|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2016 Фаҗига
Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып, җәяүлеләр әрәм булганФевральнең 23 көнендә Татарстанда юлларда кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 235 транспорт һәлакәте теркәлгән һәм аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 276сы имгәнгән, җәрәхәтләнгән. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли. Кичә дә кеше үлеме белән тәмамланган транспорт һәлакәте була. Ул кичке 9 туларга 5 минутта Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт трассасының Зәй районына туры килгән 63 нче чакрымында килеп чыга. “ВАЗ-2109” рулена утырган 1991 елгы егет юл читеннән хәрәкәт юнәлешендә атлаган 1973 елгы җәяүле ир кешене бәрдерә, соңгысы “ашыгыч медицина ярдәме” машинасында үлеп китә. Әлеге һәлакәт китереп чыгарган сәбәпләреннән транспорт белән идарә итүче хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайланмаганлыгы, җәяүленең машина хәрәкәте уңаенда яктылык кайтаргыч элементларсыз баруы күрсәтелә, ягъни юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 нче һәм 4.1 нче пунктлары бозылган.
--- |
Иң күп укылган
|