поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2016 Әдәбият

Кара мөһерле кәгазь (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Шул уңайдан Сәмига апа Сәүбанованың хикәясен тәкъдим иткән идек. Бүген әсәрнең ахырын эләбез.

Хикәянең башын моннан укыгыз: http://matbugat.ru/news/?id=14133

Билгеле инде, ир-ат кунак алып кайта икән,  ризык янында  шайтан малае булмаса,  табын түгәрәк булмый. Телевизор экраннарыннан чыгыш ясаганда   җитди генә  ирләр   мондый  табыннарга бераз туарылып алыр өчен  дә  җыелалар булса кирәк.  Шундый чагында күренә инде  кешенең төп асылы. Авыл баласын нинди генә киемгә киендереп, нинди генә  дәрәҗәләр бирсәң дә,  асылда  ул  барыбер авыл баласы булып кала . Аңа  иркенлек кирәк. Аңа урман-болыннар ,  төнге сәгать уникене һәм таң атканын белдереп  әтәч кычкыруы,  малларны көтүгә  озату һәм  кичен каршы алу, киерелеп болында печән чабулар  җитми  . Дөрес,  вакытында  ул  бу мәшәкатьләрдән туеп,  авыл киемнәрен салып, шәһәрчә киенеп асфальт юллардан   үзен әллә кемгә куеп  йөрер, әллә кем булып яшәр өчен килә. Тырышлар, үҗәтләр үз максатларына ирешә дә.  Тик барыбер шәһәрдәге мөмкинлекләрдән тулысынча файдалануга карамастан,  барыбер  күңел  бала чагындагы   зәңгәр күкне, андагы каурый болытларны,   кәккүк тавышын, язын килгән сыерчыкларны сагына,  көзен  җылы якка очып киткән торналарны  озаткан чакларга кайтасы килә. Авыл кешесе гомерен  шәһәрдә үткәрсә дә   авылын сагынып яши,  тик авылда да  яши алмый инде ул  . Шуңа күрә  ул  еш кына   сагышланып җырын суза. 

 
Давыт  алып кайткан кунакларның да күбесе  авылда үскән шул.  
 
Бик сагына ул авылын. Тик ир кайда, хатын шунда инде.  Ул анда авылның хөрмәтле кешесе булып бик рәхәттә, авылча әйтсәк йомырка  эчендәге сарысы кебек кенә  кадер-хөрмәттә яшәгәнен  аңламаган икән.   Аның белән киңәштеләр,   аны яраттылар,  хөрмәт иттеләр,  киңәш сорадылар, үзләре дә  акыл бирделәр.  Ул алар белән  тигез кеше иде.  Ә  монда  ул   -  кеше кешесе. 
 
Үзенең кем булуын да әйтеп бирә алмый ул. Дөрес, ир  хатыны. Тик аңа ир хатыны булудан бигрәк, аның кунакларына  хезмәтче булырга  туры килә. Алар өчен өстәл әзерләргә, бала белән утырасы урында, аларның күңелен күрергә... Бу мәҗлесләр аны   нык алҗыта. 
 
Баланың  яше тулгач, Давыт аны атналык яслегә  урнаштырды. Тәнзилә  моңа  каршы килеп караган иде. Тик ире:
 
- Бала тавышы булганда, килгән кунаклар белән җитди темага сөйләшеп булмый, - диде. 
 
- Алайса , бала янында миңа  эш булмасмы? – дип кыенсынып кына сорады Тәнзилә. 
 
- Хатынының тамагын туйдыра алмый дип  сөйләсеннәр дисеңмени? 
 
- Ул сорауны  балага карата  да әйтмәсләрме соң?
 
Чит илгә  китеп эшләргә  хыялланудан барыбер туктамады ире. 
 
Бер көнне ул эштән бик кәефсезләнеп кайтты.
 
- Бу бала башыма бәла булыр өчен генә тугандыр инде, - диде ул.
 
Тагын юлыма аркылы төште бит!
 
- Ничек инде  сабый  аркылы төшсен?
 
- Баксаң, кемдер  анонимка язган,  баланың алты айдан тууын сәбәп итеп, мине мораль яктан тотнаксызлыкта  гаепләгән.
 
- Язылышуны кичектерүнең  җитди сәбәбе  бар иде бит!
 
- Аларның үз тугызы тугыз. Бәйләнергә кирәк булганда бигрәк тә.
 
- Чит илгә китәргә  җыенганыңны әйтмәгән идең ...
 
-  Тагын җай чыгарга тора иде... 
 
Бу юлы  чит илгә китү генә түгел, бу эшендә калдыру-калдырмау мәсьәләсен дә караганнар икән.
 
- Үз дигәнемә ирешәм дигәндә генә   кем  юлыма аркылы төште диген әле! Үземнең балам! 
 
Ирләр гадәтенчә уңышсызлыкка очраса  шешәгә үрелә.  Давыт  та  стакан тутырып  эчеп куйды.  
 
- Бу дөньяда тормышка ашырасы килгән иң зур хыялым  иде  бит.  Шулай тормышка ашмас микәнни?
 
-   Ни җитмидер сиңа... Торган урыныбыз матур. Фатирыбыз  әйбәт, эшең дә зарланырлык түгел. Дәрәҗәң бар...
 
- Бу фатирмыни? Анда беләсеңме, урам әбрәкәе дә моннан шәбрәк!
 
Урам әбрәкәе...   Ул иренә ышанмыйча карап торды һәм:
 
- Агыйделнең аръягында бер инәгә бер  сыер, - диюдән башка сүз әйтмәде.  Аннан соң: - Без комачауласак, аерылырга да була бит, - дип өстәде.
 
- Син нәрсә?  Аерылырга  бөтенләй дә ярамый!
 
- Болай  яшәү дә түгел  бит инде. Юлыңа аркылы төшкәч диюем... Үз балаңны да күрә алмагач... Мине яратмыйсың да яратмыйсың инде...
 
- Әллә син  безгә килгән абзыйларның хатыннарын яратып тора дип беләсеңме? Әгәр  кулларыннан килсә  аерылып бөтенләй башкага өйләнерләр иде.  
 
- Комнары коела башлаган  инде аларның кабат өйләнергә.
 
- Син нәрсә беләсең соң? Барыбер чит илгә китәм мин! Күр дә тор, китәм!   Исемем Давыт  булмасын!
 
Давытның әнисе  улының  чит ил белән җенләнүен  өнәп бетерми  иде.  Бу турыда бүтән сүз булмагач, тынычланган да иде. Тик кабат   аның шул ук тырмага  басуын күргә, ул да аптырап калды.
 
- Әллә әтисе  чынлап та исән булып чит илдә яши микән? – диде ул Тәнзиләгә. -  Әтисе дә   үз максатына ирешер өчен берни алдында да тукталып калмый торган кеше иде. Башта үлгән дигән хәбәре булса да , соңыннан  хәбәрсез  югалган дигән хәбәре дә килде бит...  Чит илгә  әсир итеп алып китеп шуннан кайта алмыйча калды микән? Әсирлектәге кешеләрне  илгә  кайткач  кабат  интектерәселәрен  белде микән әллә? Ичмасам, киткәндә  Давытның туасын  да белмәде  .  Туганнарын да кулаклар  дип кайсын атып, кайсын Себергә җибәреп бетергәннәр . Балалар йортында үскән   ул. Минем  көтәрдәй кешем калмаган иде дисә?
 
- Нишләп булмасын? Менә  син  булгансың бит.
 
-  Балам буласын белсә , бәлки...  Әллә дим... Пленга  төшкәч, Германиягә алып китсәләр...
 
- Сугыш башында киткәннәрнең  барысы да үлеп беткәннәр. 
 
- Кем белгән инде аны... Сугышта  үлгән дигән  хәбәре килгән хатыннар пенсиясен  алды ичмасам,  ә  хәбәрсез югалганарга  шымытыр... Авырлык белән үстердем Давытны. Мәктәптә укыганда да  кимсеттеләр, аңынчы да...  Әтиең исән, сугыштан качып йөри дип тә үртәделәр. Бала-чага  ул бер-берсенең иң авырткан җиренә  генә инә кадый белә.  Шуңа да ул тырышты-тырмашты,   үзен үртәгән кәттә дусларыннан да өстенрәк булды, теләгенә иреште.  Әллә  дим ... чынлап та исән  микән?
 
- Ни әйтергә дә белмим.
 
- Берүк бу турыда  кешегә чыкмасын, килен. Тикшереп чыннан да исән булуын  ачыклаулары бар.  Я бүтән гаеп тагарлар. 
 
- Юкны сөйләмә, әни. Юк гаепне ничек итеп  таксыннар инде? 
 
-  Такмый гынамы соң? Күпме кешенең башына җиттеләр. 
 
Давыт  алып кайткан кунаклар арасында  чибәр генә , тик олырак яшьтәге бер ир  үзенең нәзәкатьле кыланышлары белән Тәнзиләне оялта иде. Ул аның кулларын озак итеп  тотып тора, шигырьләр дә укып  ала һәм:
 
-Мин яшь чакта кайда булды икән мондый чибәр кызлар, - дип  авыр да сулап куя.  Вакыт-вакыт хатын-кызлар турында  кызартырдай  мәзәкләр дә сөйләп ала, колагына гына пышылдап үзенең аны яратуын  белдерә. Андый чакта Тәнзилә   сүзне уен-көлкегә  борып котыла. Әгәр авылда булса  бер-ике  сүз белән бик тиз туктатыр иде дә, монда ярамый шул. Югары  җәмгыять, зыялы кешеләр арасында   күңелеңә  ошамаган кешене йомшак җәеп катыга утырталатр. 
 
Алай ярамаганын ире башта ук әйтеп куйды.
 
- Монда күп кешене  хатыннары аркасында  күтәргәннәр. Берүк, мин алып кайткан кешеләр белән   үзеңне тиешенчә тот, - диде.
 
Ул тиешенчә тотуның ничек икәнен  башта  килгән кешеләрне тәмле аш, якты чырай  белән генә каршы алырга   дип аңлаган  Тәнзилә,  тора-бара  моның белән генә чикләнергә ярамаганын аңлый алмыйча интекте . Табынга  ризык чыгарыр өчен кухняга чыкканда да, савыт-саба юганда да  теге абзый  я аңа булышкан булып, я берәр сәбәп табып,  аңа мактау сүзләре яудыра һәм:
 
- Бар бит  бәхетле кешеләр. Нигә мин соңрак тумадым микән, -  дип  авыр сулап куя.
 
- Сез дә бәхетсез булсагыз... – дип аптырый  Тәнзилә.
 
- Яшь чагында сукыррак буласың. 
 
Давыт Тәнзиләгә  аның сукырлыктан түгел, исәп-хисап белән  бик  зур кеше кызына өйләнүе аркасында  үсүен сөйләде. Гомумән, алар үзара  кем аркасында  күтәрелүләрен турыдан-туры әйтмәсәләр дә, бу берсенә дә сер түгел,  үзара  җай чыкканда бер-берсенә дусларча шаярган булып  кына төрттереп  тә алалар иде.  Шулай булгач, бу мохитка Давыт ничек килеп эләккәндер,  Тәнзилә  шуны  аңлый алмый башлады. Арттан этүчесе юк, ятим, дөрес үҗәтлеге, башы, тырышлыгы бар  барын. Шул турыда әйткәч, Давыт:
 
- Хезмәткәрләре башлы булса , җитәкчегә  башның бөтенләй дә кирәге юк, - диде.
 
- Башы булмагач, ничек  кешеләр белән җитәкчелек итә соң?
 
- Үз-үзен башлы итеп күрсәтеп, кул астындагыларның  эшләрен үзенеке итеп күрсәтә  алса, шул җитә  инде.
 
-  Аның өчен артист булырга кирәк түгелме соң?
 
- Артистның да ниндие!  
 
- Андый сәләтләре булгач, театр уйнап йөрсеннәр иде.
 
-  Тормышта  театр уйныйлар да инде алар.
 
- Камал театрында менә дигән артистлар  буласылар икән.
 
- Артистлар  хәерче халык.  Ә монда – мөмкинлек – чиксез. Онытып торам икән әле,  Мәсгут Абдулыч сиңа эш тәэмин итмәкче була. 
 
Өйдә гел кухня тирәсендә йөреп арыган иде. Аның кеше арасына чыгасы күптән килә . Бу хәбәргә ул бик сөенде. Тик кайда икәнен белгәч, сөенече юкка чыкты. 
 
 Мәсгут Абдулычка сәркәтип- референдум кирәк икән. Әллә  ни авырлыгы юк.  Алгы кабинетта килгән кешеләрне кабул итеп, телефоннан  җавап биреп, кирәк кешеләрне тоташтырып кына утырасы.  Мәсгут Абдулычның сәламәтлеге начар. Кирәк чагында  аңа  тиешле даруларны биреп, вакыт-вакыт чәй ясау вазифасы  да кыен булмас.  Элекке сәркәтибе  ялгышып  йөрәк даруы урынына  эч сыегайта торган дару биргән, шуңа ул аны алыштырырга тели... 
 
- Бармыйм! – дип кырт кисте  Тәнзилә. –  Мин өйдә дә  аңа чәй эчерә-эчерә җик күргән!  Мин югары белемле табиб!
 
- Табиб  кеше кирәк тә инде аңа.
 
Тәнзилә  Мәсгут Абдулычның  кухняда чәй әзерләгәндә  җае чыккан саен  күкрәгенә дә, күтенә дә кагылып,  ире юк чагында  телефоннан шалтыратуларын , аулакка туры китереп килергә тырышуын сөйләп бирде.
 
Давытның керфеге дә селкенмәде.
 
- Мәсгут Абдулыч  үзе дә  хатыны аркасында күтәрелгән кеше. Чамадан арттырмыйча гына күңелен күрсәң, ни була? – диде. -   Бу бит озакка түгел.  Чит илгә  җибәрер өчен тиешле документлар аның кулы аша  үтә. 
 
- Ул әзгә генә риза түгел!
 
- Булса соң? Бигрәк тә әйбәт! Әзрәк ягымлырак була алмыйсыңмыни шул карт белән! Барыбер рәте юк  бит инде аның!
 
-  Туйдырдың инде  бу чит ил белән! Шунда китәр өчен син мине  шул карт астына салыр идеңме? Мине фахишә итеп!
 
-  Мин бит рәте юк аның дидем! Бераз якты чыраеңны  җәлләмәсәң ни була? Аның каравы  нәтиҗәсе нинди!
 
- Букның читенә бассаң да , уртасына бассаң да сасысы бер төсле чыга . Син үзеңә күтәрелер өчен яшь егетләрне күтәрердәй берәр әбине кара инде! Тик миннән булмый!
 
Давыт ул моңа хәтле белгән егет түгел иде инде. Әйтерсең  беренчелекне алыр өчен ярышырга чыккан чабыш аты өстендәге җайдакка  әверелгән. Максатына ирешер өчен  комачаулаучы киртәләрне ватып-сындырып-таптап китәргә әзер  җайдак  мескен атын  камчылый-камчылый  куа гына. Чабыш аты – Тәнзилә. Кирәк икән,  тагын да шәбрәгенә  алыштырырга да риза. Тик хатын – чабыш аты түгел шул инде. 
 
 - Юк! – диде  кырт кисеп Тәнзилә. – Булды, мин хезмәтче, ялчы булырга килмәдем. Моңынчы түздем. Хәзер артыгракка китте. Мин эшкә чыгам. Кызыбыз йөргән  балалар бакчасына  табиб кирәк.  Атналык  бакчага урнаштыруыңа түздем. Бүтән түзмим.  Риза булмыйча гына кара, аерылырга гариза бирәм.
 
- Кем сине минем ризалыгымнан башка аерыр икән?
 
- Аерырлар!  
 
- Минем ризалыктан башкамы?
 
- Зурга җибәрәсең килмәсә, риза булмый нишлисең? Чит ил дип авызыңны да ачма, миңа үз илемдә дә  бик рәхәт!
 
- Кем синең сүзеңә ышасын?
 
- Кеше ишетергә тиеш булмаган сөйләшүләрегезнең кайсыберләре  магнитофон тасмасына язылган. 
 
Давытның күзе түгәрәк булды.
 
- Үз хатыным  үз өемдә  үз ризыгымны ашап миңа кашы диверсия оештырыр дип башыма да китермәгән идем,  - диде ул.
 
Тәнзилә   юри генә әйткән иде. Чынлыкта   моны эшләргә уенда да юк иде. Димәк, Давытның да йомшак җире бар. Ул  батырайды.
 
- Табармын дип уйлама да.  Дәлилләрем ышанычлы урынга яшеренгән, - диде. 
 
Давыт бәхәснең үз файдасына түгеллеген аңлады бугай.
 
- Ярар, теләгән урында эшләрсең инде алайса,  -  диде. 
 
Бераздан соң  Мәсгут Абдулыч  көтмәгәндә инсульт булып,  хатын кулына калды.  Аның урынына Давытны куйдылар. Эштән соң  аның дусларын тырыша-тырыша  табын әзерләп сыйлавының файдасы  тимичә калмаганмы, әллә алар арасында  Давыт таянырдай башка кешеләр дә булгандырмы – кем белә?  Аның каравы  бүтәннәргә әйтелгән  хатыннары аркасында күтәрелгән дигән тамга Давытка тагылмады. Дөрестән дә ул  үз тырышлыгы, башы белән күтәрелде.  Моның өчен хатынына  хәтта рәхмәтле дә булды ул. Чөнки ул эшләгән оешмада гаиләдә булган  барлык гаугалар да  ничектер  билгеле була иде. Ире куйган шартка риза булса,  урынында да кала алыр иде микән? Яңа шартларда яңача фикер йөртүче , яңача  эшләргә  әзер булучы һәм  башкача үсү юлларын үзләштерүче яшьләр килә башлады.  
 
Тик барыбер  аның  хыялы калды. Бу  тормышка ашмаган хыял аның йөрәгендә тутыккан кадак кебек кадалып, бимазалап торуыннан туктамады. Моңа сәбәпчене гонаһсыз  сабыйдан күрде. Ул булмасамы...  Ул гына аның юлына киртә булды. Ул булмаса аның тормышы бөтенләй башка юнәлеш алган булыр иде, хәзерге кебек Казанда гына ятмас,  Мәскәве дә аның өчен кечкенә булыр , һәм иң мөһиме - әтисен  табар иде.    Аның тормышка ашуына  бер кечкенә сабый аяк чалсын әле?  
 
Бер таянычы булмаган авыл баласы буларак, ирешкән уңышларының  да аз булмавын аңлавын аңлый  ул. Бу халәтенең  дә нормаль булмавын белә. Шулай бит, бер эчәргә ияләшкән кеше үзе теләсә дә гомер буена  бу яман гадәтеннән аерыла алмаган , күзен йомса да каршында гел  стакан белән аракы күренгән  шикелле, аның да күз алдында  мине аңгыралатып  чит илдә ирешәсе уңышлары :
 
- Менә-менә кулга керәм, - дигәндәй  аны үрти-үрти  әле  якынаялар, әле ерагаялар....  кулга керәм дигән бәхетнең башка кешегә эләгүеннән  аның башы кысып-кысып  авырта  башлый. 
 
Андый чакта бала өйдә чагында әтисеннән иркәләтеп килсә хатынына:
 
- Берүк аяк астында уралмасын! Үземне белештермичә  әллә нишләтүем бар, - дип кисәтә.
 
Әкренләп  бала  үзенә карата әтисенең мөнәсәбәтен аңлап алды. Ул өйдә чагында  аның күзенә чалынмаска тырышып,  почмаккарак сыенып  утыра. Анда аның уенчыклары, курчаклары. Бала бит мине яратмыйлар дип үз эченә бикләнеп утырмый. Ул барыбер  үзе өчен шөгыль таба. 
 
Тәнзилә моның  нормаль хәл түгеллеген  медик буларак аңлый. Таныш невропатологларны өенә чакырып, иренең  бу өянәкләреннән арындырырга  аз тырышмады.  Тик  дарулар баш авыртуы өянәкләрен вакытлыча туктатып торсалар да,  балага мөнәсбәте  барыбер элеккечә калды. 
 
Моны  күреп җиңгәсенең  бик эче поша иде. 
 
- Әллә дим... Тагын берәрне  табыйм микән? Кызым күптән энекәш я сеңелкәш сорый... Кешенең бер сәер ягы була инде. Алай начар кеше түгел бит ул... Нишлисең, заманасы шундый ычкынган булгач.
 
- Заманасы түгел, синең ирең ычкынган. Чит илдә  аны көтеп торалар микәнни?
 
- Аптыраган  инде.
 
- Ә син  бала турында авыз да ачма. Бусына да урын юк әле.  Иярә килгән баланы да бу хәтле күрә алмыйлар.  Артык бала бу. 
 
Бер килүендә ул мәсьәләне кабыргасы белән куйды.
 
- Атналык  балалар бакчасында үстердегез. Хәзер интернат-мәктәпкә бирергә йөрисез, бераздан   балалар йортына тапшырырсызмы?   - диде ул.
 
- Син нәрсә  җиңги?
 
- Абыең белән сөйләштек тә  үзебездә укытырга уйлаштык әле.  .  
 
- Анда аның әбисе дә бар бит. Ул ни әйтер?
 
- Бу турыда  сөйләштек инде.  Аның да онык сөясе килмимени? Сезгә килеп бала сөйсә Давытның бүрегә  кебек каравына аптыраган ул да.  Иреңнең башындагы  шөрепләре бушый башлаган. Психиатрга күрсәтергә кирәк. Үзе теләмәсә  мәҗбүр итеп.
 
- Хәзер  бөтен кешедә дә  дә азмы-күпме психик тайпылыш бар . Бала тавышын сөймәүчеләр бер ул гына түгел.
 
- Тавышын шул,  баланы түгел! Үзең дә  җебегән. Мин абыеңны  килен булып төшү белән кулга алдым. Ул да башта хәтәр кыланмакчы иде. Ир – баш  имеш! Бирермен мин аңа башны!   Муен кая теләсә баш шунда борыла ул! 
 
- Җенләнде инде ул шул чит ил белән! Нәрсә калгандыр инде аңа?
 
Тәнзиләнең  үзенең  дә  Давыттан бу турыда сораганы бар иде. Бер тапкыр Давыт  ачылып та киткән иде әле.
 
- Бөтен кеше минем әтиемне  сугышта үлгән дип белә. Ә ул үлмәгән бит. Ул исән! – диде ул.
 
Давытның әтисен  исән булырга тиеш дип уйлавы аңа сер түгел иде . Сугышты үлгән я хәбәрсез  югалган  ирләрен , хатыннары,  балалары әтиләрен гомер буена  кайтуларын , я исә алардан берәр хәбәр көтеп яшиләр бит, шуңа  Тәнзиләнең моңа әлләни исе китмәде.   Иренең тузга язмаган  хыяллары белән  бәхәсләшмәскә  кирәген белгәнгә күрә:
 
- Күрешергә   дә  насыйп булсын, - дип  кенә куйды.  .
 
Әтисенең  үлемен үз күзләре белән күргән кеше дә бар югыйсә. 
 
Дусты , сугышның башыннан ахырына кадәр йөреп, яраланып  булса да исән-имин кайткач:
 
-  Ирең     күз алдымда күккә  очып, чәрдәкләнеп кисәкләргә таралып төрле якка чәчрәде,  - дип елый-елый сөйләгән...
 
Тик  соңрак килгән хәбәрсез югалган  хәбәре  дә  бар  бит...
 
Кем  белгән, әллә  ул исәндер дә.   Беренче тапкыр туплар шартлавыннан  исәнгерәгән авыл малайларының  күзенә   ниләр  генә күренмәс?    Бу мәхшәрдән  акны-караны күрмичә  окопка  йөгергән , контузия алган, соңыннан  шуның аркасында башы миңгерәп алмашынып  интеккән     абзыйның сүзе   дөрес булмаска да бик мөмкин.  Тик менә  Давытның  әтисе сугышка киткәннән соң  ел ярымнан гына тууын  ничек аңларга?
 
- Аларны  башта ук сугышка кертмәгәннәр. Хәрби лагерьда  мылтык тотарга, атарга өйрәткәннәр бит. Шул чагында берәр тапкыр качып кайткандыр, - диде Давыт. 
 
Исәпләсәң, чыннан да    хәбәрсез  югалуы дөрескә  туры килә  . Давыт туып ярты ел үткәч килгән  ул хәбәр.
 
Авыл халкының да  фикере бөтенләй башка иде.
 
-  Тол хатыннарның кайгысын уртаклашучылар  булды инде шулай.   Гарип булып та , яраланып та яннарына  кайткан ирләрен ахирәтләре белән уртаклаштылар инде  хатыннар. 
 
- Ничек инде  шуны тыныч кына әйтә аласың , әни?
 
- Андый чакта   кеше кеше  хәленә  керә    иде шул. Дусның кемлеге  шундый чакта беленә. 
 
- Шулай да Давытның  әтисе кем икән соң?
 
-  Әнисеннән башка  берәү дә белмидер.  
 
- Ирләр арасыннан да сүз чыкмадымы?
 
- Ул чагындагы ирләр күптән үлеп бетте инде. 
 
- Давыт  шушы әкияткә ышанамы?
 
-    Хәбәрсез югалган хәбәре бар бит. Әкият булмавы да мөмкин. Аның әтисе  бик башлы иде, диләр.   Исән булып пленга эләксә,  анда да  югалмас иде. Табибларга тимәгәннәр бит  немецлар.  Ә монда кайткач плендагыларны  кабат төрмәләгә тыктылар, сатлык дип тамгалап җәфаладылар. Ә Давыт  путевка белән баргач,  отельдә  эшләүче  безнең татар  кешесе белән очрашкан. Илләренә кайта алмаган татарлар  күп икән бит анда. Шуннан  бирле  чит илгә китеп, әтисен  табу уе белән хыяллана . 
 
- Ник миңа бу турыда  бер сүз дә әйтмәде микән? 
 

Әлеге язманың дәвамын бары тик "Матбугат.ру" подписчиклары гына укый ала. 
Моның өчен сайтта теркәлергә һәм подписка сатып алырга кирәк.
1 айлык подписка - 150 сум, 6 айлыгы - 780 сум, 12 айлыгы - 1200 сум тора.
Подписчиклар "Матбугат.ру"дагы иң кызыклы язмаларны тулысы белән укый ала.
Сез түләгән акчаның 10%ы хәйриягә тотылачак. Белешмәләр: (843) 2-666-788.

Теркәлергә һәм түләргә>> 


Сәмига СӘҮБАНОВА
Матбугат.ру
№ --- | 03.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»