поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2016 Җәмгыять

Ркаил Зәйдулла: 23 февраль - Солых көне...

Эшләгән җирегездә хатын-кызлар үзара җыелышып, ир-егетләрдән качып-посып нидер сөйләшә башласа, шикләнмәгез – тиздән 23 февраль җитә. Тукай әйтмешли, мәсьәлә зур, сыйдыралмый тар шигырьләр үлчәве. Ягъни котлау шигырен такмаклап кына котыла алмыйсың, акча җыешырга кирәк, табын әзерләргә, ир-ат коллегаларны җенси бәйрәмнәре белән лаеклы рәвештә котларга!

Юк, мин ялгыш әйтмәдем, 23 февраль, асылда Ватанны саклаучылар көне булудан бигрәк, бездә нәкъ менә ир-атлар көне буларак кабул ителә. Аннан соң инде озакламый җай гына Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март та килеп җитә.

Минемчә, 23 февральне, 8 Мартка охшатып, рәсми рәвештә дә Халыкара ир-атлар көне дип атарга буладыр.

Мунчада шундыйрак фикер әйткәч, мине чүт кенә тотып кыйнамадылар. Ватанны саклаучы гына чын ир-ат була, дип күкрәк сукты берәү. Күкрәгендә чиркәү рәсеме, Сталин сурәте, “не забуду мать родную”,  бөтен аркасы, янбашлары татуировка белән тулган. Һич тә Ватанны саклаучыга охшамаган иде. Моның үзеннән Ватанны сакларга кирәк! Хәер, телевизордан да күренә – иң шаулатып бәйрәм итүчеләрнең Ватанны саклауга бернинди катнашы юк түгелме? Дөресен әйткәндә, Ватанга да катнашлары юк. Ватан үзе дә соңгы вакытта шактый сәер төшенчәгә әверелде.

Элегрәк, без үскәндә, әлеге бәйрәм, ялгышмасам, Совет армиясе һәм хәрби диңгез флоты көне дип атала иде. 1918 елның 23 февралендә, имеш, Кызыл армия отрядлары Псков һәм Нарва янында һөҗүм итүче Германия гаскәрен беренче тапкыр туздырып ташлаган, шуңа да әлеге күрекле көнне бәйрәм дип игълан иткәннәр. Гомумән, Россия тарихы ялган мифлардан гыйбарәт, ә совет чорында ул ялган иң югары ноктасына үрләде. Баксаң, ул көнне кызыл гаскәрләр бернинди җиңүгә дә ирешмәгән, киресенчә, бернинди каршылык күрсәтә алмыйча, табан ялтыратканнар икән. Мәгълүм  булганча, большевиклар патша Россиясенең армиясен тарката, хакимиятне алгач, үз гаскәрләрен төзи башлый. Аңа, гадәттә, ачлыктан, ялангачлыктан интеккән кешеләр килеп теркәлә. В.Короленко язганча, ул кешегә комиссарлар, гадәттә, мондый сорау биргән: “Син без кызылларның мәсләген беләсеңме?” Кызылармеец булырга килгән гидай: ”Беләм, әлбәттә, – дигән, – тәүлегенә 15 сум”. Шунысын да әйтергә кирәк: Германиянең иң көчле дивизияләре Көнбатыш фронтта Антанта илләренә каршы тупланган була, ә көнчыгыш фронтка әле сугыш күрмәгән солдатларны китергәннәр. Тик Кызыл армия аларга да каршы тора алмый, германнарның аерым отрядлары һөҗүмгә күчкәч, алны-артны белми кача, иң алдан большевиклар үзләре, таланган малны вагоннарга, автомобильләргә төяп, тылга ычкына. 19 февральдә Ленин хөкүмәте германнарга кичекмәстән солых урнаштыру тәкъдимен хәбәр итә. Инде алар немецларның һәр шартына риза булырга сүз бирә.

23 февральдә Псковка таба килгән ике йөз кешелек немец отряды төнлә шәһәрне ала. Анда кызыл гаскәрләр булмый. Шул ук көнне Германия хөкүмәте ике тәүлек эчендә җавап бирү шарты белән Россиягә үзенең ультиматумын юллый. Ул вакытта Литва, Латвия, Эстония, Финляндия, Көнбатыш Украина һәм Белоруссиянең бәйсезлек алуы большевиклар, хосусан, Ленин ихтыярына түгел, ә менә шул ультиматумга бәйле. Россия элек үзе басып алган Анадолу җирләрен дә кире Төркиягә кайтарырга мәҗбүр була. Ультиматумның барлык шартларын да монда санап торуның кирәге юк, тик солых урнашмаса, хакимиятнең кулдан ычкынасын Ленин аңлый һәм 24 февральдә иртәнге сәгать өчтә ВЦИК, күпчелек тавыш белән, солых урнаштырырга кирәк, дигән карарга килә. Тарихтан беләсездер, Ленин аны “похабный мир” дип атаган.

Шулай булгач, 23 февральне без Ультиматум көне яисә, иң яхшысы,  Солых көне дип тә атый алабыз! Хакыйкатькә дә туры килә, бүген бик актуаль дә түгелме соң – Солых көне!

Һи, наив та инде мин, бөтен тирә-яктан дошман янаганда, мөселман террорчылары эчтән илне таркатырга омтылганда, нинди Солых турында сүз кузгатырга мөмкин? Без бүген уяу булырга, җан-фәрман хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнергә тиеш!

Һи, мин белмимме инде ул тәрбияне?! Төрле “Аҗаган” хәрби уеннарында катнашу, агач автоматлардан тырр-тырр атып “дошман калкулыкларын” яулау безнең балачакның аерылгысыз өлеше ләбаса!

Үскәч, соңгы тамчы канга кадәр Ватанны сакларга тиешле солдатлар итеп күрә идек үзебезне. Ул вакытта да безгә каршы дошман белән дөнья мыжлап тора иде. Хәер, тарихтан беләбез бит инде, Мәскәүгә һәрвакыт дошман янап торган, ул алардан саклана-саклана көнбатышта – Балтыйк диңгезенә, көнчыгышта Тын океанга кадәр барып чыккан. Көньяк юнәлештә Әфганстанга чикләнгән контингент кертеп, саклана-саклана, совет солдатына Һинд океанында итек юу мөмкинлеге дә туган иде дә... Тик нишлисең? Булмады...

Шулай, җитмешенче елларда без, хыялый бала-чага, гел сугыш геройлары белән саташтык. Авыл клубына кинофильм килсә, малайлар арасында беренче сорау: “Сугыш турындамы?”

Заманга бераз үпкә дә бар: нигә ул Һитлер дигән сасы көзән соңрак туып, хәзер сугыш башламады икән? Безнең кулга эләгәсе иде бит! Ләкин өмет тә юк түгел: Америкада сугыш чукмарлары күпләп яши, имеш. Шулар бәреп керә-нитә калса... Һи-и, без аларны! Тырр-тырр...

Төштә дә атакага күтәреләбез: “Ватан өчен!” 

Батырлык төрле була. “Безумству храбрых поем мы славу,” – дип язган Горький.  Ә акыллы батырлык бармы? Үрнәкме ул безгә? Сугышта дошманны үз кулың белән физик яктан күпләп юк итү аерата тәэсирле, сүз дә юк. Бигрәк тә бүген, үзеңне бернинди куркыныч астына куймыйча, бер төймәгә басып, йөзләрчә, меңнәрчә кешене юк итү – батырлыкмы бу? Төймәгә басып инде Җир шарын шартлатып була, тик, кызганыч, мондый глобаль батырлыкны бәяләүче генә булмаячак.

Ләкин дистәләрчә, ә кайчакта меңнәрчә һәм хәтта миллионнарча гомерне коткарып калу батырлыгы да бар бит әле. Юкса күп очракта андый батырлык бөтенләй билгесез кала. Әгәр Р. Зорге японнар тарафыннан фаш ителмәсә, аны кем генә бүген белер иде? Америкада совет резиденты булган, әмма бер тапкыр да фаш ителмәгән Исхак Әхмәровны кем хәтерли?

М. Җәлилгә Герой исеме бирү шулай ук могҗизага тиң. Ул бит сугышта бер генә дошманны да үтермәгән! Уйлап баксаң, аның төп батырлыгы – шигырь белән, сүз белән милләттәшләрнең рухын күтәрү, киләчәк көнгә өмет уяту. Тик гильотинада башларын кисмәсәләр, Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең батырлыгы җиһанга яңгырар идеме соң?

Тугызынчы майда алдыбызга тезелеп баскан ветераннарның без түштәге орден-медальләрен барлый идек. Кемдә күбрәк?

Бернинди бүләксез чын батырлар булуы турында без соңрак белербез.

Тик кеше ялтыравыкка кызыгучан. Аның ышандыру көче зур.  Һәр ялтыраган алтын түгел, дисәләр дә, йә, кем аны тикшереп йөри...

Маршал Жуковның барлык орден-медальләрен тагып төшкән фотосын күргәнегез бардыр. Совет чоры хәрбиләре арасында ул иң күп бүләкләргә ия булган шәхес. Һәрбер йолдызда, һәрбер тәредә (чит ил бүләкләре) һәлак булган йөзләрчә мең билгесез солдатның каны җемелди гүя. Французлардан иң күп орден-медальгә генерал Марсель Бигеар лаек була. Алманнардан ас очучы Һанс Рудель, американнардан лейтенант Оди Мэрфи...

Ә инглизләрдән иң күп хәрби бүләкне Беренче дөнья сугышында капрал Уильям Кольтман ала. Ул хәтта Бөекбританиянең иң югары ордены – Виктория Тәресе белән дә бүләкләнә. Гадәттә, аны искиткеч батырлык кылганнарга үлгәннән соң бирәләр. Бүген бары тик җиде кеше генә әлеге бүләккә ия икән.

Иң гыйбрәтлесе – Кольтман үз гомерендә беркемне дә үтермәгән! Сугышка үз теләге белән барса да, баптист булганга ул кулына корал алудан катгый баш тарта. Һи, бездә  аны хәрби трибунал хөкеме белән шунда ук атып егарлар иде. Инглизләр исә егетне санитар итеп билгели. Сугыш дәвамында ул яу кырыннан ут яңгыры астында йөзләрчә яралыны алып чыга. Һәм, Ходаның хикмәте, бер тапкыр да яраланмый.

Җитәр, дидем дә каләмне куеп телевизорны кабыздым. Ату тавышлары яңгырады. Дикторның тантаналы көр тавышы колакны яра. Ракеталар оча, бомбалар ява, танклар алга ыргыла. Безнекеләр җиңә!

Чыгышы тарихи дөреслеккә туры килмәсә дә, 23 февральне Ватан саклау эшенә юкка гына бәйләмәгәннәр. Һәрвакыт әзер булырга чакыра ул.  Шуңа да тәкъдим итәм, инде тәмам вакыт җитте: Халыкара дип бу көннең  статусын күтәрергә кирәк! Хәрби-патриотик тәрбиягә нәни генә бер өлешем итеп кабул итегез бу тәкъдимне...


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Интертат.ру
№ --- | 24.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»