29.02.2016 Криминал
Мәскәү метросында суелган бала башы тоткан хатын-кыз үз-үзен шартлатам дип янаган
Мәскәүнең "Октябрьское поле" метро тукталышында 3-4 яшьлек баланың суелган башын тоткан хатын-кыз үз-үзен шартлатам дип куркыткан. Аны сак астына алганнар.
Тикшерү комитеты бу коточкыч факт буенча эш ачкан. Баланың гәүдәсе Халыклар Ополчениесы урамы буенча урнашкан бер фатирда зур янгын сүндергәннән соң табып алынган.
Тулырак: Женщина держала отрезанную голову ребенка и обещала взорвать себя в Москве.