|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 7 яшьлек бала коега егылып төшкәнӘлеге хәл кичә булган – Түбән Каманың Шинниклар урамында 7 яшьлек бала өсте ачык калган коега егылып төшкән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бала әти-әнисе белән булган. Ул алардан бераз алдарак барган һәм ачык калган коега егылып төшкән. "112" хезмәте аша коткаручыларга хәбәр 15:36 сәгатьтә кергән. Гадәттән тыш хәл булган урынга өч чакрым ераклыкта гына урнашкан янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре 3 минут эчендә килеп җитә. Баланы тирәнлеге 4-5 метр булган коедан баскыч ярдәмендә чыгаралар. Аның әти-әнисе хастаханәгә барудан баш тарта.
--- |
Иң күп укылган
|