поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2016 Милләт

Резидә Хөсәенова аш-су бизнесын ничек башлаган? (ФОТО)

Әйтәсе килгәнем шул: аш-су әзерләү өлкәсендә эшләүчеләребез Универсиадага килүче кунакларыбызны чәкчәк, кош теле, өчпочмак, пәрәмәч, токмачлы ашлар, кыскасы, милли ризыклар белән сыйласын иде.

Бу юлы аның туган көне шимбәгә туры килде. Күнегелгән гадәт буенча караватыннан сикереп тормакчы иде, кире уйлап, җылы урынына чумды: беркая да ашыкмый икән лә ул, аның бүген ял көне, аның бүген бәйрәме! Ул, тышта котырынган ачы җил тавышына колак сала-сала, озак кына уйланып ятты. Иренең яраткан хатыны, уллары­ның кадерле әнисе икәнен исенә тө­шертүче шушы февраль иртәсендә әллә нигә бер генә булса да иркәләнеп-назланып ятарга ярыйдыр ич инде аңа да... Тормы­шында сынау арты сынаулар узып та, алга таба атларга, кеше көнләш­терерлек итеп яшәргә көч тапкан бизнес-леди да корычтан коелмаган лабаса. Ул да бит, беренче чиратта, хатын-кыз әле. Аның да вакыты-вакыты белән җебеп төшәсе, иренең җил­кәсенә башын куеп, «арыдым», дип зарланып, ә кайчак елап та аласы килә.

Фаязы гына авырып китте менә. Янына гел барып йөрсә дә, хәленең ничек булуын, ничек дәвалауларын үз күзләре белән күреп торса да, күңеле барыбер тыныч түгел. Әгәр дә ул өйдә булса, уллары Фаил белән Наилне ияртеп, аның бүлмәсенә кереп җитәр иде. Әле йокыдан уянып та җитмәгән әниләре янына бер кочак чәчәк китереп куярлар иде. Ул шулай дип уйлап та бетермәде, баскычта аяк тавышлары ишетелде. Өйнең икенче катында урнашкан йокы бүлмәсенә уллары килеп керде. Берсенең кулында шәм янып торган зур торт, икенче­сендә – чәчәк бәйләме.
Менә хәзер ул аякларын бөкләп зур йомшак диванга менеп утырган да, мине үзе артыннан ияртеп, гомеренең онытылмас хатирәләре сакланган иң кадерле дә, иң сагышлы да мизгелләренә алып кереп китеп бара...
 
Хатын рәхәте...
– «Бизнесыңны ничек башладың?» – дип кызыксынучыларга: «Өчпочмак белән пәрәмәч пешерүдән», – дип әйтәм. Чыннан да шулай булды. Таңнан чыгып китеп, өенә төнлә генә кайтып кергән хатынның ире ничек түзә икән, дип сорарсыз. Акыллы ул минем, сабыр кеше. Без аның белән матур гомер кичердек. Эштә үземнең кул астында эшләүче­ләргә җитәкче булып, ут кебек йөрсәм дә, өйгә кайткач, бусагадан атлап кергән мәлдән, икенче кешегә – ир белән бәхәсләшми торган карусыз татар хатынына әйләнәм. Фаяз ул әйбәтен әйбәт, әмма кырыс холыклы. Аның янында бик тузынып йөри алмыйсың. Кызулана башласам, хәзер бастырып куя. Бер генә әйтә, шундук килешәм. Өйгә, әйткәнемчә, йокларга гына кайтам. Ирем ашарга пешереп, бөтен йорт-җирне карап тора. Эшендә дә сынатмый. «Хатын рәхәте күргән кешемени мин», – дип, кайчак туздырып та ташлый. Йөрәк өянәге булгач, хастаханәгә алып киттек. Хәле рәтләнә башлаган иде инде. Ә мин көн-төн аның янында: «Менә, Фаяз, хатын рәхәте шул була инде», – дим, үзем көләм.
 

Улларым үземә охшаган
– Улларыма гел: «Әтиегез мине ничек кадерли, булачак хатыннарыгызны шулай кадерләгез», – дим. Бер гаиләнең баласын бәхетле итсәләр икән, дим. Олы улым Фаил – бер зур оешмада бүлек җитәк­чесе. Наилем – Федераль казна хезмәтендә. Аллага шөкер, икесе дә акыллы, тәртипле әлегә. Авыр­лыктан курка торганнардан түгел. Бәләкәй генә уңышка ирешсәләр: «Синең мәктәп, кирәк чагында катгый карарга килә белергә өйрәттең!» – диләр. «Кызлар белән танышканда гел сине күз алдына китерәбез», – ди алар. Шулай бит ул: гадәттә, ир бала хатынны – әнисенә карап, кыз бала ирне әтисенә карап сайлый. Әлбәттә, әйбәт үрнәк бирә торган әти-әни булса... Мин балаларга: «Игелекле булыгыз, шунда гына эшегез алга китәр», – дип кабатлап торам. Кеше өчен иң кирәкле сыйфат бит ул!
Ул шулай диюгә, мине нык гаҗәпкә калдырган бер сөйләшү искә төшә. Бервакыт Резидәнең Наиле белән машинада барабыз. Ул – рульдә, мин – аның юлдашы. Сөйләшеп киттек. Мин аңа бер гарип балага группа бирү мәшәкатьләре белән йөрүем, тик моның бик җитди проблема булуы хакында зарланып алдым да: «Их-х, акчаң булмаса, берни дә эшли алмый-сың шул», – дип ычкындырдым. Ә ул тыңлап барды-барды да: «Әгәр эшегез барып чыкмаса, тиешле акчаны ул балага үзем бирермен», – дип куймасынмы... Әллә нишләп киттем. Күргән-белгән кешесе дә түгел бит, ичмасам. Әнә нәрсә ди! Ярдәм итәрмен, диме?! Сокландым да, хәйран да калдым шул чагында. Бер уйласаң, малай гына бит әле ул!

– Әнә үзе дә, – дип елмая Резидә ханым, уйларымнан бүлеп. – Шәһәр күләмендәге чаңгы ярышыннан дүртенче урынны алып кайткан, арыган әле... Яңа ел алдыннан ятим балалар йортына присыпкалар, крем, памперс ише әйберләр алып барган, – дип сөйләп китә әнисе. – Шунда памперсның бер кабы машинада төшеп калган. «Тагын барыр өчен бер сәбәп бу, Аллаһы Тәгалә шулай куша», – ди Наил.
Резидә һәм Фаяз Хөсәеновларның кече уллары, әнисе шаяртып әйткәнчә, кеше акчасын санап кына утырмый, кеше балалары турында да кайгырта – балалар йортларына ярдәм итә. Инде күптәннән. Кайларда гына булмаган?! Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар йортында да, Лаеш, Бөгелмәдәге ятимнәр йортында да... Бу эштә аңа һәрвакыт коллегалары ярдәм итә. Егетләр белән Европа буйлап сәяхәткә чыгарга җыенсалар да, юлларын ятимнәр йортыннан башлый алар.
– Беренче мәртәбә баруыңны сөйлә әле, – ди әнисе, игелекнең дә кайчак җирдә ятуына ишарә ясап.
– Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар яшәвен ишетеп белә идем, – дип сөйли башлый Наил. – Шунда җыендым. «Метро» сәүдә үзәгенең ачылган гына чагы. Кирәк-ярак, күчтәнәчләр алыйм дип, шул кибеткә киттем. Беренче генә баруым бит әле, нәрсә кирәк икән аларга, дим. Янымда бер апа йөри – киңәшләшергә булдым. Олы кеше белми калмас бала-чагага ни кирәген. Ә апабыз шул йортта эшләп киткән кеше булып чыкты. Нәрсәләр алырга кирәген өйрәтте дә: «Күчтәнәчеңне балаларга үзең өләш, югыйсә аларга аның яртысы да эләкми», – дип кисәтеп куйды. Кәрзин тутырып ике мең сумлык (ул чагында күп акча иде) әйбер алдым да чыгып, машина янына киләм; күрәм – шуның янында гына нәкъ ике мең сум акча ята. Безнең укытучы, акча тапсагыз, бу кемнеке, дип, өч мәртәбә кычкырыгыз, дип өйрәтә торган иде. Мин дә шулай иттем. Кулыма алдым да: «Бу кемнеке?» – дип кычкырып җибәрдем. Тирә-юньдә ник бер кеше булсын, ичмасам. Ходайның рәхмәтедер, дидем.

Машинага утырып кузгалып киткәч, ничек өләшеп бетерермен дип борчыла башладым. Очраклы дип әйтимме, игелек юлында йөргән кешегә уң килеп тора димме, барганда кайчандыр бергә укыган группадаш кызымны очраттым. «Минем белән барасыңмы?» – дим. «Барам, әлбәт-тә», – ди. Бистәгә килеп җитәрәк, машинаны туктаттым да бер ир кешедән юл күрсәтүен үтен­дем. «Бик күрәсем килә, мине дә алып барыгыз әле», – ди бу. Өчәүлә­шеп килеп кердек шулай. Күчтәнәч­ләр­не тиз тараттык. Ул балаларның бәхетле елмаюларын, шатлануларын күрсәгез...

Хәзер Наил «Малютка»га йөри. Җае чыккан саен шунда ул. «Әти, мине күтәр, мине күтәр», – дип, тирәсендә бөтерелеп йөргән нәниләр­нең әле берсен, әле икенчесен кулына ала. Китәргә җыенса, елаша башлаган сабыйларны: «Мин сезгә тагын килермен», – дип юата. «Минем дә барып күрәсем килә», – ди Резидә. «Син барсаң, бәби алып кайтасың, жәллисең син аларны», – дип туктата әнисенең гадәтен белгән улы.

– Без кечкенәдән әнинең кунакчыллыгын күреп үстек. Һәрчак без­нең өстәл тулы ризык булыр. Килгән берсе – иң кадерле кунак булып түрдә утырыр. Ул аларга күчтәнәч биреп җибәрергә дә онытмас. Наил шулай ди. Әти-әни белән горурлану үзе бер зур бәхет бит инде ул! Шактый вакыт ашханәдә пешекче булып эшләдем. Авыр чаклар җитте. Бу – 1997 нче еллар иде. Уйладым-уйладым да үз эшемне башлап җибәрергә булдым. Хәзер мин ашханәләр челтәрен җитәклим. Казан шәһәре уртасында «Әнием ашлары» дип аталган ресторан ачарга җыенам. 
 
Сагыну
– Иң авырымы? – дип кабатлый Резидә. – Иң авыры – әнинең үлүе... Ул минем өчен зур югалту, олы фаҗига. Фәрештәдәй ап-ак күлмәктән, ап-ак яулыктан гына йөри торган әнием өч көн эчендә гүр иясе булды. Бик авыр чакларымда төшемә дә кергәли. Аның яратып әйтә торган бер сүзе бар иде: «Сабыр бул, йөрәк маем», – дия иде ул. Төшемдә дә шулай дип тынычландыра. Инде елы да узып китте. Ә ул гел күз алдымда. Мин аны бик сагынам. Руль артына утырсам да елыйм, эштә әни пешерергә ярата торган берәр ризык әзерләргә керешсәм дә искә төшереп елыйм. Мин «Татарстан–Яңа гасыр» каналының  «Хәерле иртә» программасында «Тәмле булсын»ны  алып барам. Бервакыт тапшыру барышында «Ашларыгыз тәмле булсын, әнилә­регезнең кадерен белегез!» диюемә, күзләремнән шыбырдап яшь ага башлады. Без үскән чакларда әни чәй эчәргә тәмле итеп ипи кыздыра торган иде. Мин дә бер тапшыруымда гөмбә белән ипи кыздырып күрсәттем.

Буа районының Вольный Стан авылында яшәп, бу якты дөньядан сиксәнгә җитеп китеп барган Сәга­дәтбану апаның Резидәсе – җиде баланың алтынчысы – арада якыны, әнисе өчен җанын да бирергә әзер торганы булгандыр, мөгаен. Әнисе исән чагында атна саен авылга чабулар, аның белән көн саен телефоннан хәбәр алышып торулар... Әнисенә шылтыратыр иде дә: «Суыткычыңда шул әйберең бар, бу әйберең бар, ал әле шуларны, тәмле итеп ризык пешерик әле», – дияр иде. Атна саен түгел, көн саен чабар иде ул хәзер әнисе янына, тик ул юк шул инде.

Резидә ханым бүлмәләрнең берсен­нән кызыл бизәкле ак бәрхет күлмәк алып чыга. «Әнинеке, – ди ул кадерле истәлекне күкрәгенә кысып, – киеп салган килеш тора, юарга да кыймыйм, әни исе – тәмле ис килә. Бик сагынганда, күлмәген кочып елап та утырам. Ходай кайгы-хәсрәтнең күтәрә алмастаен бирмәм, дигән. Түзә алмадым шул, еладым да еладым. Кайгы артыннан тагын бер зур борчу килүе шуңадыр дип уйлыйм. Шул вакытларда бер дин әһеле белән сөйләштем: «Кайгыга түзә алмадым, шуңа күрә Ходай мине тагын сыныйсы итте», – дидем. Ә ул: «Хәсрәтеңнең монысы – уза торганы, бер дә борчылма, үлем-китем булмасын», – диде. Һәм, чыннан да, Аллаһының рәхмәте – ул кичерешләр тормышымда булмаган да шикелле хәзер. Авыр чакта янымда ирем, улларым булды, алар юатып торды. Гаиләнең нинди зур терәк икәнлеген шунда аңладым. Нигә кайгырам соң әле мин. Берәү­нең дә хәсрәт сандыгы буш түгел әнә: кайда су баса, кайда самолет шартлый. Ә кемнәрдер һич көтмә­гәндә су төбенә китә. Үземне шулай дип тынычландырдым. Бизнес – ул шома гына бармый. Шөкер, хәтта бәла-каза килгәч тә һич­кемгә начарлык телә­мәдем. «Раббым, үзең беләсең», – дидем. Тормыш бит ул. Кылган гамәллә­рең өчен һәркай-сыбызга кайчан да бер җавап бирәсе... «Үгез дә көнендә китереп сөзми», – әйтә иде әнием.
 
«Яхшы кеше син!»
Аның кайнанасы Зәкиябану апага хәзер 87 яшь. Резидә эшенең күпле­генә карамый: кызлары-уллары хөрмәтендә торса да, әбине еш кына үзенә кунакка алып килә. Кадер-хөрмәт күрсәтә. Өйдә ялгызы калган Зәкия­бану апага әледән-әле шылтыратып, хәлен белешеп тора. Үзен бала карагандай тәрбияләгән килененә әби: «Яхшы кеше син!» – дип кабатлый. «Мин аны ашатам, юындырам, киендерәм, күлмәк-яулыкларын юам, бик арып кайтканда гына Фаяз булыша», – ди мәшәкатьләрнең мондый төрен дә авырсынмыйча күтәргән ханым.
 
Әниемнең ашлары
Ашханәләр челтәребелән җитәкчелек иткән бизнес-лединың планнары зурдан. Ул ирешкәннәр белән генә тукталып калырга җыенмый. Универсиада уңаеннан үзәктә татар халык ашлары рестораны ачып җибәрергә хыяллана. Инде исемен дә уйлап тапкан.
– «Әниемнең ашлары» дип аталачак ул, – ди эшмәкәр. – Без халыкны умач, чумар, токмач ашлары белән сыйлаячакбыз. 300 битле китап чыгару белән мәш­гуль. Китапның исеме дә – «Әниемнең ашлары». Ул ун мең тираж белән басылып чыгачак. «Уемда гел шул, ничек кенә кеше күзенә күрсә­терлек итеп чыгарасы шуны», – ди ул.
 
«Иңемә ак шәл салдың»
Нинди генә эшкә керешсә дә, булдыра торган ханым ул. Һәр иртәне Ходайдан ярдәм сорап башлаган бизнес-лединың көне бер сулышта, үзе көйләгән дулкында уза. Максатына ирешер юллары да ачылып кына тора. Ә уңыш ачкычы әллә кайда еракта түгел, кул сузымында гына: мохтаҗ­лар яныннан битараф узмау, кешегә игелек кылудыр ул.
Резидә турында авылдашлары, укытучылары яратып та, сокланып та: «Кыям абзыйның кече кызы», – дип сөйли. Ә Кыям абзыйның кече кызы нишләгән?! Машинасына бүләкләр төяп кайткан да авылда зур кичә-бәйрәм оештырган. Бу кичәгә яңа туган бәбиле әниләрдән башлап гомерен колхоз эшендә үткәргән апалар, абзыйларга кадәр килгән. Аеруча лаеклыларына Резидә бүләкләр өләшкән. Шунда бер апабыз халык алдына чыга да: «Пенсиягә чыгып, колхоздан бер сабын да күрмәдем. Син минем иңемә ак шәл салдың», – ди. Ә үзенең күзләрендә яшь бөртекләре... Бәйрәмнең иң кызган чагында гына авылдашлары: «Резидә, җырла әле», – диләр. Ул җырлый башласамы... җырчыларың бер якта торсын. «Ялындырып тормадым, сәхнәгә чыктым да «Без биш бала үстек әнкәй белән...» дип җырлап җибәрдем, – дип искә ала ул. – Шуннан сүз сорадым. Авылыбыз, әниләребез исән булсын. Тәрәзә капкачлары ябылмасын, ишекләргә йозак салынмасын, дидем. Ул чагында әни исән иде әле. Бик тиздән үзебезнең тәрәзә капкачлары ябылыр дип, уема да китереп карамадым».

Авыл халкы аңа рәхмәт укый. Туган ягына кайткан саен ул җиләк-җимешен, тәм-томын кыстырып, Буадагы Картлар йортына керә. Шулай булгач, кемнән үрнәк ала инде аның уллары?! Әлбәттә инде, әниләреннән!.. Республиканың мәртәбәле бәйгесендә «Алтын нечкәбил», район һәм шәһәр күләмендәге бәйгеләрдә «Ел хатын-кызы» булган күренекле, булдыклы эшмәкәр әниләреннән! 


Мәдинә АВЗАЛОВА
Сөембикә
№ --- | 18.02.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»