|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2009 Мәгариф
ЯҢА ДӘРЕСЛЕКЛӘР“Мәгариф” нәшрияты уку-укыту системасында милли-региональ компонентны бетерүгә каршы үзенчә көрәшә: туган телне үзләштерергә ярдәм итәрдәй тулы бер арсенал тәкъдим итә. Шушы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты буенча берничә дәреслек дөнья күрде: дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 1нче һәм 2нче сыйныфлары өчен “Әдәбият” (А.Г.Яхин), рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен “Татар теле” (И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова), “Татар теле һәм уку китабы” (Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова), “Татар теле” (Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова), рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныфында белем алучы татар балалары өчен “Уку китабы” (Р.Х.Ягъфәрова). Бу китаплар – татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәтүдә педагогның төп булышчысы. Дәреслекләр тулыландырылган һәм төзәтелгән, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Кайбер дәреслекләрнең икенче кисәге дә тиздән дөнья күрергә тиеш.
Китаплар турында тулырак.
--- |
Иң күп укылган
|