|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2009 Җәмгыять
СИМЕРҮ ГАЛӘМӘТЕКүптән түгел генә бер дустым зарланып торды: “Соңгы вакытта юньләп ашаган да юк, әмма барыбер симерәм, – ди. – Май катламы айлап түгел, көнләп үсә. Менә бүген көне буена бер кап сохари ашадым да, диетик кола эчтем. Башка вакытларда да көне буе эштә, тәүлегенә күп булса ике тапкыр ашыйм. Һич тә симерергә тиеш түгел бит инде мин, югыйсә...” – ди.
Океан артында соңгы елларда симерү чиренең эпидемиягә әйләнүен ишетеп беләбез. АКШта һәр ике кешенең берсе артык авырлыктан җәфалана. Ә менә соңгы мәгълүматларга караганда, Русия халкы да симерә башлаган. Әлегә бу бик сизелмәсә дә, шәһәрләрдә күпләп ачылучы "Бистро"лар (бик тиз генә капкалап алырга мөмкин булган кафелар) халыкка артык авырлык “бүләк” итәр өчен көчләрен кызганмыйлар. Беркайчан да кеше өзелми бу кафеларда. Ә анда сатылучы бутерброд, гамбургер, фри, пицца ише азыклар килокалорийлар белән шыплап тутырылган.
Халыкның артык авырлык җыюын яңа ачылган кием-салым кибетләренә карап та чамаларга мөмкин. Чөнки габаритлар арту белән бергә, кием үлчәмнәре дә өскә үрмәли – юаннар өчен махсус кибетләр ачылып кына тора.
Ябыгырга булышучы товар сатучылар да үрчи. Ниләр генә уйлап тапмыйлар алар – ябыктыручы чәй, артык майларны яндыручы ыштан, тәнне дерелдәтүче каеш, мең төрле диета, ашыйсы килүне бетерүче таблеткалар, хирургик операция ясап майларны суыртып алу һәм тагын әллә ниләр. Саталар икән, димәк сатып алучысы да бар. Артык килолардан котылу өчен акчасын кызганмыйча чыгарып салырга торучылар бихисап. Шуннан файдаланып, кеше алдап җиңел акча эшләүчеләр рәхәт чигә.
“Гербалайф” турында ишеткәнегез бардыр. Бер танышым да заманында аларның товарларын сатып маташкан иде . Башта бизнесы бик яхшы барды – даруларның бәясе арзан булмаса да, алучылары җитәрлек иде. Тик дустымның мондый акчалы-рәхәт тормышы кыска гомерле булып чыкты. Күп тә үтмәде, таблеткалардан бернинди файда күрмәгән клиентлар акчаларын кире кайтаруны сорап аптырата башладылар. Баксаң, “Гербалайф” төймәләренең бер файдасы да юк икән.
Инструкциядә таблеткаларны кулланган чорда яшелчә һәм җиләк-җимеш белән генә тукланырга кушылган. Болай тукланганда артык килограммнар таблеткалардан башка да юкка чыгарга тиеш. Димәк, гербалайфның могҗизалы тәэсиренең сере гади: ашамасаң – ябыгасың, ашасаң – юк. Ә акча янчыгыннан чыккан 150 доллар нәрсә өчен түләнгән ул чагында?
Икенче бер танышым ябыгуның чагыштырмача арзан булган “чәйле ысул”ына тукталган иде. Чыннан да, бер-ике көндә үк нәтиҗәсе сизелде – бер килограмм авырлыгы юкка чыга. Шуңа күрә Алсу чәй эчүен дәвам итте. Әмма әлеге эчемлекне ике ай чамасы куллангач, аның эче авырта башлады һәм Алсу табибка күренде. Тикшерү узгач, бөерләренең эштән чыкканлыгы ачыкланды. Баксаң, ябыктыручы чәй майлар белән бергә эчке әгъзаларны да “яндырган” икән. Мондый чәй эчүченең бөерләре бертуктаусыз эшләп торырга мәҗбүр, организмы сусызлыктан җәфалана, ашказаны-эчәк тракты да нормаль эшли алмый башлый.
Чәй эчә башлагач, Алсуның авырлыгы 78 килограммнан 58гә төшкән. Хәзер ул тазара алмый тилмерә. Сәламәтлеге какшавы сәбәпле, бик күп әйберәрдән баш тартырга мәҗбүр. Аңа хәзер кайбер ризыкларны бөтенләй ашарга ярамый. Элегрәк чабып йөргән ханым хәзер картлар шикелле акрын кыймылдый...
Гәүдәләрен матурлык параметрлары булып саналган 60-90-60 сантиметрлары арасына “сыйдырырга” теләүчеләр бик күп хәзер. Һәрберсенең бер төймә кабып куеп кына искитмәле гүзәлгә әйләнәсе килә. Мөмкин хәлме бу? Бәлки кайчан да булса шулай җиңел генә авырлыкны үзгәртү юллары да табылыр. Әмма зур акчалар тотып, үз организмнары белән билгесез тәҗрибәләр уздырып, үз сәламәтлекләрен какшатучыларны күргәч, бабамның сүзләре искә төшә. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – дип кабатларга ярата иде ул. Гел иртә таңнан торып ни дә булса эшләде. Көненә өч тапкыр шулпалы аш ашады һәм бервакытта да “артык авырлык проблемасы” дигән нәрсәне белмәде.
Ришат ГАЗИЗ |
Иң күп укылган
|