поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2016 Җәмгыять

Мине өйдә улым көтә

Табибларның әйткән диагнозы Татьянаның тормышын челпәрәмә китерә. Әле күптән түгел генә матур хыяллар белән янган, бик тә көтеп алган улын үстерергә хыялланган ханым өчен аяк астында җир убылып киткәндәй була. Татьяна Баймяшина Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә туган. Ире Максим белән аларны Казан кавыштыра.

Яшьләр озак очрашып йөрми, 2011 елда алар өйләнешеп тә куялар. Гаилә корганнан соң, бәби турында хыяллана башлыйлар. Тик Татьяна әни булырга күпме генә тырышып караса да, балаларын югалта бара. Ниһаять, узган ел аларны бәхет баса: бик авырлык белән генә булса да, хатын малай таба.
 
Әмма сөенергә иртәрәк булган икән. “Яңа ел каникулында хатыным белән улымны авылга кайтарып куйдым. Тик иртәгесен үк Татьянаның тән температурасы күтәрелгән. Мин аларны Казанга алып килдем. Кичкә температурасы 40ка ук җитте. Шуннан соң “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килде. Табиблар хатыныма пневмония дигән диагноз куйдылар. Без иртәгесен Респуб­лика клиник хастаханәсенә барып тикшеренергә булдык.

Флюорография үпкәләренең чиста булуын күрсәтте. Шуннан соң Татьяна кан анализлары тапшырырга кереп китте, мин улым белән машинада калдым. Бераздан “миндә – лейкоз” дигән смс килде”, – дип искә ала Максим.
 Бу хәбәрдән соң аяз көнне яшен суккандай була. Баштарак ир дә кайгыга чума. “Мин үләм инде”, – дигән хатынын ничек кенә юатырга да белми. Тик бераздан, нык булырга кирәк дип, үз-үзендә көч таба. Баксаң, смс җибәргән вакытта Татьяна үз диагнозын табиблар авызыннан ишетмәгән, өстәлдәге язудан гына күргән була. Баштарак Максим да хатынын буталмый микән дип уйлый, яхшыга өметләнә. Тик иртәгесен күкрәктән алынган анализ куркыныч диагнозны раслый.
 
“Мине бит улым көтә. Шундый зарыгып, көтеп алган балам бит ул. Аның янәшәсендә буласым, үскәнен күрәсем килә”, – дип өзгәләнә Татьяна. Тик язмыштан узмыш юк, диләр бит. Ярый ла Татьянаның терәк булырга ире, туганнары бар. Апасы Наталья аның улын карый. Үзенең ике баласы, шу­ның өстенә берсе параличланган булса да, туганының баласын үз канаты астына сыендыра ул. Күптән түгел 10 айлык Матвей тәпи киткән. Тик әнисе генә аның беренче адымнарын күреп сөенә алмый. Максим да гел сөйгәне янәшәсендә булырга тырыша. Көндез эшли, төннәрен хатыны янына ашыга.

Татьяна химия терапиясе курслары ала башлаган инде. Беренчесен бик авыр кичергән. Эчәкләренә зыян килеп, операция ясаганнар. Әле дә тән температурасы бик югары тора икән. Алга таба яшәренә ышаныч, өмет бар аның. Әмма моның өчен чит илгә барып дәваланырга кирәк. Әле ул гынамы, Татьянага арка мие җелеген күчереп утырту өчен донор да кирәк. Ә аны табу җиңел түгел. Чит ил табиблары мондый операцияне ясарга әзер икән. Тик анда барыр өчен 350 мең доллар акча кирәк. Аптырагач, Татьянаның туганнары, социаль челтәрләрдә төркем булдырып, акча җыя башлаган. Ничек тә булса, якын кешеләренә булышырга тели алар.

Татьяна исә үз көндәлегенә мондый сүзләр язып куйган: “Бар хыялларым икенче планга күчте. Иртән уянуга булган хәлсезлек, кичкә күтәрелгән температурам тормышымны икегә бүлде. Элеккеге хыяллар һәм хәзерге көн белән яшим. Әмма мин бу авыруны җиңәргә тиеш. Мине өйдә улым көтә”.

Татьянага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
Получатель: БАЙМЯШКИН МАКСИМ ВЛАДИМИРОВИЧ
Счет получателя: 40817810262001116160
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" №8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ
ИНН получателя: 7707083893
БИК банка получателя: 049205603
Корреспондентский счет: 30101810600000000603
Код подразделения банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанк) 428610026
Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты г. Казань, ул. Б. Шахиди, 17
Банк получателя АО "АЛЬФА-БАНК", Г. МОСКВА
инн 7728168971
КПП 775001001
Бик 044525593
к/сч 30101810200000000593
Наименование получателя: Баймяшкин Максим Владимирович
Счет  получателя: 40817810008850052035


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»