поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.02.2016 Медицина

“Балакаем кыска гомерле булды”

Ана өчен баласын югалтудан да авыррак хәсрәт юктыр. Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Гөлшат Биктимерова да бүген тирән кайгыда — 6 айлык улы Азаматны югалткан ул. Тупырдап торган малайның кисәк авырып, 5 сәгать эчендә дөньялыктан китеп баруы бу гаиләне генә түгел, табибларны да шок хәлендә калдырган. Табиблар авыруның никадәр җитди икәнен абайламаган булса кирәк. Чөнки бала дөрес диагноз куя алырлык табиблар кулына күчкәнче, бик тә кадерле вакыт югалтылган...

“БЕР ТАПКЫР ДА АВЫРМАГАН ИДЕ”

 
Гөлшат һәм Рифкать Биктимеровлар элек Мәскәүдә яшәгән. Гөлшат ханым декрет ялына чыккач, вакытлыча авылда, аның әти-әнисе янында яшәп торырга уйлаганнар. Уллары бераз үскәч, Казанга барып төпләнү турында хыялланганнар.
 
— Беренче иремнән 3 яшьлек улым бар, узган елның 11 июнендә икенче ирем Рифкать белән уртак улыбыз дөньяга килде, — ди Гөлшат. — Кечкенәбез бер тапкыр да авырмады, табибларга да планлы күзәтү өчен генә бардык. Аның иммунитеты көчле дип сөендем, чөнки 6 ай эчендә салкын тиеп тә авырганы булмады. Өйдәге бөтен кеше авырса да, аңа грипп та йокмады. 6 айлык чагында табибка күренгәч, аяк очына басып йөрүен әйттем. Балалар табибы невропатологка җибәрде, ул исә бер ай дару эчәргә кушты. Бер айга якын эчтек, берни булмады, ә менә 4 гыйнварда бала дару эчкәч косты. Әлеге дарудан соң ашатырга ярамый дип язылган, ә мин, баланың ашыйсы килүен аңлап, кызганып ашаттым. Коскач, моңа үкендем. Соңыннан бала кәефсезләнмәде, әйбәт йоклады. Әмма 5 гыйнвар кичендә ашагач ук коса башлады. Авыл фельдшерына шалтыраттым, ул организмны чистарта торган дару эчерергә кушты. Тик бала су эчкәч тагын косты. Балага инфекция эләккән дип уйладык, температурасы да 37 иде.
 
Авыруның җитди булуын аңлап, кичке 9 лар тирәсендә фельдшер белән бергә район хастаханәсенә киттек. Безне балалар табибы карады, үпкәсен тыңлады, авызын карады, температурасын үлчәде, ләкин диагноз куя алмады. Бер сәгать көткәннән соң лаборант килде, бергә лабораториягә киттек. Аның сүзләрен ишетеп гаҗәпкә калдым. “Өйгә кайтып җитәр хәл юк, кире чакыртып китерәләр. Әллә ничә тапкыр коскан балагызның анализлары юньле булмаячагы көн кебек ачык инде”, — диде. Баласы өчен кайгырып торган әнигә шулай диләрме инде?!
 
Лаборантны гына түгел, хирургның да эшкә килүен көтеп торырга туры килгән әле. Әмма хирург та балага дөрес диагноз куя алмаган, аппендицит түгел микән, дип кенә шикләнгән. Төнге сәгать 12 нче яртыга кадәр район хастаханәсендә утыргач, Гөлшат ханымга Казанга илтәчәкләрен хәбәр иткәннәр. Әни белән авыру баланы бернинди җайланмасы булмаган салкын “буханка”га кертеп утыртканнар. Әмма “Ашыгыч ярдәм” машинасы гына артык ашыкмаган. Башта Сосна авылына кереп шәфкать туташын алып чыкканнар, аннары ягулык салу станциясенә сугылганнар. Шулай итеп Балтачтан төнге 12 тулып 10 минутта гына чыгып киткәннәр. Казанга барып җиткәндә баланы көзән җыера башлаган. Гөлшат ханым куркып, йөртүче янында утырып барган шәфкать туташын чакырган. Ул исә балага берничек тә ярдәм итмәгән, аптечкадан да “Кетонал” даруыннан башкасын таба алмаган.
 
ДРКБга килеп җиткәч, табиблар шундук баланың тормышы өчен көрәшә башлый. Әмма бер сәгатьтән Гөлшат Биктимеровага коточкыч хәбәр җиткерәләр: баласы үлгән, йөрәген эшләтеп җибәрә алмаганнар...
 
“РАЙОН ТАБИБЛАРЫ АППЕНДИЦИТ ДИДЕ”
 
— Баланы яргач, патологоанатом “отек мозга” дип нәтиҗә чыгарды, — диде Гөл-шат ханым. — 3 сәгатькә алданрак килсәк, баланы коткарып калу мөмкинлеге булган. Әмма ул кадерле 3 сәгать вакытны район хастаханәсендә үткәрдек. 3 атнадан соң балада менингит булуы ачыкланды. Район табиблары ничек шуны белмәгән, нигә хирург аппендицит диагнозы куйган, аңламыйм. Дөрес диагноз кую кулларыннан килмәгәч, ник шундук Казанга җибәрмәгәннәр?! Баланы да яңадан карау, тикшерү булмады бит, килгәч тә бер тапкыр карадылар да шуның белән шул. Аннары: “Хәлегез ничек?” — дип сораудан башка берни эшләмәделәр.
 
Биктимеровлар гаиләсе Сәламәтлек саклау министрлыгына, Тикшерү комитетына, прокуратурага мөрәҗәгать иткән.
 
— Тикшерү бара, әмма нәтиҗәне белмичә алдан бернәрсә әйтеп булмый, — диде Биктимеровлар. — Карга күзен карга чукымый дигәндәй, Сәламәтлек саклау министрлыгында да район табибларын якларлар, барысын да дөрес эшләгәннәр, диярләр инде. Алайса, ник баланы тиз арада тәҗрибәле табиблар кулына илтеп тапшырмаганнар? Нигә вакыт сузганнар, кулларыннан килмәсен белгәннәр бит. Шунысына шаккатам: Татарстанда эшләүче күп табиблар Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бер уку йортында укыган табибларның белем дәрәҗәсе нишләп шулкадәр төрле икән? Республика хастаханәсендә дөрес диагнозны куя беләләр бит, ә районда никтер моны эшли алмыйлар. Әгәр бу хәл беренчесе генә булса, табибларның тәҗрибәсезлеге турында зурлап сөйләмәс тә идем. Сентябрьдә олы улым белән хастаханәгә эләктем, бер көн аны ашатмыйча, эчертмичә тоттылар. Янәсе, анда аппендицит. Әле ярый шул диагнозны беләләр, тоталар да шуны куялар. Ул юлы да ДРКБга җибәрделәр, хирург баланы бер тапкыр карауга ук бернинди хирургия кирәк түгеллеген әйтеп бирде.
 
Биктимеровлар улларын югалтуларына әле дә ышанмый. 3 яшьлек Тимур да көн саен нәни энесен таптыра икән. “Азаматымны кая куйдыгыз, алып кайтыгыз!” — дип елый ди.
 
— Энесен бик яратты, иртән бакчага киткәнче кочаклап үбә иде, — ди кайгыга баткан әни кеше. — Мәетен алып кайткач, бер төн өйдә торды. Үлгән энесе янына менеп ятып: “Кытыклап карыйм әле, уянмас микән?” — дип өзгәләнде.
 
“ГАЕП ТАШЛАУ ӘЛЕГӘ УРЫНСЫЗ”
 
Балтач район хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев белән дә әңгәмә кордым. Ул нинди фикердә, табиблар шулай вакыт сузарга тиеш иде микән?
 
— 6 айлык бала үлү факты дөреслеккә туры килә, әмма ул бездә түгел, ДРКБда вафат булды, — диде баш табиб. — Ул бездә 2 сәгать тә 20 минут кына булган, аннары Казанга җибәргәннәр. Балалар табибы, хирург караганчы, анализлар алганчы шулкадәр вакыт уза инде. Без бит баланы шундук Казанга җибәрә алмыйбыз, анализлар булмаса, алар безнең белән сөйләшеп тә тормый. Башта телефоннан консультация үткәрергә ки-рәк. 6 айлык балада ни икәнен аңлау да кыен, ул бит кайсы җире авыртканын әйтә дә алмый.
 
Әгәр бу гаилә балаларының үлемендә безне гаепли икән, берни эшли алмыйбыз, моңа аларның хакы бар. Хәзер бу эш белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Нәтиҗә чыкмый торып, экспертлар карамыйча, кемгәдер гаеп ташлау урынсыз, минемчә. Аңлыйм, бала югалту әни кеше өчен бик авыр хәл. Әмма аның сүзе буенча гына табибларны гаепләргә ашыкмыйк әле. Тикшерү, табиблар гаепле, дип тапса, әлбәттә, җәза булачак.
 
Әлеге хәл гыйнварда ук булса да, җәмәгатьчелеккә ул күптән түгел генә килеп иреште. Әгәр Балтач районындагы хәлләрне фаш итәргә тырышып, ВКонтакте сайтында махсус төркем ачкан Рафаэль Шакиров тотынмаса, бәлки, беленми дә калыр иде. Рафаэль район хастаханәсе һәм башка кайбер органнарның эшчәнлегеннән канәгать түгел. Шуны раслаучы видеоязмаларны, гади халыкның фикерен әнә шул төркемдә урнаштырып бара.
 
— Районда дөресен әйтергә куркалар, — ди Рафаэль Шакиров. — Шул ук хастаханә буенча да зарлар бик күп, юк-бар чирдән үлү очраклары да бер генә түгел. Алар бит каядыр язарга, хәбәр итәргә курка, тагын шул хастаханәгә барасы бар дип уйлый. Биктимеровлар фикерен әйтүдән курыкмады һәм андыйлар күбрәк булса, җәмәгатьчелекне күтәреп булыр иде. Күп әйбер йомылып кала, алайса. Дөреслек яклы булганым өчен мине яратмыйлар, бу төркем өчен шактый янаулар да ишетергә туры килде. “Төркемеңне яп, алайса машинаңда берәр әйбер табачакбыз”, — дип әйттеләр. Районда дөреслекне язучы юк, әйтерсең барысы да ал да гөл. Ә бу төркем аша гади халыкны бераз күтәрәсе, үз мәнфәгатьләрен якларга өйрәтәсе килә. Ул-бу була калса, гади кешенең үзен гаепләп калдыралар бит. Ә без моңа юл куймаска маташабыз.
 
6 айлык Азаматка районда медицина ярдәмен ничек күрсәтүләре буенча тикшерү эшләре тәмамлангач, нәтиҗәне хәбәр итәрбез.
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 26.02.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»