|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2016 Шоу-бизнес
Гөлдания Хәйруллина Президенттан бүләк алды (ФОТО)Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган. Әлеге шатлыклы вакыйга белән уртаклашырга теләп, Гөлдания ханым белән элемтәгә кердек. - Президенттан җылы сүзләр ишетеп, дәүләт бүләген алу - бик рәхәт, күңелле. Эшләгән эшеңә, хезмәтеңә зур бәя биргәч, канәгатьлек хисләре тоясың. Күңелдә җылы хисләр уяна һәм иҗат итү теләге тагын да көчәя. Үзем эшләгән "Эврика" Мәдәният үзәгенә, Чаллы шәһәре җитәкчелегенә, ТР Мәдәният министрлыгына, Президентыбызга, дәүләтебезгә һәм, әлбәттә, тамашачыма зур рәхмәтләремне белдерәм, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлдания Хәйруллина. Сөйләшүебезне йомгаклап исә җырчы яңа җырындагыча болай диде: "Тормышның таулары биек бит ул, үрләр менәселәр бар әле... Яулыйсы үрләр киләчәктә дә булсын! Амин!"
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|