поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2016 Җәмгыять

“Тау чаңгысында ...картлыктан качам”,- ди чит ил тауларында шуучы 48 яшьлек милләттәшебез (ФОТО)

Чордашларым, дин кардәшләрем арасында мавыгулары, шөгыльләре белән аерылып торучылар кызыксындыра мине. Аларның мин буй җитмәслек эшкә санап, хәтта хыялланып та карамаган гамәлләр белән мәш килүләрен күреп гаҗәпләнәм.

Шундый үзенчәлекле кешеләрнең берсе – 48 яшендә тау чаңгысына басып, Югары Ослан тауларында шуып, аннан осталыгын Австриядәге, Италиядәге Альп тавы сыртларында чарлаган һәм соңгы 10 ел эчендә кызына, оныкларына да шушы романтик «авыру»ны йоктыра алган каладашым, икътисадчы Сәмигуллина Наилә Кафил кызы.

– Наилә ханым, тау чаңгысында шуу экстремаль спорт төре бит инде ул: югары тизлек, кискен борылышлар, көтелмәгән тәэсирләр, адреналин... Ничек батырчылык иттегез, нәрсә этәрде сезне биек таулардан чаңгыда җилдерергә?

– Анысы шулай, шактый хәтәр спорт төре. Шуңа күпчелек әлеге шөгыльне үз итүчеләргә куркып һәм сәерсенеп карый. Икенче яктан, аны аерым статуслы катлам кешеләре генә мавыга торган спорт төре дип уйлаучылар да очрый. Әлеге сүзләрдә дөреслек булса да, кышкы ялның күпләр көтеп алган бу тансык төре кыю, тәвәккәл һәм үҗәт кешеләргә генә буйсына. Тау чаңгысында шууны һич тә модага иярү, кемнәндер калышмаска тырышу димәс идем.

“Кыюлар гына кыя яулый” дигән әйтем юктан гына чыкмаган. Тау чаңгысына басуыма яшьтән үк туризмны яратуым да, альпинизм белән җенләнгән дусларым күп булуы да “гаепле”. Аркага биштәр асып, туристлар сукмакларын яздан көзгә кадәр шактый таптадык. Тора-бара тау кыяларына үрмәләү теләге көчәйде, тынгы белмәс, бер урында таптанмас дусларым мине Кама Тамагы районындагы тауларны өйрәнүләрдә катнашырга чакырдылар. Тренерлар ярдәмендә тауга менү тәртибенә төшендем бераз. Карыйм, берзаман дусларның күбесе тау чаңгысында йөрүгә күчте. Тау сөюче бездәйләр бәхетенә Свияжск юлында таудан шуучыларга “Казан” комплексы калкып чыкты. Дусларым Ольга Барханова белән Вадим Борисовларга ияреп, мин дә шул заманча комплекска юл тоттым.

Тау чаңгысына басарга этәргән икенче сәбәп: картаясы килмәү. Иллегә якынлашып киләм, башка “ничекләр кичектерергә бу картлыкны” дигән уй кереп оялады. Кырык-илле яшькә җиткән һәр хатын-кыз үзенә бирә торган әлеге сорауга актив төстә чишелеш эзли башлаган чорым иде. Ишетеп-күреп торабыз бит: битендәге җыерчыкларын бетерү-яшерү өчен күпме хатын-кыз зур акчалар түләп, операцияләр ясата. Ә мин үз юлымны эзләдем һәм аны “Казан” тау шуу комплексында таптым. Тренер ярдәмендә өч көн рәттән текә таулардан чаңгыда шуып төшү күнекмәләрен өйрәндем. Шулай бер ай үтте микән, дуслар: “Әйдә, безнең белән Андоррага – зур тауларны яуларга! Борчылма, барыбыз да синең кебек куркып кына шуа башладык”, – диделәр. Дөньяның һәвәскәр спортчыларын үзенә җәлеп итүче гаҗәеп таулар иленә – Испания белән Франция арасындагы бу кечкенә дәүләтнең болытларны узып киткән тауларына шулай барып эләктем. Тик шунысын әйтим, биеклекләр яуларга керешкәнче, аркамнан җиде кат тир акты дию генә аз.

– Яхшы, хуш. Андорраның берсеннән-берсе затлы чаңгы базасында тукталдыгыз. Фуникулер (йөкне яки кешеләрне биеккә күтәрүче транспорт – авт.) сезне тау түбәсенә җәһәт кенә алып менде. Тау спорты таләп иткәнчә аягына шактый авыр ботинкалар һәм карап туймаслык чаңгылар кигән Наилә як-ягына каранып басып тора. Һәркем үз юлында. Берәүнең дә берәүдә эше юк. Шуннан...

– Нәкъ шулай! Коточкыч биек тау, аның “тәнендә” – түбәнгә очыручы чаңгы юллары ярылып ята. Ничекләр шуып төшәргә дип карап тордым да, “юк, булмый” дип, чаңгыларымны салып, таудан төшереп җибәрдем. Ә үзем, куркып-өркеп, әкрен генә түбәнгә тәпиләдем. Астарак шуучы французлар чаңгыларымны табып, менгереп бирделәр. Шуннан, аларны кабаттан әйбәтләп беркеттем дә, артка юл юк икән дип, Казанда тренер өйрәткәннәрне искә төшереп, “бисмиллам”ны әйтеп, Аллага тапшырдым. Анда кичергән халәтне аңлатырга сүзләр җитми, үзе куркыныч, үзе рәхәт! Бер шудым, ике... Әкренләп кыюлык керде, син моңа ирешергә тиеш дигән эчке көч этәргеч бирде. Кышкы ялның шушындый хәтәр төрен сайлавыма үкенмим, тау чаңгысында шуудан канәгатьлек алып, җиңүче кебек кайтам. Бу шөгыль холкымны авырлыклар, сынаулар алдында җебеп төшмәслек итеп ныгытты. Тормышта бик кирәкле сыйфат бу. Миңа искиткеч яңа дөньяны ачкан, ихлас, һәрвакыт көр күңелле дусларыма рәхмәт.

– Наилә ханым, сез бит әле гомерегез буе бассейнда да йөзгәнсез, фитнес үзәккә дә йөргәнсез. Болары да күпләр сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык физик активлык дәлиле. Шулай да, могҗиза булып, яшегезне 30-35 елга кире чигерсәк, спортның кайсы төрләрен сайлар идегез?

– “Такта”да – сноубордта шуарга өйрәнер идем. Гәүдә белән идарә итәргә өйрәтүче бик матур спорт төре бит ул. Сноубордта беренче тапкыр 60 нчы елларда Америкада шуа башласалар, хәзер аның белән дөньядагы 30 миллион кеше шөгыльләнә.

– Наилә ханым, 14 яшьлек оныгыгыз Камиләне дә тау чаңгысына бастыргансыз икән...

– Әйе, бу яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәргә аны Италиядәге Валь-Гардена курортына алып бардым. Үсмер оныгыма көч, күтәренкелек бирүче яңа төрле ялны күрсәтәсем килде. Искиткеч анда! Түбәләре болытлардан да өстәрәк булган тауларга күтәреләсең, үзеңә шуу маршрутлары сайлыйсың, һәр күзәнәккә үтеп керүче саф тау һавасын сулап, үз юлыңны салып, түбән ыргыласың! Иртәнге сәгать тугыздан көндезге бергә кадәр, ягъни дүрт сәгать шушы халәттә яшисең. Кичерешләрне тел белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Ардыра да, билгеле. Шул дүрт сәгать эчендә бик күп чакрымнар узыла. Өстебездә спорт киемнәре, аякта өч кило ярым авырлыктагы, озын кунычлы махсус ботинкалар. Балакаем беренче көнне бераз йөрде дә: “Юк, мондый ял булмый, бүтән тауга чыкмыйм да, чаңгыларыңа да басмыйм!” – дип, арудан елап та алды. Шуннан күз иңләмәгән иксез-чиксез таулардан үз җаебызга шуа-шуа, әле кафега кереп, әле кайдадыр ял итеп, базабызга төшеп җиттек. Ашагач, ял иткәч, ару-талулар онытылды. Шуннан соң оныгыма җайлап кына аңлатырга тырыштым: тормышта да максат куя белергә һәм шуңа ирешү юлларын табарга өйрәнергә кирәк. Тәвәккәл, кыю булып, авырлыклар алдында югалып калмасаң гына көчле ихтыярлы, нык холыклы буласың дидем, тормышымнан үрнәк мисаллар китердем. Аңлаштык кебек: Камиләм бүтән чыгымламады. Тиз арада үзенә дуслар тапты. Казандагы 2нче татар гимназиясендә инглиз телен тирәнтен өйрәтүләре үзен аклады: оныгым яңа дуслары белән җиңел аралашты, аның тел белүе миңа да ярдәм итеп куйды.

Кызым Раилә, оныкларым Камилә белән Нәргизә өчен шатланам. Алар “Казан” тау шуу комплексына яратып йөриләр. Дәвамчыларым. Холыкны чыныктыра торган спорт төрен үз итүләре киләчәк тормышларында, һичшиксез, кирәк булачак. Тау чаңгысында шуарга өйрәнеп, үзем дә куркуны җиңәргә, хис-теләкләрем белән идарә итәргә өйрәндем.

Тау чаңгысында югары тизлектә шуу тарихы Норвегиядә, 18 гасыр азагында башланган. 1767 елда беренче ярышлар уздырылган. Еллар үтү белән спортның бу төре кышкы олимпия уеннарына кертелгән. Хәзер инде тау чаңгысында шуучылар бихисап. Дәрвишләр бистәсендәге, Аккош күле буендагы тау битләре, Дөбъяздагы (Биектау районы) махсус шугычлар кар ятуга һәвәскәр чаңгычылар белән тула. Минем кебек экстрим эзләүчеләр һәм шуннан рәхәтлек табучыларның сафлары артуга дәлил бу.

Вәсилә РӘХИМОВА. Казан.

Рәсемнәрдә: Наилә ханым оныгы Камилә белән Италиядәге Валь-Гардена курортында; 3,5 кило авырлыктагы ботинкаларда сәгатьләр буе чаңгы шуып төшкәч, иң беренче эш – аяк киемен алыштыру, тау шуучылар шаяртып аны “бәхетле мизгелләр” дип атыйлар. Һәм гадәти итекләреңне кигәч, җиңеллектән очыплар китәрдәй буласың, диләр.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 01.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»