• 28.03 Айгөл Сагынбаева. Филармония. 18.30
  • 28.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев тетары. 18.00
  • 29.03 "Шәй-бу! Шай-бу! премьера. Кариев театры. 18.30
  • 30.03 Әнвәр Нургалиев "Бәхет сере". УНИКС. 14:00
  • 01.04-02.04 Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерты. Филармония. 18:30
  • 01.04-02.04 Данир Сабиров концерты. УНИКС. 18:30
  • 06.04 Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Насыйбуллин концерты. Филармония. 18.00
  • 11.04 Булат Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 18:30
  • 13.04 Дуслык күпере. Пирамида. 17:00
  • 17.04 "Мунча ташы" театры. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Март Сергей Погодин
  • 22 Март Ди-джей Радик
  • 22 Март Ләйсән Рәхимова
  • 22 Март Вадим Кешнер
  • 23 Март Ранил Нуриев
  • 24 Март Алексей Еременко
  • 24 Март Хәсән Сарьян (1930-1978)
  • 24 Март Эльнар Яркәев
  • 24 Март Венера Ганиева
  • 24 Март Рамай Юлдашев
  • Казанда Советский площадь янындарак уземэ снимать итэргэ бер булмэ эзлим. Вредный привычкаларым юк.Егет кеше. 21 яшь. Жду звонки от собственника, риелторы мимо.89083489977 Рамиль.
  • Сдаю посуточно 2 комнатную квартиру в Центре (2 тыс.) 89276766077
  • Массажистка эзлим мед образование белэн ойгэ килеп ясарга татар хатын кызы булсын тел.89178840723
  • Казанда Глушко урамында яна йорттан бер булмэ кызларга арендага бирэм. Яна холодильник, стиральная машинка, микроволновка. +79179361290 (ватсаптан языгыз яки шалтыратыгыз). Риэлтор тугел. 7000 мен сум
  • Муса Җәлилнең совет чорында чыккан шигырь җыентыкларын Казандагы музее китапханәсе өчен алабыз. тел. 8(843)238-50-48
  • Сатам болын печэне тубэ астында 89874227660
  • Сдаю 2 комн.квартиру на ул. Спартаковской 88Б,хороший ремонт,мебель,бытовая техника.т.89276766077
  • 1 булмэле фатир Жк Салават Куперендэ тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ.собственник. 89509488227
  • Әлмәт шәһәрендә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, кыйбат түгел 9274897219
  • Әлмәттә бер бүлмәле квартираны сдавать итәбез, мебель белән. 89274897219

 

 
Архив
 

26.07.2009 Җәмгыять

“ТАТАРСТАННАН ДА ЯМЬЛЕРӘК ҖИР ТАБА АЛМАДЫК” (ФОТО)

Күптән түгел генә республикабызның Тукай районында яңа авыл – Никошновка теркәлде. Дөресрәге, бу яңа авыл түгел, ул элек гөрләп яшәгән, Никошновка халкы җир эшкәрткән, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Вак авылларны эреләндерү процесслары киткәч, “КамАЗ” төзелеше башлангач, Никошновка халкы кайсы кая таралышып беткән. 2002 елда авыл реестрдан бөтенләй төшеп калган.

Бүген авылның яңа тарихы башлана. Кайбер чыганаклар: “Яңа туган авыл халкы тулысы белән греклар” – дип язды. Никошновка Биклән авыл советы җирлегенә карый икән. Аның рәисе Мансур Сәхбиевкә чылтыраткач ул, бер дә исе китмичә: “Ә-ә! Сез безнең чегән авылы турындамы?” – диде. Баксаң, Никошновкада греклар түгел, ә 77 кешедән торган чегән таборы яшәп ята икән! Греклар дигән сүз тиккә таралмагандыр инде. “Чегән авылы теркәлде”, – дисәләр, җирле халыкның реакциясе төрлечә булырга мөмкин бит. Сер түгел, элек-электән татар авыллары урамнарында чегәннәр күренә башласа, бала-чага, тавык-чебешне җыеп алып, капкаларны ныгытып бикләп куя торган булганнар.

 

Бикләнгә килгәч, участок инспекторы Рафаэль Закиров, шаяртып: “Чистый “йолдыз”ларга әйләнеп бетте инде безнең чегәннәр! Әле телевидениене озаткан гына идек”, – диде. “Йолдыз”лар янына  участок инспекторы Рафаэль Закиров, авыл советы сәркатибе Гүзәлия Зиннәтуллина, белгеч Римма Шәйдуллина белән киттек.

 

Чегән бароны Олег Мишевич безне үзенең йортына чакырды. Яхшы йомшак җиһаз, компьютер, зур панельле телевизор – мал-мөлкәт хуҗаның ярыйсы гына тормышта яшәвен күрсәтә.

 

– Без Чаллы якларына 1971 елда килдек, – диде барон. – Мин ул чакта малай гына идем. Унбишләп кеше килдек, хәзер без арттык – 77 кеше булдык, чөнки һәркемнең 5-6 баласы бар. Оныкларыбыз да туды. Бер җирдә генә төпләнеп кешечә яшисе килгәч, Тукай районы администрация башлыгына барып хәлебезне аңлаттым, торырга җир сорадым, ул: “Ярый, берәр әмәлен табарбыз”, – диде. Бераздан менә шушындагы җирләрне бирде. Тик җиребез рәсми рәвештә теркәлмәгән әле. Тырыша инде ул, ут-суны да кертте. Уйлап карасаң, бик кыйммәтле эш бит ул ут-су кертү, бездән аның өчен бер тиен акча алмадылар. Безнең язмышка бик игътибарлы кеше ул.  Авыл советы рәисе дә бик ярдәм итә. Бүгенгә шул бер проблемабыз бар – документларыбызны ясый алмыйча интегәбез.

 

Яңа Никошовкада буеннан буена 16 йорт тезелеп киткән. Аларны чегәннәр үзләре өч ай эчендә калын борыстан, тактадан ясаганнар, стекловата белән җылытканнар. Шушы йортларда утын, күмер ягып ике кыш чыкканнар инде. “Хәзер авылыгыз депутатлар тарафыннан рәсми рәвештә теркәлгәч, тормышларыгыз тагын да яхшырып китәчәгенә ышанасызмы?" – дигәч, барон үз колакларына үзе ышанмагандай шаккатып: “Ничек, теркәделәр мени инде?!” – дип урыныннан сикереп куйды. Әле ишетмәгән булганнар икән яхшы хәбәрне. Аннары ялкынланып сөйләп китте: “Бик әйбәт инде бу! Бөтен документларны рәткә китерсәк, җирне теркәтсәк, мондый гына йортларда тормас идек, кирпеч йортлар да салыр идек. Кулларында документ булмый торып, чегән кардәшләрнең төпләнә башларга күңелләре үсми. Рәсмиләштерсәк, газ да кертеп булачак диделәр җитәкчеләр. Администрация башлыгы: “Беркайчан да ташламабыз, ярдәм итәрбез", – диде! Тик хәзергә табор: “Менә килерләр дә, йортларыбызны сүттереп, куып чыгарырлар!” – дип куркып утыра".

 

Барон Олег Владимирович безгә авылны күрсәтеп, чегәннәр белән таныштырып йөрде. Йортлардан чыгып, хатыннар, карчыклар эскәмияләргә утырышалар, кайсыберсе тәмәке кабызып җибәрә. Әйләнә-тирәли бала-чага чабышып йөри. Берән-сәрән ир-атлары да күренгәли. Күпчелек халык елгага су коенырга, яки эшкә китте диделәр.

 

Берничә йорт янында “Жигули” машиналары тора. Шуның берсенә палас-җәймәләрне, бала-чагаларны төяп каядыр китеп бардылар. Су буенда юып кайтырга исәплиләрдер инде. Берничә ир кеше, егетләр тимер-томыр тирәсендә кайнаша. Чегәннәр тимерчелеккә бик һәвәс. Никошновка чегәннәре дә бу шөгыльне үз иткән. Йорт салганда кирәкле вак-төякне тимердән үзләре чүки икән.

 

Биш яшьлек бер малайны әнисе йокысыннан уятып күтәреп чыкты. Бер яшьлек чагында аның муенын һәм күкрәген саксызлык аркасында пешергән булганнар. Хәзер шул яра азган, муен-күкрәгенә бүлтәеп ит үскән. Табиблар операция ясарга кирәк дип әйтәләр ди. Тик һаман да шул прописка юклыгы аркасында малайны бер генә сырхауханә кабул итәргә алынмый икән. Әнисе үтенеп ярдәм итүләрен сорады.

 

Никошновкага күчеп утыргач чегән балалары, җәмгысе 15ләп малай-кыз күрше Иштирәк авылына мәктәпкә йөри башлаган. Моңарчы чегәннәрнең берсе дә мәктәптә укымаган. Балаларны йөртергә автобус биргәннәр. Букча, дәфтәр, ручкалар, хәтта физкультурага кия торган трикога кадәр таратканнар. Балалар мәктәпкә бик теләп йөри икән. Барысы да – 7 яшьлеге дә, 10-12 яшьлеге дә бер сыйныфка тупланган. Быел бөтенесе бергәләшеп беренче сыйныфны тәмамлаганнар. Укырга-язарга өйрәнгәннәр. "Алга китеш бик сизелә – бер ел эчендә бөтен хәрефләрне өйрәнделәр, ярыйсы гына укыйлар, – диде барон. – Татарча да әйбәт кенә сөйләшә башладылар. Мин моңа бик куанам, чөнки торган җирнең телен һичшиксез өйрәнергә һәм белергә кирәк. Укытучылары бик әйбәт, уртак тел таба белде".

 

Баронның сигез яшьлек Принцесса исемле оныгы: “Татар теле, урыс теле дәресләрен, укытучы Гөлнара апаны бик яратам”, – диде. Чегәннәрнең күпчелегенә үзенчәлекле исемнәр кушалар икән. Әйтик, авылда Милорд, Самира, Эдгард, Маер, Иоланта, Рубинта, Фернанда, Гаман, Милош, Лаурика, Сандра, Стелла исемле кешеләр бар.

 

– Чегәннәр ирекле, күчмә халык бит, төпләнмичә, дөнья гизеп яшәргә яраталар. Сез ничек утрак тормышка күчәргә уйладыгыз? – дип сорыйм бароннан.

 

– Элек күчмә тормышны тыя торган карар да бар иде бит. Ә хәзер тулысынча ирек бирелде: телисең икән – күчеп йөр, юк икән, тик кенә бер урында утыр! Ә мин ник күчеп йөрим инде, миңа монда да бик рәхәт бит! Кайларда гына йөрмәдек – ике ел Чувашиядә яшәп кайттык. Барыбер шушында кайтасы килә, чөнки Татарстанны туган җирем дип исәплим, ул балаларымның да туган ягы. Дөньяларны әйләнеп кайтык – үзебез өчен Татарстаннан да ямьлерәк, тормыш өчен уңайлырак җир таба алмадык.  Кешеләре яхшы булганга микән, татарлар белән бик дуслаштык без.

 

Инде беркая да китергә, дөнья гизеп йөрергә җыенмыйбыз, шушында матур гына, тыныч кына яшәргә язсын инде.

 

– Бүген зур шәһәрләребез урамнарында хәер сорап, җирдә тезелеп утыручы чегәннәргә мөнәсәбәтегез ничек? Аларның кайсыларын үзбәк чегәннәре, кайсыларын – таҗик чегәннәре диләр...

 

– Мин аларны чын чегән дип исәпләмим. Мин дә күргәләдем аларны, чегәннәр турында яманат таратып, безне мәсхәрәләп утыралар инде шунда. Бөтен белгән эшләре – кул сузып, җиргә утырып хәер сорашу. Чын чегән беркайчан да хәер эстәп йөрми. Без – чын чегәннәр.

 

– Русия чегәннәре арасында утрак тормышка күчеп, документларын рәсмиләштергәннәре бармы?

 

– Бар андыйлар – Чабаксарда, Мәскәү тирәсендә.

 

– Кызларыгыз ничә яшьтән кияүгә чыга башлый?

 

– Чегәннәрдә егетләр дә, кызлар да тиз өлгерүчән. 13-14 яшьтә өйләнешә башлыйлар. Әле менә киләсе атнага Чувашиядән кыз сорарга килергә тиешләр. Бездә кызның ризалыгын сорамыйлар. Аның әти-әнисеннән сорыйлар. Бездә аерылышулар бик сирәк күренеш. Русиянең төрле төбәкләрендә – Чувашия, Мәскәү, Владимир өлкәсендә, башка төбәкләрдә яшәүче чегәннәр балаларын үзара кавыштыралар. Катнаш никахлар юк. Бик сирәк кенә егетләр башка милләт кызларын алырга мөмкин, әмма чегән кызлары беркайчан да бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкмый.

 

– Таборның эчке тәртип кануннары нинди?

 

– Олыларны хөрмәт итү – берсүзсез үтәлергә тиешле канун. Хаклымы ул, түгелме – олы кеше әйттеме – үтә! Чегәннәрне бөтен кеше карак ди – дөрес түгел бу. Чегән чит кеше әйберсенә кул сузмый, эшли генә. Чегән хатыннары бага, күрәзәлек итә – монысы инде гомер бакый шулай.  Минемчә, багу дигән нәрсә, гомумән, бераздан  юкка чыгачак ул.

 

– Дөресен әйтәләрме соң багучыларыгыз?

 

– Кайчак уйлап та чыгаралардыр инде, кайчак дөресен дә әйтә торганнардыр.

 

– Сез үзегез ышанасызмы соң?

 

– Мин табибка һәм Аллаһы тәгаләгә генә ышанам.

 

– Чегәннәрнең милли ашлары нинди?

 

– Паприкаш – бәрәңге, ит, суган, дөге, помидор кушып әзерләнә ул. Хәзер хатыннарыбыз, кызларыбыз бөтен нәрсәне дә пешерә.

 

– Ир-атларыгыз эштә дидегез. Алар кайларда эшлиләр?

 

– Кайсы кая инде. Хәзер укыган кеше дә эш таба алмыйча җафалана торган заманда бернинди белеме, пропискасы булмаган чегән эшне каян тапсын инде! Ничек тә тырышабыз. Кемдер шабашкага йөри, кемдер бер тәңкәгә алып, ике тәңкәгә сата. Ачка үлмибез. Татарстанда, гомумән, яшәп була!

 

– Тимерчелектән башка өй тирәсендә чегән халкы тагын ниләр эшли?

 

– Җырлый һәм бии! Чегән аеруча төнлә җырларга ярата. Тик хәзер бу гадәтебез дә сүрелә бара, ирекле чатырларда яшәгәндә тормышыбыз гел җыр да, бию генә иде. Чөнки ул заманнарда телевизор, радио юк иде. Туксанынчы елларга кадәр чатырларда җырлап яшәдек.

 

– Чатырдан соң йортларда яшәргә ияләшү авыр булмадымы?  – Яшьләр җиңелрәк кичергәндер, мин озак күнектем. Яңгыр яуганда, чатыр өстенә тып-тып итеп яңгыр тамчылары бәргәнен сагындым. Миңа гел шул җитмәде. Аннары ияләштем инде. Хәзер мине чатырга куып та кертә алмыйсың.

 

– Иң зур хыялыгыз нинди?  – Һәрбер кешенеке кебек – балаларны, оныкларны исән-сау үстереп, шушында йортлар, мунчалар салып, газ кертеп кешечә яшисе килә. Бу хыялым һичшиксез тормышка ашар дип уйлыйм. 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

 

11

 

 

12

 

 

13

 

 

14

 

 

15

 

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№19 (21025) / 30.07.2009 15:53:13

Ханым

№18 (21022) / 30.07.2009 15:36:29

Чегэннэр гомердэ безнен халык кебек дэ хезмэт куеп бэрэнге утыртып, чуп утап, печэн чабып, мал асырап азапланып яшэуче тугел инде-уйламагызда.Шул кеше алдалап, баккан булып, бала урчетеп йорудэн башканы белми инде алар.Кайда жайлы алар шунда.Газлар, утлар кертеп бирерлэр дэ инде болары бер кадак та какмыйча таралып беткэнче шунда яшэгэндэй итэрлэр.Ансат бит.

№17 (21004) / 30.07.2009 13:27:35

Африка илләрендәге кабиләләргә ошаганнар болар. Кыш айларында суык түгелме икән өйләре? Бик юка күренә. Яр Чаллы автовокзалы тирәсендә кайнаша торган чегән хатыннары да бар бугай араларында

№16 (20922) / 28.07.2009 19:35:24

Ну карап карарбыз, зарланучы юк анысы алардан болай. Миңа барыбер, яшәсеннәр сәнә!

№15 (20920) / 28.07.2009 19:16:15

Шул тирәдә яшим,безнең Оренбурның бер мәктәбендә байтак булды аларның балалары. Үтә зарланганнар булмады кебек. 

№14 (20919) / 28.07.2009 18:57:27

Утырак тормышка омтылалар икән, теләктәшлек күрсәтергә кирәк, дип Мансур, син Оренбургтан карап кына әйтәсең ул. Күрше авылыңа чегәннәр килеп утырса, балаң белән бер мәктәптә укыса, нәрсә дип әйтер идең икән? Дөрес, алар да кеше, тик башка кешеләр бит. Ә башка кеше шикләндерә, брат...

№13 (20916) / 28.07.2009 18:03:00

Яхшымы-яманмы, утырак тормыш, мәктәптә уку үзенекен эшләр әле. Өстәвенә телевизор да карыйлар икән бит әле. Татарча чатнатып сөйли башласалар өстәвенә(булмас димә - чегәннәр бит!)русчалап йөргән татарларыбызга оят булыр азрак...

№12 (20911) / 28.07.2009 15:38:49

"Без христиан дине тотабыз. Барлык дини бәйрәмнәрне уздырабыз. Пасха -- иң зур бәйрәмебез", -- диде барон.
Өйләрендә иконалар эленеп тора, муеннарында -- тәреләр.

Ачыктан-ачык футболка булгач, нинди яшерен пиар булсын инде!!))) Бәлки "Бердәм Россия" безгә кадәр килеп киткәндер? Аларын сораштырмадым инде. Кызык булгач, төшердем. Күзәтүчән Линар, күрмичә калгансың -- футболка артын алга кигертелгән. Аркасыннан төшерергә тотынган идем, малайның әнисе үзе килеп салдырды, артын алга борып кигертте. Башы эшли!

№11 (20906) / 28.07.2009 12:41:41

Шушы авылга "ТЯ" корреспонденты белэн бергэ "Бердэм Россия" партиясе вэкиле дэ барган, ахрысы (9 фото), ай-яй, яшерен "пиар"!
15 фотога куз салсак, хатын-кызларнын тарак дигэн эйбер белэн дус тугел икэнлеге эллэ кайдан куренэ, эмма тырнагы ал тостэге лак белэн ялт итеп тора бит.
Чегэннэрнен христиан динендэ торуы хакында беренче ишетуем, эллэ 7 сурэттэге кекенэ малай муенындагы тэресен матурлык очен асып йориме??? Николай Бессонов мэкалэсендэ чегэннэрнен дине турында болайрак анлатма бирелгэн: "Они не исповедуют никакой религии, а следуют фетишизму, т. е. поклоняются предметам, полезным для их жизни: палаткам, телегам и кузницам".

№10 (20888) / 27.07.2009 23:36:25

14 фотодагы кыз чибэр,ачам да карыйм,ачам да карыйм,эллэ сихерлэде инде.........................................

№9 (20887) / 27.07.2009 23:33:19

чегэн хатыннары тарак дигэн предмет белэн таныш тугел ахры дигэн фикер туа.ин яратмаганым-хатын кызнын чэчен-башын туздырып йоруе...

№8 (20881) / 27.07.2009 19:24:18

ай нуры,тормыш шулай "җиргә төшерә" инде ул... 

№7 (20879) / 27.07.2009 17:20:13

"Кармелита" сериалы бн боларнын тормышын чагыштырсаң...ну и фотолар!!!

№6 (20877) / 27.07.2009 15:51:24

фу... яратмыйм...

№5 (20873) / 27.07.2009 11:02:27

Рәхмәт, Лилия туган, чегән халкы белән дә шактый таныштырдыгыз!
Утырак тормышка омтылалар икән, теләктәшлек күрсәтергә кирәк, юкса бит бездә "гламур чегән сериаллары"ннан башка берни эшләнми. Үз халкыбыз да күчмәлектән утыраклыкка күчкән бит кайчандыр, борын заманнарда. Татарстанны сайлаганнар икән - бу яхшы фал инде. Ничек кенә тәртипләрдән зарланмыйк, димәк, кеше кызыгырлык юнәлешләр дә бар тормышыбызда...
Бәлки "Чегән әлифбасы" булдыру буенча да кемдер эш башлар әле. Кеше бит инде алар да: сәнгатьләре бар, әдәбиятларын булырга да лаеклылардыр...

№4 (20872) / 27.07.2009 09:14:31

Кубаны искә төшерде бу фотолар....

№3 (20871) / 27.07.2009 08:29:23

Кирэклэре чыгып куюы да бар инде..

№2 (20870) / 27.07.2009 08:25:20

Эзотерика хэм чегэннэр - кызык, болар арасында берэр нинди бэйлэнеш бармы икэн, табып, укып карыйк эле...

№1 (20869) / 27.07.2009 08:21:27

Инвестор жибэрергэ кирэк боларга...)

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D