поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.02.2016 Юмор

Ике рәхәт бергә килә

Халыкта «Ике рәхәт бергә килми» дигән әйтем бар. Дөрестер инде ул. Әмма ике рәхәт бергә килгән очракны чагылдыру мисалы кирәк икән, ул мисал – кунак. Кунакка барырлык кешең булу да, кунакка килерлек кешең булу да – икесе дә рәхәт. Әлбәттә, кунакка алу бераз мәшә­катьлерәк рәхәтлек. Ләкин рәхәт.

Кунагың белән бергә үзең дә, көндәлек ыбыр-чыбырны онытып, бәйрәм итеп каласың, күңел ачасың. Кайчагында, әйтик, Казанда яшәп тә, мәңге аяк басмаган урыннарга да барып килергә туры килә: берәр музейга, мәсәлән, аквапаркка, театрга... Аның күңелен күрер өчен дип барасың һәм... үз күңелеңне күреп кайтасың. Аңа кадерле булган кыйммәтләрне син дә бәяләргә өйрәнәсең, аның карашлары сиңа да йога. Күпмедер дәрәҗәдә баеп, яңарып каласың. Үзең яшәгән дөньяга көндәлек тормыш бертөрлелегеннән читкәрәк чыгып күз ташлыйсың. Рәхәт.

Һәм мәшәкатьле. Чөнки син күнегелгән нәрсәләрдән беркадәр читләшергә мәҗбүрсең. Үзеңнән беркадәр әйбәтрәк булыр­га, юк нәрсәне табарга, булганын матур итеп бирә белергә. Тынгысызрак булырга тиешсең. Иртәрәк торырга, күбрәк йөгерергә, соңрак ятарга. Кунагыңнан күбрәк ашасаң да – шартламаска, аннан күбрәк эчсәң дә – исермәскә. Чөнки син бер үк вакытта аның тиң дусты да, таянычы да, яклаучысы да, хезмәтчесе дә. Һәм аңа кадер-хөрмәт күрсәтә алу үзеңә дә зур ләззәт: ул канәгать калса – син шат, ул шат булса – син бәхетле.

Икенче төрле әйтсәк, син үз ихтыяҗларың, үз амбицияләрең турында онытып, кунагыңның ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйсың. Аның теләкләрен үтәргә тырышасың. Синдәге эгоизм юкка чыга... һәрхәлдә, син гади кулланучыдан җитештерүчегә әйләнәсең. Ә моның үз ләззәте.
Кунак булуның исә бер мәшәкате дә юк. Монда син бөтен дөньяңны онытып, бәйрәм кәефенә бирелә аласың, чөнки яныңда синең хакта хәстәрлек күрүче, ни теләсәң, шуңа әзер хужа бар. Ым гына как, ишарә генә яса – ул барысын да китереп бирәчәк.

Бермәлне Себер шәһәрләрендә концертлар белән йөрибез. Кунакка алып киттеләр. Ну, килеп урнаштык инде бер көтү артист кемнеңдер танышына. Хуҗалар үзләре берничә гаилә. Кем бу йортта яши, кем әзерләшергә килгән – әлегә белмибез.

– Сез юл кешеләре. Бераз ял итеп торыгыз, теләсәгез, душ юынып чыгыгыз, – диләр.
Мин душка әзерләнә башладым. Иптәш­ләрнең кайсы кайда үзенә шөгыль тапты. Сумка актарганны күреп, хуҗабикәләрнең берсе зур сөлге китереп тоттырды:
– Менә тастымал. Калган бөтен нәрсә дә бар анда, шампунь да, гель да...
Рәхәт инде кунакта. Юыну бүлмәсендә чынлап та бар да бар иде. Сөлгене чөйгә элеп, чишеним генә дигәндә, телефон шалтырады. Чыгып, бишмәт кесәсен актарырга туры килде. Өйдән шалтыраталар икән. Кеше алдында «сагындым» димәс өчен, мин әкрен генә подъездга чыгып киттем. Сөйләшә-сөйләшә, баскычлар буйлап атладым... Тәмәке кабыздым...

Озак кына сөйләшенде. Фатирга кабат кергәндә, безнең егетләрнең тавыш-тыны ишетелмәде. Кухняда нидер әзерләгән хуҗабикә ханым яныннан дәшми узарга кыенсынганга гына:

– Ваннагызда юынып чыгыйм әле, – дидем. – Кеше юктыр бит анда?
– Юк, беркем дә юк. Юыныгыз.
Ну, рәхәт инде ерак юл йөргәндә кунак итәрлек кешеләрең булгач. Рәхәтләнеп бер юынып чыгу үзе генә ни тора.
Ваннадан чыккач, хуҗаларга рәхмәтләр яудыра-яудыра, залга чыгып, телевизор кабыздым. Юньле нәрсә күрсәтмиләр. Егетләр дә каядыр юкка чыккан. Югыйсә, җыенган җирләре дә юк иде бугай. Мин кабат хуҗабикә янына килдем:

– Егетләр кайда булды соң?
– Нинди егетләр?
Мин бераз аптырап калдым, шулай да:
– Артистлар, – дип җавапладым.

– Ә-ә-ә... Алар бит Наилләрдә. Бер катка югарырак. Нәкъ безнең өстә яшиләр, – дип өйрәтте ханым.
Мин, әлбәттә, рәхмәт әйтә-әйтә, чыгып таю ягын карадым...
Кунак булу рәхәт инде шулай. Кызык та.


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 23.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»