|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2016 Матбугат
«Татмедиа»ның яңа җитәкчесе тәрҗемәче аша дәүләт басмаларына ничек ярдәм итәчәге турында сөйләде (ФОТО)Дәүләт советында узган очрашуда «Татмедиа»ның яңа җитәкчесе Андрей Кузьмин республика массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге торышы һәм үсеше хакында доклад белән чыгыш ясады. Җиңел булмаган әлеге әңгәмәдә сүз дәүләт басмаларының киләчәге, тиражны ничек саклау, газета һәм журналларга язылуны бюджет оешмаларына йөкләтү хакында барды. Шунысы кызык, очрашудагы кайбер татарлар, докладта милли матбугат турында бик аз әйтелде дип үпкәләп, Кузьминга сорауларны демонстратив рәвештә татар телендә бирә башлады, дип яза “Бизнес ОНЛАЙН”. Кузьмин тәрҗемәче аша аралашырга мәҗбүр булган.
Саннарга килгәндә исә «Татмедиа»га керүче басмаларның тиражы көннән-көн кими: 2016 елның беренче яртыеллыгында 312,5 мең данәгә кимегән. Моның сәбәбе дип почта тарифлары бермә-бер арту да, киосклар челтәренең бетүе дә, алдынгы мәйданга интернет-басмаларның чыгуы да әйтелде.
Иң күп абүнәчесен “Сабантуй” журналы югалткан. Арттыручылар рәтендә - «Акчарлак, «Ирек мәйданы» һәм «Көмеш кыңгырау». Кузьмин фикеренчә, ситуацияне уңай якка үзгәртү өчен басмаларга язылу эшен мәктәп һәм китапханәләрдә, зур сәүдә үзәкләрендә алып барырга кирәк. Җитәкче сүзләренчә, ул бу юнәлештә инде эшли дә башлаган. Очрашуда "Татмедиа"ны бөтенләй ябу идеясе дә яңгырады. Монысы коммунист Артем Прокофьев тәкъдиме.
Алга таба ниләр булыр…
Фото: "Бизнес ОНЛАЙН".
--- |
Иң күп укылган
|