|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2016 Ир белән хатын
“Ирле тормыш икенче инде”
Безнең илдә ирләргә гомер-гомергә кытлык булды. Элек аларның асылларын сугыш кырды, хәзер авыр тормыш явы сафларын сирәгәйтә. Көзнең салкынча, җилле көннәрендә авыл урамыннан 6-7 егет-малай кочаклашып, яшь әтәч тавышлары белән җырлап узалар. Урталарында бер гармунчы кисәге дә бар. Урамда дөм караңгы. Әле клуб ачылырга иртәрәк. Гармунчы – тисә тияккә, тимәсә ботакка дигәндәй (осталыгы шул чама гына) гармунын акырта. Болар шушы көздә армиягә китәргә тиешле, кайберләре инде кулларына повестка алган егетләр. Менә без кемнәр дигән кыяфәттә: “Без китәбез иртәгә, шинель салып җилкәгә”, – дип җырлап йөриләр, репертуар көн дә бер чама. Барысына бер чәкүшкә, өстәвенә берәрсенең өендә ясалган көмешкәне олылар күрмәгәндә иптәшләре белән келәт, сарай артында бүлешеп салганнар инде. Клубка яшьләр җыелуга, шаулап-җырлашып шунда килеп керәләр. Яшьләрнең күп өлеше – яшьтәшләре сугыш кырларында ятып калган, авылда төп көч булып, тормыш сөйрәп, вербовка белән төрле якларда эшләп кайткан, йөзләрен вакытыннан алда җыерчык сарган 23-28 нче елгы кызлар. Алар инде клубка да сирәк чыгалар. Арттан бастырып яшь кызлар үсеп җиткән. Армиядән, сугыштан исән кайткан берничә егет теге яшь әтәчләрнең кыланмышларына мыек астыннан гына көлеп, күзәтеп, тәмәке пыскытып торалар. Ул елларда клубта тәмәке тарту гадәти күренеш иде. Сугыштан кайткан егетләрнең дә күбесе йә кулсыз, йә култык таякларында яки күзен кара тасма белән бәйләгән... Буш җиңле, буш балаклы бу егетләр дә кызларның иң кәттә, иң чибәрләрен генә сайлап, үзләренә яр-пар иттеләр. Сугышка кадәр әле кулларын да ир-егетләргә тоттырмаган (үбешү турында сүз дә юк инде) кызлар, ялгыз калганчы диптер инде, гарип егетләргә кияүгә чыктылар. Бик күбесе исә карт кыз исеме күтәреп, ялгыз картайды. Авылда бер-икесе ирсез бала алып кайтса, аны үз гаиләсе генә түгел, кем иренми, шул кимсетә, артларыннан чыш-пош сөйләнеп кала иде. Иргә бармый гына тапкан шул балалар ул аналарга картлык көннәрендә юаныч, таяныч, ярдәмче булдылар. Ә әхлак кагыйдәләренә буйсынып, куркып калганнары ялгызлыкта гомер кичерде һәм: “Их, миңа да берәр бала табасы калган икән...” – дип үкенделәр. Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
--- |
Иң күп укылган
|