|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2016 Сәясәт
Империя шәүләсеБез һаман да булса котыла алмаган чирләр, комплекслар арасында коллык аңыннан кала тагын да бер бәла – җитәкчеләребезнең, халыкның билгеле бер өлешенең күңеленнән һаман китә белмәгән империя синдромын да искәртеп үтәргә кирәктер. Империя. Бер караганда, яңгырашлы, кәттә сүз. Рим империясе, Византия империясе, Госманлы империясе, Британ империясе... Россия империясен безгә “бүләккә” Петр I төзеп калдырганлыгын беләбез. Империяләр модада булган гасырлар бүген – тарих инде. Кешелек технологик революцияләр чорында – ХХI йөздә яши. География картасыннан күпме генә тырышып эзләсәң дә, империяләрне таба алмыйсың. “Дөнья жандармы” дигәннәр бар, ә менә империяләр юк. Россия дә де-юро һич кенә дә империя түгел. Без үзебезне бик тә күркәм сүз белән федерация дип атыйбыз. Алай гынамы, ватаныбызны хәтта ки алдынгы илләрдән торган Беренче дөньяга керткән, санаган чаклар да юк түгел. Тик менә де-факто... Без яшәгән ил, биредәге болай да күптин-күп “чирләр” өстенә, бүген дә империя стандартларын, аңын, алымнарын исеннән җуярга теләмәгән бердәнбер дип әйтерлек дәүләт булып калмый микән? Болай дип әйтергә җирлек бар. Без алып барган эчке һәм тышкы сәясәткә, бюджет чыгымнарына, төбәкләрнең хокукларына игътибар белән карап барган кеше биредә империячел аңның гына түгел, гамәлләрнең дә әле җитәрлек булуын билгеләми кала алмый. Прогрессив дөнья кеше, халыклар, милләтләр, аларның мәнфәгатьләрен ныграк кайгыртып, аны беренче урынга куеп килгән шушы заманда, ни хикмәт, империя шәүләсе Россия өстендә үзен яхшы хис итә.
Шулай булмаганда тагын кайсы илдә, бюджетның, кризис чорында тиенләп җыелган керемнәрең яртысы армия, эчке эшләр, куркынычсызлык хезмәте, разведка, прокуратура, суд, ФСИН, МЧС кебек көч структураларына китеп барыр иде? Оборона чыгымнары елның елына 20-25 процентка артыр иде? Болары бер яктан булса, икенче яктан – Советлар Союзы заманнарында авызыбызны пешереп тә безне әле дә акылга өйрәтмәгән гадәт – чит-ят җирләрдә безне яраткан, үз иткән булып кыланучы шикле дуслар тоту, ягъни аларга күрсәтелеп килгән берьяклы ярдәм. Башкача әйткәндә, без “ирекле” иткән Абхазиядән башлап аны бәйсез дәүләт дип таныган бердәнбер ил – Никарагуага хәтле бүләк ителгән һәм ите-ләчәк, беркайчан да кире кайтмаячак, гади кеше күз алдына да китерә алмаган алагаем суммалар.
Боларны бары үз йогынтысын, мин-минлеген һаман саен ераккарак сузарга омтылган империя яки шул хастадан һаман да булса терелә алмаган ил генә эшли ала. Шаккатмалы хәл: 2001 елдан башлап исәпләгәндә Россия дистәдән артык илнең җәмгысы 140 млрд долларга җыелган бурычын, сумнарга күчергәндә 10,5 триллионны “гафу иткән”. Бу санга әле Белоруссия кебек “туган-тумача”га җибәрелеп торган газ һәм нефтькә булган зур ташламалар нәтиҗәсендә 75 млрд долларга җиткән мәңге кире кайтмаячак булышлыклар-ның, башка шуның ишенең кермәвен искәртик. Үзеннән-үзе туган сорау: хезмәт хаклары, пенсияләр очны-очка ялгарга гына җиткәндә акчаны шул дәрәҗәдә чәчү-тарату өчен нинди ил булу кирәк? 41 миллион пенсионер алган уртача 10 мең сум пенсияне кушып сана-саң, теге саннардан кимрәк – елына 62 миллиард доллар тирәсе чыга. Дәүләт пенсияне бүгенге 4 процентка түгел, мәсәлән, 24 процентка да арттыра алыр иде. Читтәге “дуслар” кадерлерәк булмаса.
Акланмаган, мантыйкка буйсынмаган чыгымнар барысы да – империя өчен, бөеклек өчен, амбицияләр өчен без түләгән хак. Тик шундый әйтем бар: амбицияләр өчен башта тиешле амуниция кирәк. Мәсәлән, шул ук АКШныкына тиң икътисад. Бездә ул юк. Кирәкмәгән якка адымнарыбызны чиктән тыш зур итеп атлап, чалбар төбебез ертылмагае диясе килә. Бюджеты безнекеннән 8-9 тапкыр зур, шуның 16 процентын көч структураларына сарыф иткән сугыш чукмары – АКШ дусларына да ярдәм итәр, геосәясәт белән дә шөгыльләнер, “жандарм” да саналыр. Ләкин тауга карап кайчан тау булып булганы бар?
Заманга яраклашкан империя – һәрчак мәктәпләр, хастаханәләр, пенсионерлар өлешендә. Ул кеше затының мәнфәгатьләрен күрми, милләтләр белән исәпләшми. Империя – кайбе-рәүләрнең мактанычы, горурлыгы, уены һәм чире. Тик ул – илнең, халыкның бәхетсезлеге.
...Тарихның төп сабагы – аннан сабак ала белмәү, диләр. СССРны юкка чыгарган сәбәпләр арасында күтәрә алмаслык итеп төялгән империя йөгенең беренче урында булуы хәзер сер түгел: сәясәттәге мин-минлек, кораллануда чик-чаманы белмәү, чит-ятларны даими “ашату”, үз халкының фәкыйрьлеге һәм хокуксызлыгы. Бер үк тырмага ничә кат басарга була икән соң?
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|