|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2016 Шоу-бизнес
Татар артистлары футбол командасы оештырган (ФОТО)Команда составында Илнар Ялалов, Габделфәтнең улы Зөлфәт Сафин, Зөлфәт Фәхретдинов, баянчы Динар Бәдретдинов, фокусчы Айрат Шәмсетдинов Айфара төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин кебек билгеле кешеләр уйнаячак. Бүген, 29 февральдә, Казанның “Корстон” күңел ачу үзәгендә татар эстрадасы ир-ат җырчыларыннан торган “Артист” футбол командасын тәкъдим итү булачак. Алар турындагы мәгълүматны "Вконтакте"дагы рәсми төркемнәреннән табарга мөмкин. Моңа кадәр дә артистларның футбол уйнауларын белә идек. Аның белән генә чикләнмичә, бүген алар тулы канлы футбол командасы төзергә булганнар. "Артистлар" командасы 2015 елда барлыкка килде. Бик теләп уйныйбыз. Вакыт күп калмаса да, концертлардан бушаган арада җаен табабыз. Монда без бер гаилә сыман. Үземне бер дә командир итеп хис итмим. Без барыбыз да бер команда", – дигән команда әйдаманы Илнар Ялалов.
--- |
Иң күп укылган
|