поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.04.2008 Криминал

БАРЫП ҖИТТЕК!

Башкаланың Мәскәү районы хакимиятендә эшләүче Сергей Богатовны ришвәт алуда гаеплиләр. Администрациянең торак сәясәте бүлеген җитәкләүче 24 яшьлек егет социаль ипотека чиратына басуны тизләтү өчен милиция хезмәткәреннән (!) акча сораган.

Мәскәү районында яшәүче гаилә Богатов янына социаль ипотека өчен нинди документлар кирәклеген сорарга килә. Яшь түрә исә мәсьәләне тизрәк хәл итү өчен 100 мең сум акча кирәклеге турында җиткерә. Ир белән хатын бу хакта милициядә эшләүче туганнарына әйтә. Башкаланың Вахитов районы эчке эшләр идарәсендә хезмәт итүче ханым Богатов белән очрашырга үзе бара. Кем булуын яшерми, 24 яшьлек егеткә документын да күрсәтә. Тик түрәнең нәфесен бу гына туктата алмый. “Башкалардан 100 мең сорыйм, ә сез, милициядә эшләгәнгә, 50 мең генә алып килегез”! Аңлашылганча, Сергей Богатовка хокук саклаучылар алдында хисап тотарга туры киләчәк.

Әлеге вакыйга турында журналистларга Татарстан эчке эшләр министры әсгать Сәфәров җиткерде. Беренчедән, бу хәл ришвәтчелекнең ни дәрәҗәдә колач җәйгәнен күрсәтсә, икенчедән оятсыз түрәләрнең беркемнән дә, хәтта хокук саклаучылардан да курыкмавы хакында сөйли. Монысы исә тагын бер кат бу чиргә каршы көрәшүне бер милиция җилкәсенә генә өеп куюның дөрес түгеллеге хакында сөйли. Хәер, быелның өч аенда эчке эшләр органнары ришвәтчелек белән бәйле 160 очракны ачыклаган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк. Иң зур шау-шу куптарган очракларның берсе салым инспекциясе хезмәткәренең 1 миллион 400 мең сум акча алганда кулга алынуы белән бәйле. Узган ел исә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының салым җинаятьләренә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасарын эләктерделәр. Ширкәт җитәкчесеннән 25 миллион сум акча таләп иткән полковникның эше әле һаман судта тикшерелә. “Теләсәк, без аны эштән генә куа алыр идек. әмма җинаятьче җәзасын алырга тиеш”, – диде бу уңайдан әсгать Сәфәров. Профилактика дигәннәре шушы була инде.

Генерал Татарстандагы җинаятьчелек торышын тотрыклы дип бәяләде. Статистик күрсәткечләр былтыргы саннардан беразга гына артып, 21 мең 877гә җитүен министр хокук саклаучыларның тагын да тырышыбрак эшләве белән аңлатты. Билгеле булганча, соңгы елларда көч структуралары бигрәк тә оешкан җинаятьчелеккә каршы аяусыз көрәш алып барды. Бүгенге көндә исә аларны хөкем итү эше дәвам итә. Элеккеге елларда кылынган җинаятьләрне фаш итү дә шуңа бәйле.

Министрлыкның калган юнәлешләрдә дә уңышлары бар. Үзләре бөтен җинаятьләргә каршы көрәш алып баруларын әйтсә дә, быел милициянең аеруча зур игътибар бирә торган махсус эше барлыгын да беләбез. Хәтерлисездер, министрлыкның гыйнвар аенда узган еллык коллегиясендә Татарстан Президенты хокук саклаучыларга кискен тәнкыйть сүзләре җиткерде һәм металл әйләнешен тәртипкә салырга боерды. Шул уңайдан игълан ителгән “Металл” операциясе барышында 250 законсыз тимер-томыр кабул итү пункты ябылган. Барлыгы 3 мең 266 тикшерү уздырылган, 1 миллион 389 мең сумлык штраф салынган. Хәзер хокук бозучылар кеше күрмәгән урында очрашып алыш-биреш ясый икән. Шуңа күрә милиция дә беренче чиратта транспорт чараларын тикшерүгә игътибар бирә.

Очрашу ахырында әсгать Сәфәров милиция хезмәткәрләренең тәртибенә дә бәя бирде. Билгеле булганча, “Министрга хат яз” акциясе тәмамланды. Бу чара барышында 1367 кеше хокук саклаучыларның эшен яхшы дип бәяләгән. Шикаятьләр саны 276 гына булып чыккан. ә халык арасында уздырылган сораштырулар вәзгыятьнең бераз башкачарак икәнен күрсәтә. Хәер, бу очракта да министрга атап язылган 32 хатның 18ендә шикаять белдерелгән. Ничек кенә булмасын, генерал үзе дә милиция хезмәткәрләренең әүлия түгеллеген таный. Кыскасы, без нинди – алар да шундый.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 73-74 | 18.04.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»