|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2016 Җәмгыять
Кечкенә шәһәрдә зур фаҗигаКичә Сергачта сөт заводы эшчәнлеген туктатты, бүген шикәр комбинаты ябылу куркынычы астында тора. Аяныч хәл, зур заводның мичләре сүнсә, ярты меңгә якын кеше эшсез калачак. Бу предприятиегә ышанып, шикәр чөгендерен җитештерүгә керешкән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә оттыра. Чөнки аларның күбесе шул максатка зур кредитлар, махсус техника алдылар, алдагы үсешкә планнар кордылар. Хуҗалыклар җитештергән продукциягә сорау булыр дип, район идарәсе дә, өлкә хакимияте дә аларга гарантия бирде, ә завод хуҗалары модернизацияләүгә зур акчалар алды. Шуңа да карамастан, Сергач шикәр заводы эшчәнлеген туктатырга җыена, хәтта моңа каршы протест белдерү митингы узса да. Хезмәткәрләр фикере билгеле, яңа эш табарга аларга бик авыр булыр. Сергачтагы күп санлы кибет хуҗалары аларны сатучы итеп алсалар гына... Бу турыда фикер алышырга булдык һәм, беренче чиратта, шикәр заводына өмет итеп, чөгендер үстерүне гамәлгә куйган аграр хуҗалыклар җитәкчеләре фикерен белештек. - Мин җитәкләгән КФХ эшчәнлегенең төп юнәлеше - шикәр чөгендере җитештерү. Бу эшне чөгендер эшкәртүче завод якын булганлыктан башлаган идем. Зур күләмдә продукция җитештерү өчен ике комбайн, төяткеч һәм башка махсус агрегатлар сатып алдым. Кыйммәтле, заманча техниканы тик тоту дөрес булмас дип уйлыйм һәм Сергач шикәр заводы ябылса да, җитештерүне дәвам итәрбез. Үстергән чөгендерне - Начар, тискәре күренеш бу... Татлы тамыр үстерүчеләр шушы тармак үсешенә байтак кына акча сарыф иттеләр. Мәсәлән, без чөгендер комбайны һәм махсус тагылма агрегатлар сатып алган идек. Бу техниканы булдыру өчен зур кредитларга кердек. Банкларны аграрийлар проблемалары борчымый бит – алар өчен вакытында бурычны кайтару мөһим. Завод ябылса, шикәр чөгендере җитештерүнең мәгънәсен тап - Минем фикерем буенча, Сергач шикәр заводы ябылырга тиеш түгел. Чөнки хуҗалар да, өлкә хакимияте дә зур суммалар сарыф итте аңа. Предприятиенең табышы да аз түгел бит. Миңа калса, завод хуҗалары чираттагы хәйләкәр маневр ясарга гына тырыша. Билгеле, бу аларга регион бюджетыннан өстәмә финанс ресурс алыр өчен кирәк. Ә инде дөрестә комбинат эшчәнлеген туктатса, Печә хуҗалыгы зур кыенлыклар сизмәс дип уйлыйм. Чөнки без махсус техника да, зур кредитлар да алмадык. Ә шикәр чөгендеренә тоткан мәйданга бөртекле культуралар чәчәрбез. Бераз үкенеч булыр булуын, чөгендер үстерү процессында катнашкан эшчеләргә без бушка шикәр комы бирә идек. Комбинат ябылса, бу практикадан баш тартырга туры килер. Гомумән алганда, районда иң зур җитештерү предприятиесе ябылу - аяныч хәл. Беренче чиратта, халык зарар күрер. 500гә якын завод хезмәткәре эшсез кала бит. Барлыкка килгән ситуациядә мин төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең Экологлар да чаң суга. Район администрациясенең экология белгече Татьяна Белякова сүзеббуенча, Сергач шикәр заводының чистарту корылмалары аша, комбинатныкыннан гайре, башка оешмалар һәм шәһәр микрорайоны канализацияләре дә уза икән. Завод ябылу сәбәпле чистарту процессы туктатылса, төбәкне экологик катастрофа көтә, ди ул. Завод ябылса, әлбәттә, халык эшсез, аграрийлар табышсыз кала. Сергач районында гына түгел, ә тирә-якта иң эре предприятие булган шикәр заводы гөрләп эшләсен иде, ләкин моңа капма-каршы фикер дә бар. Кайберәүләр әйтүенчә, Сергач шикәр заводының җирле бюджетка салым түләве шик тудыра, районның экологик хәлен дә сезонча боза. Ә шәхси предприятиенең өлкә бюджетыннан финанс ярдәм алып торуы бигрәк тә ачуларын китерә аларның. Регион бюджеты, белгәнебезчә, өлешчә халык түләгән салымнардан туплана. Финанс ярдәмне комбинат хуҗалары кесәсенә салганчы, социаль проектларга юллау дөресрәк булыр иде, диләр алар. Бәлки, бу фикердә дә, өлешчә генә булса да, дөреслек бардыр.
Ринат СӨННӘТОВ |
Иң күп укылган
|