поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.02.2016 Шоу-бизнес

Азат Абитов: Миңа әрсезлек җитми

Яшь җырчы Азат Абитов күпләрнең күңелен "Үткән көннәрне сагынмыйм", "Җәйнең кичләре", "Сиңа тагын мин бер киләм әле" җырлары белән яулап алды. Чибәрлеге, тыйнаклыгы, серле булуы да үзенә килешеп кенә тора. Хәзерге вакытта Азат Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды белән хезмәттәшлек итә.

- Азат, чыгышың белән кайсы яклардан син? Гаиләгездә синең кебек моңлы җырлаучылар бармы?

- Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан үзем. Гаиләдә өч бала без: өйләнгән абыем һәм 10 яшьлек сеңлем бар, мин - уртанчы бала. Әтием - Мәдәният йортында тавыш операторы, әнием музыка укытучысы булып эшли. Икесе дә җыр-моң дөньясында кайныйлар. Төп эшләреннән тыш, мәҗлесләр үткәрү белән шөгыльләнәләр.

- Туган ягыңа еш кайтасыңмы?

- Еш кайтып булмый. Соңгы вакытта Гөлсирин Абдуллина белән гастрольләрдә йөрибез. 28 февральдә Мәскәүгә "Болгар радиосы" милли музыка премиясенең тантанасына җыенам. Шулай ук Мәскәүдә 26 мартта узачак Хәйдәр Бигичевка багышланган кичәдә катнашачакмын. 26 февральдә әтинең туган көне була, кайтып булмас инде, кызганыч.

- Казанга килүеңә ничә ел булды?


- Алтынчы ел китте. Хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында беренче курста Татарстанның халык артисты Венера Ганиевада белем алам. Әз генә буш вакытым булса, дәресләрдән тыш та Венера Ахатовнага вокал белән шөгыльләнергә барам. Ул миңа икенче әнием кебек, искиткеч кеше.

- Азат, очрашып, яратып йөргән кешең бармы?

- Әйдә анысы сер булып калсын әле...

- Синдә булмаган нинди сыйфатны үзеңдә булдырыр идең?

- Үзем тыйнак булгач, миңа бераз әрсезлек җитми. Менә шул сыйфатны үземдә булдырыр идем. Сәхнәдә дә бик кирәк икән ул.

- Ачуыңны чыгарсалар, үзеңне ничек тотасың?

- Мин бик сабыр, түзем кеше, шуңа күрә дәшмәскә тырышам. Ә инде бик якын кешем булса, җайлап аңлатам.

- Азат, хәзерге вакытта нинди җыр өстендә эшлисең?

- Күптән түгел продюсерым, Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән композитор Фирзәр Мортазинның берничә җырын алдык. Фирзәр абыйның үзе белән күрешеп сөйләштек. Хәзер шул җырларны яздыру өстендә эшлибез. Аллага шөкер, идеяләр дә, җырлар да күп.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»