Узган елның 25 декабрендә прививка ясадым әле. 25 еллык эш тәҗрибәмдә беренче очрак бу. Баланың үлемен үзем дә авыр кичерәм”, – ди Карадуган авылы фельдшеры Фәридә Зәкиева.
 
Россия Тикшерү коми­те­ты­ның Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан сабыйның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү идарәсеннән хә­бәр итүләренчә, эш РФ Җи­наять кодексының 109нчы мад­дәсенең 2нче өлеше буенча (“Һө­нәри вазыйфаларны тиешенчә башкармавы нәтиҗәсендә, саксызлык белән үлемгә китерү”) кузгатылган. Бу вакыйганы Сәла­мәтлек саклау министрлыгы бел­гечләре дә тикшерә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»