поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.02.2016 Ир белән хатын

16 яшькә кадәр ярамый!

Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү – бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. Ә менә Татарстанда бәхетле гаилә коруның үз җаен тапканнар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ите­лә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә, Кабар­да-Балкарда үсмерләр 16 яшь тулганчы ук ЗАГСка бара ала. Җитди сәбәпләр булганда, әлбәттә. Гаилә кодексы нигезендә балигъ булмаганнар белән гаилә кору шартларын җирле хакимият билгеләргә тиеш. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Башкортстанда да иртә өйләнүне рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Закон проектын беренче укылышта кабул да иттеләр хәтта. Тик көймә комга терәлгән. Икенче укылышта, закон проектын кабул итүне кичектереп торырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Яңалык халык арасында зур шау-шу куптарган. Шуңа күрә җәмәгатьчелек, белгечләр һәм галимнәр белән кабат очрашып сөйләшергә сүз куешканнар.
 
Пенсионерлар партиясе вә­килләре дә балигъ булмаганнарны азындырмаска киңәш иткән. 14 яшьлекләр арасында нинди җит­ди мөнәсәбәтләр булырга мөмкин, дип гаҗәпләнә алар. Партия рәисе Евгений Артюх сүзләренә караганда, иртә өйләнү әхлак кануннарына каршы килә. Ә менә әти-әнисе ташлап киткән ятим балалар һәм аерылышучылар саны артачак кына. “Гаилә ул – мәхәббәт хисләре генә түгел, ир һәм хатын белем алырга, эшкә урнашырга да тиеш, – дигән 51 яшьлек сәясәтче. – Әти-әнинең бала тәрбиялисе бар бит”.

Әлеге фикер белән килешмәү­челәр дә җитәрлек. “Үсмерләрнең киләчәге турында борчылучылар белән килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәсәлән, дингә, аерым халыкларга бәйле үзенчә­лекләрне онытырга ярамый. Чегәннәрдә 12-13 яштә өйләнешү – гадәти күренеш. Мөселманнарда да иртә гаилә кору элек-электән чит-ят нәрсә түгел”, – дигән Төмән өлкәсе думасы депутаты Виктор Буртный. Сүз уңаеннан, бу төбәктә аерым очракларда иртә өйләнешү рөхсәт ителә. Гаилә корырга те­ләүчеләр опека органыннан рөх­сәт алырга тиеш икән. Кай­бе­рәү­ләр исә әлеге мәсьәләне хәл итүне дини оешмаларга тапшырырга кушкан. Кемгә ярый, кемгә юк икәнен руханилар хәл итсен, янәсе.

Ә менә Татарстанда бәхетсез гаиләләргә каршы көрәшнең үз ысулын тапканнар. Республикада кияүләр һәм кәләшләр өчен махсус мәктәп эшли башлады. Дөрес, яшь парларга белем бирү мәй­данчыгы башкалада 2014 елда ук оешкан иде. Гаилә корырга теләү­челәргә психолог ярдәмен тәкъ­дим итәләр. Шушы вакыт эчендә 13 меңнән артык пар әлеге бушлай хезмәттән файдаланган. Хәзер исә белгечләр саны күбрәк. “Бә­хет­ле гаилә мәк­тәбе”ндә яшьләр психологлардан тыш, юристлар һәм торак мәсьә­ләсе белән шө­гыльләнүчеләргә дә мөрәҗәгать итә ала. Очрашулар һәр атнаның сишәмбесендә “Казан” гаилә үзә­гендә, ә чәршәмбе көнне баш­ка­ланың Идел буе районы ЗАГСын­да уза.

Беренче дәрестә күбрәк бә­хетле гаилә төшенчәсе турында сөйләшкәннәр. Берәүләр өчен ул бер-береңне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәү булса, икенчеләр өчен, гомумән, тәмле кичке аш кына икән. Бала турында искә алучылар да бар. Белгечләр бүгенге яшь­ләр­гә ЗАГСка барырга ашыкмаска, башта бергә яшәп карарга (!) ки­ңәш итә. Өйләнешүнең беренче елында бала тапмыйча торуың да хәерлерәк икән. Булачак кияү һәм кәләшләрне барыннан да бигрәк торак мәсьәләсе кызыксындырган. Очрашуга килгән 25 парның нибары берсе үз фатиры булуын әйткән.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр Татарстанда 30 мең 572 пар теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, күрсәткеч 6 процентка кимегән. Ел дә­ва­мында 13 мең 450 гаилә таркалган. Аерылышучылар саны 11 процентка кимегән. Бергә яшәү фи­кереннән кире кайтучыларның күбесе – яшь гаиләләр.

Алисә ЗАКАМСКАЯ, психолог:
 
– Өйләнү яшенең чиген бил­геләү белән килешмим. Гаиләдә төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Иртә гаилә коручылар арасында да бәхетле парлар җитәрлек. Һәр очракны аерым тикшерергә кирәк. Ә гаилә мәктәпләре бик кирәк. Яшьләргә аң-белем җитми. Мәсәлән, никах килешүе Европада күптән гадәти күренеш булып санала. Бездә исә аның ни өчен кирәк икәнен дә аңламыйлар.


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»