|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2009 Шоу-бизнес
«ЯҢА ГАСЫР» ҖЫРЧЫСЫ – ТАТАР ҖЫРЧЫСЫ1 апрельдә башланган «Яңа Гасыр»ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең» конкурсы көннән-көн кыза бара. Бүгенге көндә жюри әгьзалары 183 кешенең иҗат җимешләрен татып карады. Аларның егерме дүрте – иң тәмлеләре – тыңлаучылар бәяләвенә тапшырылды. Җырчылар эфирга эләккәнче «Яңа Гасыр» радиосынын худсовет «сөзгечен» уза, аннары студиядә җыр яздыра ала. Ике атна буе биш катнашучының җырларына тыңлаучылар смс ярдәмендә тавыш бирә. Әмма башкаручы әз тавыш җыйса, ул җиңүче була алмый дигән сүз түгел. Узган елгы конкурста, мәсәлән, Миләүшә Сафина смс аша үз төркемендә иң аз тавыш җыйган иде, ләкин компетент жюри аның талантын танып, югары бәя бирде.
Быелгы конкурста катнашучылар барысы да узенчәлекле затлар. Алар арасында мәктәп укучылары, музыка мәктәпләрен тәмамлаучылар бар, хәтта милиция полковнигының куңеле дә моңлы-җырлы була икән. Иң кечкенә катнашучы Эльвина Яхина бишенче сыйныфны тәмамлады, ә иң олы җырчыбыз Рәис Хуҗиев алтмыш ике яшендә. Зәлинә Хәсәншинаның «Әнкәй оегы» жырын халык ишетугә үк яратып өлгерде, тагын яңгыратуны сорап мөрәҗәгать итә башлады. Шулай ук Таңсылу да бүгенге лидерларның берсе дип әйтергә була. Егетләр дигәндә…алар бик актив түгел әлегә. Жәйге рәхәтлектән аерыла алмыйлармы, я куркыбрак торалар микән? Хәер, үрнәк булырдай егетләр бар. Мәсәлән, Мәскәү егете Марат Ихсанов батырчылык итеп, Казан каласын яуларга ашкына. Катнашучылар арасында бер күркәм дуэтыбыз да бар – Руслан hәм Луиза Габитовлар. Арча чибәрләре – «Ләйсән» төркеме hәм Түбән Камадан «Сәфәр» егетләре дә көчле позициядә торалар.
Сез дә күңелегездәге җыр-моңнарны тыңлаучыларга җиткерә аласыз!
Беренче сентябрьгә кадәр «Яңа Гасыр» радиосына җырыгыз белән килегез. Җырлар эстрада, рок, джаз hәм альтернатив жанрларында булырга hәм соло, ансамбль яисә фольклор коллективлары белән башкарылырга мөмкин.
Конкурста җиңүчеләр гала-концертта hәм «Яңа Гасыр»ны тыңласаң – үзеңне ишетерсең» концертының телевизион версиясендә катнашачаклар.
«Кеше «булдырырмын микән, юк микән?» дип куркып тормый! Иҗат итә, фонограммалар яздыра. Бу күренеш бик тә шатландыра безне!» – дип сөенеп әйтә «Яңа Гасыр» радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов.
Конкурста катнашырга теләүчеләр (843)5705076 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Эльза ШӘФӘКЪ |
Иң күп укылган
|