поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.03.2016 Шоу-бизнес

"Икегез дә "миниатюрный" икән, телевизордан башкача күренәсез" дигәннәр Фәридә-Алсуга

Бу көннәрдә "Фәридә-Алсу" дуэты Эстояниянең төньяк-көнчыгышында урнашкан Кохтла-Ярве шәһәреннән кайтып төште. Кызлар анда эш буенча барганмы, әллә ял итәргәме? Бу хакта үзләреннән сораштык.

- Эстониядәге татар иҗтимагый оешмасының 20 еллык юбилеенда чыгыш ясадык. Татарстаннан безнең белән җырчы Фердинанд Фәтхи һәм баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин да барды. Бөтен Балтыйк буеннан татарлар җыелды. Безне бик җылы каршы алдылар, бәйрәм күңелле узды. Күбесе җырларыбызны яттан белә, кушылып җырлап утырды. Монда Интернет һәм телевидениенең да өлеше зурдыр. Кайберләре: "Чәчләрегез, чыннан да, үзегезнекеме?" дип чәчләрне тотып шаккаты.  Икенчеләре: "Икегез дә "миниатюрный" икән, телевизордан башкача күренә", диде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Фәридә.
 
Кызлар Эстониядә барлыгы 4 көн булган. Юбилей кичәсендә чыгыш ясаудан тыш, алар шәһәр буенча экскурсиядә йөргән. "Читтә яшәүче татарларның бердәм булуы ошады. Алар бер-берсе өчен үлеп тора. Бик тату, матур яшиләр", – ди Фәридә. Эстониядән кайтышлый, "Фәридә-Алсу" дуэты Мәскәүгә "Болгар радиосы" III милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына барган. Исегездә булса, кызларга "Парлы чыршылар" җыры уңыш китерде.
 
Быел "Фәридә-Алсу" дуэтының иҗатына да 20 ел тула. Хәзерге вакытта кызлар юбилей кичәсенә әзерлек эшләре алып бара. "Күп кебек тоелса да, 20 ел сизелмичә дә узып китте. Ул чакта: "Дуэтыгыз 5 елдан да артык иҗат тә алмас", дип әйтүчеләр булды. Ләкин без бүгенге көндә дә гөрләп эшлибез. Шул ук вакытта гаиләләребез дә, Аллага шөкер, тулы. Алсу белән улларыбыз бер елгы: 10 һәм 15 яшь. Ә кызым Әлфиянең тууын күпләр белми дә калды. Алсу белән тормышка карашлар бертөрле булу да дуслыкны тагын да ныклап сакларга ярдәм итәдер. Без хәтта сәхнәдәге хәрәкәтләрне дә репетициясез бертөрле башкарабыз", – ди Фәридә.
 
"Фәридә-Алсу" дуэтының 20 еллык юбилей кичәсе 5 октябрьгә билгеләнгән.

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 02.03.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»