поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.07.2009 Җәмгыять

ВӘЛИ КУРКА

Вәли акчасыз калды. Бөтенләй үк түгел әле, тик шулай да хезмәт хакы шактый кимеде. Ә алга таба нәрсә булачагы билгесез. Өйгә кайткач, ул хәзер хатынының күзенә туры карарга да кыенсына башлады. Ботинкасын сала да тиз генә ваннага шыла. Кулын юарга.

Юкка түгел. Чөнки хатын акчасызлыкны авыр кичерә. Элек әнә Төркиягә дә ял итәргә барып кайталар иде, былтыр норка тун да алганнар, кредитка дип түшәмгә хәтле биек ике секцияле зур суыткыч алып кайттылар.

 

Быел Төркия юк. Анталия урынына – Идел буендагы дүрт сутый бакча (әле бер кыяр да алып ашамаганнар, чөнки төнлә шактый суык иде). Норка тун белән киярлек күн итек алып булмаячагы хәзер үк билгеле. (Искесенең үкчәсе сынган, һәм гомумән аның төсе бу норка тунга туры килми иде, дип әйтергә кирәк. Күрше хатыны бу хакта күптән әйтте инде.) Ә суыткыч кредитын түләргә Вәлинең хезмәт хакының яртысы китеп бара. Менә шундый кризис.

 

Нәтиҗә – хатын канәгать түгел.

 

Элек Вәлинең хатыны ире кайтыр алдыннан, пычрак халатын алыштырып, күзенә сөрмә тартып, иннек сөртеп, авызын ерып аны каршы ала иде. Хәтта Вәлинең получкадан бер өлешне кысып калуын да күрмәмешкә салышты. Хәзер алай түгел. Хатын гел нидер мыгырдана. Кесәләрне тикшерә. Ашарга утыргач, макарон салынган тәлинкәне өстәлгә "шак!" итеп куя да үзе бер сүз дәшми сериал карарга утыра. Караватка яткач, Вәлигә арты белән борыла да шундук гырлап йоклап китә.

 

Нәтиҗә – Вәли курка башлады.

 

Нидән курка? Хатынын югалтудан курка. Ярату турында сүз бармый. Кризис аркасында күпкә әһәмиятлерәк проблемалар калкып чыкты. Хатын аны ташлап калдырган очракта, Вәлине кем карый, кем ашарга пешерә, кара кәчтүм-чалбарын кем үтүкли, ертык оекларын кем ямый, өйне кем җыештыра? Һәм дөресен әйтергә кирәк, хәлләр шулай дәвам итсә, хатын Вәлине өйдән куып чыгарырга да күп сорамас.

 

Булмас димә. Әнә күршедә генә ирле-хатынлы латышлар яши. Акчасыз калгач, хатыны өен ду китерде, тузынды, савыт-сабаларын ватып бетерде. "Куып чыгарам мин сине!" – дигән иләмсез тавышына Вәли төнлә уяна да, латыш хатынының стена артында кычкырганын тыңлап, хәрәкәтсез ята иде. Үз хатынының да шулай дулавын, башка иргә кияүгә чыкканын һәм үзенең куылганын күз алдына китереп, Вәли куркуга бирелә.

 

Вәли курка. Чөнки зарплата артачагына өмет юк. Хатынның: "Мужикмы син, юкмы? Андый ир миңа пычагыма кирәкме?" – дип әйтәчәк көне якынлашкан кебек тоела аңа.

 

Шуңа күрә Вәли, кырыс чаралар күрергә кирәк, дигән фикергә килде. "Бу өйдә кем хуҗа? Нишләп әле мин хатыннан куркырга тиеш? Хатын үзе миннән курыксын!" – дип ул үз-үзен кыздыра, үрти, йодрык белән стенага суга. Хәләл җефетен куркытып, аны тугры булырга мәҗбүр итмәкче була. Ул хәзер хатынның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, нәрсә уйлап йөргәнен, кем белән аралашканын бик зур игътибар белән тикшерә. Вәли хатынының телефоннан кем белән сөйләшкәнен, кемгә нинди смс һәм хат язганын, интернеттан кем белән аралашканын, күрше хатын белән нәрсә хакында гәпләшкәнен белергә тырыша. Нидер сизсә, нәрсәдән дә булса шикләнсә, Вәли чарасын күрәчәк. Бу хакта хатынын да кисәтеп куйды. Хатыны дәшмәде.

 

* * *

 

Киләсе сишәмбедән РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының көч структураларына гражданнарның почта белән җибәргән әйберләрен тикшерергә рөхсәт бирә торган боерыгы үз көченә керә. Махсус хезмәтләр халыкның хаттан алып посылкаларына кадәр бөтен корреспонденциясен ачып тикшерә алачак, кемнең кемгә нәрсә җибәргәне турында аларга мәгълүмат тапшырылырга тиеш. Хокук сакчылары әнә шул рәвешле явыз ният белән йөрүчеләрне фаш итә алачак. Бу эш белән шөгыльләнү өчен шәһәр почтамптларында хәтта аерым бүлмәләр дә әзерләнергә тиеш.

 

Моңарчы гражданнарның хат алышканын тикшерү, корреспонденциянең эчтәлеген ачыклау оператив-эзләү эше вакытында гына бары тик суд карары нигезендә мөмкин иде. 2000 елда Югары суд чыгарган карар нигезендә, махсус хезмәтләрнең җитәкчеләре куйган таләпләр элемтә операторларын элемтә серен саклау бурычыннан азат итми. Ә Россия Конституциясенең 23 маддәсе шәхси тормышның, шул исәптән, хат язышуның, почта һәм телеграф белән җибәрелгән хәбәр алышуның кагылгысызлыгын тәэмин итә.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 146 | 18.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»