|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2016 Мәдәният
Камал театрына бер тамашачы 1987 елгы билет тотып килгән (ФОТО)Камал театрында татар театрының 110 еллыгына багышлап оештырылган “Иске билет алып кил һәм яңасын ташлама белән сатып ал” акциясе тәмамланды. Бер ай дәвамында тамашачылар кассага барлыгы 164 билет алып килгән. Шулар арасында иң борынгы билет - 1987 елның 21 декабрендә Камал театрының Ленин комсомолы исемендәге Ленинград театрында үткән гастрольләре кысаларында уйналган “Өч аршын җир” спектакленә. Билетны китергән Рузалия Сәгиеваны җиңүе белән котлыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|