поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.03.2016 Мәдәният

Роберт Миңнуллин: Әнкәй турында бер генә юл да яза алмыйм, кул бармый, сәбәбен үзем дә белмим

Роберт Миңнуллинның үз шигырьләрен сәхнәдән сөйләвен бик яратам мин. Ул кайберәүләр кебек кычкырмый, артистланмый, ясалма пафос кыстырмый. Үзенә генә хас йомшак тембрлы, бераз гына карлыкканрак, тоныграк һәм моңсурак тавыш белән сөйли. Аның тавышын башка кешенеке белән бутап булмый, бу тавыш истә кала, күңелне моңсулык белән тутыра, үзенә гашыйк итә.

Роберт Миңнуллин – безнең балачак, яшьлек шагыйре, һәр буынның күңеленә үтеп кергән җырлар авторы (“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”, “Мәхәббәтне язлар алып килде”,“Бик сагынсаң әгәр мине”, “Килен төшкәндә”, “Соңдыр шул, соңдыр”, “Син үлгәнче мине сагынырсың”, “Әнкәмнең догалары”, “Кайда сез, яшьлек елларым?” һ.б.ларны бөтен кеше дә беләдер, мөгаен).

Роберт абый белән Бауман урамындагы элеккеге Матбугат йортында (хәзер “Ногай” кунакханәсе) очраштык. Тукай клубында (хәзер Тукай конференц-залы) Флорид Әгъзамовны (Казанда журналистика факультетын оештыручы һәм аның беренче деканы) искә алу кичәсе төгәлләнгәч, сөйләшеп утырырлык урын эзләп, 4нче каттагы коридор буйлап киттек.

– Роберт абый, элек бу катта кайсы редакция урнашкан иде?
– Дүртенче катта... Менә монда “Яшь ленинчы”ның (хәзер “Сабантуй” – ред.) берничә бүлмәсе бар иде. Моннан күп еллар элек, университетны тәмамлагач, шушы бүлмәләрнең берсендә эшли башлаган идем мин. Газета-журнал редакцияләре, китап нәшрияты, язучылар берлеге дә монда иде.
– Бу бина, бу баскыч-коридорлар Сездә нинди хистойгылар уята?
– Баштарак, бина ташландык хәлгә килгәч, бик нык кәеф киткән иде. Яшьлегем шушында узды бит. Әнә теге баскычтан Тукай клубына менә идек. 3нче катта микән, “Татарстан яшьләре” редакциясе иде. Мин бит, укырга керергә дип Казанга килгәч, иң элек “Татарстан яшьләре”нә килеп, шигырьләремне калдырдым. Алар басылып чыкты. Бу минем өчен зур горурлык иде, абитуриент егетләр каршында дәрәҗәм бермә-бер артты. Шигырьләрең “Т.Я.”да чыксын әле! Хәер, Казанга килгәндә мин шактый күпне күргән, төрле җирләрдә эшләргә өлгергән 20 яшьлек зур егет идем инде. 8нче класстан соң әни мине: “Тамагың тук, өстең бөтен булыр, бик әйбәт укысаң, ресторан директоры да булырсың”, – дип, кызыктырып, хәйләләп-юмалап, Уфага, сәүдә-кулинария училищесына укырга җибәрде. Тик мин аннан 2-3 айдан әйләнеп кайттым. Дөресен генә әйткәндә, әйбәт укысам да, минем, гомумән, укыйсым килми иде.
– Ә нәрсә эшлисегез килә иде?
– Авылда каласым. Авылны бик ярата идем, энекәшләрне-сеңлекәшне, әнкәйне ташлап китүне күз алдына да китерә алмый идем. Сагыну, җирсү хисе мине кире авылга кай-тарды. Колхозчы булып эшләдем, китапханәче, клуб мөдире булдым. Аннары әнкәй мине район үзәгенә укырга җибәрде, усал бер әбигә фатирга урнаштырды. Атна саен, ике көнгә бер диярлек (25-30 чакрым) авылга кайтып йө-реп, 2-3 велосипед туздырдым. Әмма укып булмады. Укымый йөргән өчен яртыеллыкка “ике”-лем чыкты да, укуны таш-лап, тагын авылга кайттым.
– Авылны шулкадәр яраткач, ничек итеп Казан кадәр Казанга чыгып китә алдыгыз?
– Тормыш үзгәртә икән ул. Ярты елдан әнкәй мәҗ-бүриләп диярлек укыр-га кушты. Шулай итеп, 9-10 классны Карабаш мәктәбендә укыдым. Ул бик яхшы мәктәп булып чыкты. Аннары яшем дә зуррак, борынга кызлар исе керә башлаган чак. Гашыйк булу, укытучыларның әйбәт мөнәсәбәте мине бөтенләй икенче кешегә әйләндер-де, үзгәртте. Җитмәсә, ши-гырьләр, мәкаләләр язып газеталарга җибәрә идем, алар басыла башлады. 10нчы классны тәмамлагач, район газетасына эшкә алдылар. Хәбәрче итеп ал-ганнар иде, корректорлык эшен дә йөкләделәр. Кафия апа (ул анда корректор иде) белән газеталарны тулысынча укып барырга туры килде. Бу эш минем өчен зур тәҗрибә булды – мин бит гомерем буе редакцияләрдә эшләдем, килгән язма-мәкаләләрне кулым үзеннән-үзе төзәтә, редакцияли башлый иде.
– Хәзер дә китап-журналлар укыганда астына сызгалап бара-сызмы?
– Хәзер юк инде. Журналларны сирәгрәк укыйм, барысын да укып барырга вакыт җитми. Хәзер күб-рәк мемуарлар, истәлекләр, тәнкыйть мәкаләләре кызыксындыра. Прозаны сайлап кына укыйм.
 
 
Сулдан-уңга: Кияве Ленар, кызы Таңсылу, оныгы Регина, улы Алмаз, Роберт Миңнуллин үзе, әнисе Гөлҗәүһәр, хатыны Клара.
 
– Соңгы арада шау-шу куптарган “Зулейха открывает глаза” дигән китапны укыдыгызмы?
– Ул китап турында бик күп сөйләделәр, бик күп яздылар. Шуңа микән, хәзергә күңелем сүрелде, шулкадәр шау-шу купкач, кәефем китте. Мин, әлбәттә, аңа әлегә бәя бирә алмыйм, әмма тәнкыйть мәкаләләрендә хакыйкать бардыр, мөгаен. Чөнки, нинди генә талантлы булсаң да, үз халкыңны кү-тәреп язмасаң, ул милли әдәбият була алмый. Безнең бүгенге вәзгыять бөтенләй икенче бит. Татар халкының язмышы, Русия күләмендә безгә карата мөнәсәбәт... Киләчәк томанлы, нәрсә булачагы билгеле түгел. Әгәр хәзер без сәнгатебезне, халкыбызны үзебез күтәрмәсәк, аны читтән килеп күтәрмәсләр. Бу эшне фәкать без үзебез генә эшли алабыз. Халкыбызның тарихын, бүгенгесен күтәреп язарга һәм аны бөтен дөньяга чыгарлык итеп язарга кирәк.
– Бездә хәзер дөньяга чыгарлык әсәрләр бармы соң?
– Прозага бәя бирергә кыенсынам. Ә менә шигъриятебезне теләсә кайсы телгә тәрҗемә итәрлек. Бүгенгесен дә, элеккесен дә. Классикларны әйтеп тә тормыйм. Бүгенге шигърият тә көчле. Бер төркем бик талантлы яшьләр килде. Әлбәттә, яшьлеккә хас кыланчыклык, мөгез чыгарулар бар. Әмма әдәбиятта ансыз гына булмый ул. 60нчы елларда Равил Фәй-зуллиннар буыны да шулай шау-шу, “мөгез”ләр белән килеп кергән иде әдәбиятка.
– Сезнең буын да шулай килеп кердеме?
– Безнең буын “мөгез” чыгара алмады. Безгә Фәй--зуллиннар буыны нык комачаулады, алар артык шау-шу, зур амбицияләр белән килделәр. Аларны да уздырып шаулау мөмкин түгел иде. Алардан соң Мөдәррис (Мөдәррис Әгъләмов – ред.) белән Зөлфәт (Зөлфәт Маликов – ред.) килеп керде. Алар халык рухына, татар күңеленә якынрак иде. Ә безнең буын тыныч кына, сиздерми генә килде. Ләкин үз сүзебезне әйтә белдек. Мин, гомумән, зур шигърияткә акрынрак кердем. Әлбәттә, беренче шигырь-ләрең белән үк ялтырап килеп керсәң, начар булмас иде. Әмма андый бәхет бөтен шагыйрьгә дә эләкми. Иң мөһиме, иҗатыңның бүгенге нәтиҗәсе...
– Иҗат юлын шигырь белән башлаган язучыларның күбесе соңрак прозага күчә. Ә Сез күчмәдегез. Нишләп?
– Мин – балалар шагыйре. Яшь чагымда яратып, тырышып бик күп балалар шигырьләре яздым. “Күчтәнәч” китабым өчен Тукай бүләге алганыма тиздән 20 ел була. Аны шактый “интектереп” биргәннәр иде. Бездә балалар шигъриятен икенчел дип санау гадәткә кергән бит... Мактану булып чыга инде, әмма 20 еллап вакыт узды, мине уздырып язучыларны күрмим әле. Шәүкәт абый (Шәүкәт Галиев – ред.) белән икәү бик актив иҗат иткән чор – балалар әдәбиятының асыл чоры иде дип исәплим. Балалар өчен язу олыларга язуга караганда күпкә катлаулырак һәм җаваплырак. Минем бик күп шигырьләрдән 2-3 минутлык кыска-кыска мультфильмнар ясап булыр иде. Анда хә-рәкәт, образ, киная бар, шагыйрьнең балага да, өлкәннәргә дә әйтәсе сүзе бар. Балалар шигыре – иң элек балалар аңларлык булырга тиеш. Әгәр шигырь укыганда балалар кычкырып көлә икән, димәк, ши-гырь үз вазыйфасын үтәде ди-гән сүз. Инде шак-тыйдан балалар өчен язганым юк. Нидер язасым килә, нәр-сәдер өлгереп тә килә кебек, ләкин бу заманга ярашлы сүзләр, форма таба алмыйм. Әлбәттә, бала шул ук, әмма дөнья икенче бит. Менә гади генә мисал. Бер ши-гыремдә: “Менә үскәч шофер булам, йөрим “Вол-га”-да гына”, – дигән юллар бар иде. Ә бүгенге балалар “Волга”ны белми-ләр. Мин шуны яңартып: “Йөрим “Воль-во”да гына”, – дип куйдым. Үз табы-шыма үзем сөендем! Әйткәнемчә, заман бик үзгәрде...
 
 
Оныклары белән.
 
– Роберт абый, Сез элек мәктәпләр, балалар бакчаларына еш йөри идегез. Ә хәзер?
– Элек тә йөри идем, хәзер дә чакыралар. Мин бит әле пенсионер булырга, дөресрәге, профессионал язучы булырга өйрәнеп кенә киләм. Яшәү рәвешем үзгәрде. Хәзер мәктәпләргә, бакчаларга сирәк йөргән язучыларның хәлен аңлый башладым. Бер бакчага барыр өчен генә дә, мин үземне психологик яктан бер-ике көн әзерләргә тиеш. Бөтен кеше балалар белән сөйләшә алмый, аның өчен аерым бер талант кирәк. Шөкер, мине күп очракта аңлыйлар. Ә иң куанычлысы: “Сез балаларымның, оныкларымның бакчасына килгән идегез”, – дип әйтүчеләр күп. Бу – шагыйрь өчен зур бәхет!
– Бакча-мәктәпләрдә игътибар итәсездер: балаларның күбесе урысча сөйләшүгә күчеп бара. Моның сәбәбе нәрсәдә?
– Үземнән мисал китерәм. Ике оныгым, кызым Таңсылуның ике кызы, татар балалар бакчасына йөри. Бакчага йөри башлауларына 2-3 атна узды микән, татарча гына сөйләшкән оныкларым урысчага күчә башлады. 2-3 ел йөриләр инде, яңадан татарчага кайттылар. Сәбәбе төрле. Бакчада катнаш никахлардан туган балалар күп. Андыйларны татарча сөйләштерү бик авыр. Шуңа күрә барысы да урысчага күчә. Бакчада шигырь-җырларны татарча өйрәтәләр-өйрәтүен, әмма үзара аралашу урыс телендә шул. Мәктәптә дә шул ук хәл. Ә югары уку йортында туган телнең кирәге дә калмый. Мин акрынлап пессимистка әйләнеп барам, ахры. Бу турыда кычкырып әйтмәскә тырышам-тырышуын, көчсезлекне күрсәтергә ярамый. Хәер, лирик шагыйрь үзенең эчке халәте белән бераз пессимист булырга тиештер. Чөнки оптимистик рухта язылган шигырьләр барыбер ясалмарак килеп чыга. Ә пессимистик күңел халәте ясалма була алмый. Шунысын да әйтим, безнең буын бик бәхетле чорга эләкте. Халыкның шигырьгә мөнәсәбәте әйбәт чакта язып калдык. Киләчәктә нәрсә буласын әйтеп булмый, әмма шигырь сөючеләр кимегәннән-кими. Бигрәк тә Татарстан белән Башкортстаннан читтәге татар авыллары күптән инде әдәбияттан ерагайды шикелле. Аларга җыр, тамаша кирәк! Әле ярый динебез бар...
– Җыр дигәннән, Сезнең җырларны икегә бүлеп карарга мөмкиндер. Берсе – әниләр турында, икенчесе – мәхәббәт. Сездә әниләргә карата ниндидер аерым бер олылау, мөнәсәбәт бар кебек?
– Әнигә карата табигый, гап-гади мөнәсәбәт бу. Ул җырларда – әнкәйгә бала мәхәббәте, хөрмәт, әнине ярату, сагыну, аның олылыгын, бөеклеген аңларга тырышу. Без аналарга рәхмәтле генә булырга тиеш. Алар булмаса, без дә булмас идек. Ана хәтта начар ана булса да, баласын тәрбияләмәсә дә, хәтта ташлап китсә дә, без аны кичерергә тиеш.
– Ә Сезнең әниегез әйбәт идеме?
– Аллага шөкер, әнкәйдән уңдык без. Ел ярым элек әниебез Гөлҗәүһәр безне калдырып китте... Урыны җәннәттә булсын! Ул киткәч, күңелем үзгәрде, тормышка мөнәсәбәт үзгәрде. Мин моны аңлата да алмыйм. Менә әнкәй турында китап әзерләп бетердем. Анда әнкәйгә багышланган шигырьләрем, аның безгә – балаларына юллаган хатлары, ул калдырган язмалар. Әнкәй үз тормышын гап-гади генә итеп язып калдырган: ничек үсүен, Уфада балалар йортында тәрбияләнүен, кияүгә чыгуын, балалар үстерүен... Аның язмаларын редакцияләргә дә кирәк булмады – грамоталы, ачык фикерле. Менә шул китапка инде бер ел буе кереш сүз яза алмыйм. Әнкәй турында бер генә юл да язып булмый. Кул бармый, сәбәбен үзем дә белмим.
– Сез биш бала үскәнсез. Энегез Ким Миңнуллинның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры икәнен күпләр беләдер. Ә калган туганнарыгыз кайларда?
– Сеңлем Люция гомер буе җанын-тәнен биреп татар теле һәм әдәбияты укытты. Кызганыч, аның ире мәрхүм инде. Хәзер Казанда яши, миңа бөтен эшемдә ярдәм итә. Мин аңа бик рәхмәтле. Олы энекәшем Фән бик сәйяр җанлы булып чыкты – күңеленә урын таба алмыйча, бөтен илне аркылыга-буйга гизде. Хәзер Әлмәттә яши, авыл белән ике арада йөреп тора. Икенче энекәшем Рим Илештә яши (Башкортстан – ред.), 20 елдан артык мәктәп директоры булып эшләде, Башкортстанның атказанган укытучысы.
– Ә туган авылыгызга кайтасызмы, кайтып йөрерлек туган-тумачалар калдымы?
– Әнкәйнең җәмәгате Рәвис абзыебыз анда. Алар 40 елдан артык бергә яшәделәр. Без кайтып йөрибез, аны ташламыйбыз. Әнкәй без үсеп беткәч, үзе генә калгач, аңа кияүгә чыкты. Безне җыеп алды да: “Сезнең ризалык, бәхиллек булса, шундый-шундый ниятем бар иде. Олыгайгач, сезгә артык йөк буласым килми, үз дөньямны булдырасым килә”, – дип, безнең фатихабызны сорады. Әнкәйнең бөтен теләге – безгә ничек тә кыенлык китермәү, борчымау иде. Мин гомер буе шуны тоеп яшәдем. Көчле кеше иде безнең әнкәебез.
– Роберт абый, бик күп шигырьләрегездә Сөн буйларын сагынып искә аласыз. Сөн – матур елгамы?
– 50 яшьлек юбилеема Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйт Шакиров кайткан иде. “Мин Робертның шигырьләрен укып, җырларын тыңлап, Сөн диңгез кебек зурдыр, киңдер, дәрья кебектер дип уйлаган идем. Ә ул тездән генә икән”, – дигәне истә калган. Нәрсә дип әйтим инде... Һәркемнең үз елгасы булырга тиеш. Шагыйрьләрнеке бигрәк тә. Татарстанда Ык, Чулман, Мишә буйларында үскән шагыйрьләр бар. Ә менә Башкортстанда һәр шагыйрьнең – үз елгасы. Агыйдел генә уртак. Ә Сөн, чыннан да, матур, бик матур. Ул һәрчак күңелемдә, күз алдымда. Безнең авыл тау башында. Ишек алдына чыксам, ялтырап Сөн күренеп тора иде, ә аның теге ягында – Актаныш. Башкортстан ягында басып торсам да, мин һәрвакыт Татарстанга карап үстем. Сөн – язмыш ул. Ул ике республиканы бүлеп түгел, кушып ага. Шунысы кызык, безнең чорда Башкортстаннан Татарстанга язучылар, шагыйрьләр килә иде, ә хәзер – өерләре белән җырчылар агыла. Бүгенге эстрадада базар мөнәсәбәтләре. Монда акча эшләү, танылу, үзеңне күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Җырчылар шуның аркасында Казанга тартыла да инде.
– Сезнең җырларны бүген Башкортстаннан килгәннәр дә, монда туып-үскәннәр дә башкара. Барысын да тыңлап караганыгыз бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, җырдан бераз суындым мин. Эстрадага мөнәсәбәтем үзгәрде. Бернинди контроль, бәя бирү юк. Кем иренми, шул чыгып җырлый. Җыр сүзләре белән дә проблемалар күп. Минем күп шигырьләремне сүзен-сүзгә чүпләп бетерделәр җыр язучылар. Бер юлын, ике юлын, дүртәр юлын, образларын алалар да, үзләренеке итәләр. “Минем җыр бит бу”, – дип тыңлый башлыйсың, башкаларныкы булып чыга. Бездә авторлык хокуклары турындагы канун эшләми. “Фәләннең җыры”, “төгәннең җыры” дип җырчыны гына атыйлар, шагыйрь, композитор турында искә алучы да юк. Шуннан кәеф китә, әлбәттә. Ә шулай да, күңел күтәрелгән вакытлар да юк түгел. Менә былтыргы “Татар җыры”нда Филүс Каһиров “Соңдыр шул, соңдыр”ны (И.Закиров көе) башкарып “Алтын барс” алган. Халык бик яратып кабул иткән. “Әгәр мине бик сагынсаң” дигән җырымны исә (Р.Гобәйдуллин көе) “Болгар” радиосы конкурсында Артур Минһаҗев белән Марат Галимов (элеккеге “Казан егетләре” җырчылары – ред.) башкарды. 25 еллап элек язылган җыр. Элек шундый шәп җырлар язылган булган икән...
– Ә ул җырның язылу тарихын хәтерлисезме? Ул кемгә багышлап язылды?
– Хәтерлим. Мин гомерем буе бер генә кешене – үземнең хатынымны яратып яшәдем (кайбер кеше моңа ышанмаска да мөмкин). Клара үзебезнең районныкы. Без укырга кергәнче үк танышкан идек. Аннары ул Бөрегә (Бирск) педагогия институтына китте, ә мин – Казанга. Шул чорда – икебез ике шәһәрдә чакта, бик сагынып язылган шигырь ул. Казан белән Бөре арасында очкан аккошлар турында. Гомумән, яшь чактагы башка мәхәббәт шигырьләрем дә хатыныма багышланган. Иң саф, чын мәхәббәт шигырьләре алар. Бер караганда, әллә нәрсә юк та кебек аларда, әмма күбесенә көй язылган. Кларага багышлап олыгая төшкәч язылганнары да шактый.
– Сез ничә ел бергә инде?
– Бик күп инде. 1973 елда өйләнештек, аңа кадәр 5 ел очраштык. Без танышканда аңа әле 18 дә тулмаган иде. Ике балабыз – улыбыз һәм кызыбыз бар. Алмаз – журналистиканы тәмамлады, шактый вакыт “Сабантуй” газетасында эшләде. Хәзер ИЯЛИда. Кызым Таңсылу икенче татар гимназиясен тәмамлады, аннары юристлыкка укыды, кандидатлык яклады. Ленар кияү белән ике кыз – Сафия һәм Данияне үстерәләр. Улымның кызы Регина да үсеп килә. Шул оныклар белән мәш киләбез. Баланың баласы балдан татлы, диюләре дөрес икән. Яшь чакта балаларның тәмен тоеп бетермисең икән. Олыгаюдыр инде, күңелләр дә нечкәрә.
– Роберт абый, ә иң яраткан җырыгыз кайсысы?
– Иң кадерле җыр дип сорасаң, дөресрәк булыр, мөгаен. Әниләр турындагысы, әлбәттә. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җыры мине халыкка алып чыкты. Казанга килгәч тә язган шигырем ул. Анда сагыну да, җирсү дә, барысы да бар. Башка җырларга охшамаган ул. Анда шәхси хистойгылар күбрәк. Ул популяр җырга әйләнгәннән соң, бөтен кеше әниләр, кода-кодагыйлар, башка туган-тумачалар турында җыр яза башлады. Һәркемнең үз әнисе турында җырлыйсы килә. Шулай итеп, ул тема вакланып бетте...
– Әниегез үзенә багышлап язылган шигырь-җырларны ничек кабул итә иде?
– Ул аңа рухи көч биргәндер дип уйлыйм. Әни мактый торган кеше түгел иде. Аның өчен иң кыйммәте – авылдашларның мөнәсәбәте. Авылдашлар радиодан тыңлап яки телевизордан карап, бу хакта әнигә әйтсәләр, аның өчен иң зур бәя шул иде.
– Роберт абый, Сез бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?
– Тормышым барып чыкты дип уйлыйм. Бөтен нәрсә шартлы бит ул. Миннән бәхетсезрәк кешеләр бар, миннән талантлыраклар, баераклар бар. Мин бер кешедән дә көнләшмим, үз дәрәҗәмне беләм. Ә иң мөһиме әнкәй безне: “Булганына канәгать булыгыз, балалар! Шул чагында бәхетле булырсыз!” – дип өйрәтте. Ул хаклыдыр, мөгаен. Барыннан тәм табып яши белү – үзе бер зур сәнгать ул.
– Ә шагыйрь буларак, Сез бәхетлеме?
– Бәхетле! Минем 5 яшьтән 75 яшькә кадәр укучыларым бар. Шигырьләремне укыйлар, җырларымны җырлыйлар. Өлкәннәр өчен 300ләп, балалар өчен 200ләп җырым бар. Аннары өлкән дусларым, остазларымнан да бәхетем булды. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай... Алар минем дусларым да, каләмдәшләрем дә иде. Миңа – әтисез үскән кешегә – алар бөтен яктан да кадерле булдылар. Иҗатыма, шәхес буларак үсүемә аларның тәэсире зур иде.
– Ә үкенечләрегез бармы?
– Юктыр. Үкенүдән ни файда? Тормышта минем үземнән тормаган әйберләр бар. Әйтик, мин әтисез үстем. “Их!” дигән вакытларым булды. Әмма әнкәйнең акыллы булуы аркасында, без ятимлекне сизмәдек. Әнкәйнең тагын бер сокланырлык ягы – ул яшерми-нитми үз фикерен әйтә торган гадел кеше булды. Мин дә һәрвакыт үз фикеремне әйтергә тырышам. Яшьтән шулай өйрәнелгән, әйтми калсам, әнкәй алдында гаепле сыман хис итәм үземне. Бик уңган кеше иде әнкәй, горур иде, баш бирмәде.
– Депутатлык чорына да кагылып алыйк әле. Сезне депутат булып сайланырга нәрсә этәрде?
– Заманы шундый иде. Мин бит Татарстандагы Балалар фонды рәисе идем. Әсгать Галимҗанов белән бергә башлап җибәрдек бу эшләрне, бик күп бусагаларны бергә таптадык. Сайлау кампанияләре башлангач, Альберт Лиханов (балалар язучысы, 1987 елда, ятим балаларга ярдәм максатыннан, Ленин исемендәге Балалар фонды оештыручы – ред.) безне җыеп алды да: “Балаларга ярдәм итәргә теләсәк, без барыбыз да депутат булырга тиеш. Бары тик шул юл гына бар”, – диде... Мин мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе дә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары да булдым. Актив депутат идем, шактый күп эшләр башкарылды, кискен-кискен чыгышлар да күп ясалды. Менә шул чыгышларымны туплап, “Депутат чаклар бар иде” дигән китап чыгарырга уйлыйм әле. Ә хәзер сәясәттән бөтенләй китәргә исәплим, әдәбият белән генә яшисем килә. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Шуңа күрә депутатлыктан китүне бер дә авыр кичермәдем.
– Иҗат эшен дәвам итәсездер бит?
– Эшсез утырганым юк. Соңгы елларда милли шигырьләрдән торган “Татарларым” исемле китабым һәм “Мыек астыннан гына” дигән шаян китабым чыкты. Бөегебез Фәридә апа Кудашева турында китап дөнья күрде.Тәрҗемәләр белән шөгыльләнә башладым. Удмурт, төрек, казакъ шагыйрьләрен татарчага тәрҗемә итәм. Яңа бер дөнья, яңа бер шигърият. Аннары мин гомер буе рәссамнар белән дус булдым, картиналар коллекциям бик бай. Күргәзмә оештырырга исәбем. Фотога төшерү белән дә мавыгам. Төшерүем, бәлки, ташка үлчимдер, әмма бик бай архивым бар. Шуны тәртипкә китерергә кирәк. Юныс Әхмәтҗанов турындагы китапка алындым әле. Гаҗәеп шәхес ул, бөек татарларыбызның берсе, татар ашларын дөньяга таныткан кеше...
Менә шундый эшләр белән шөгыльләнеп яткан көнем.
 
Чулпан Фәттахова әңгәмәсе. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»