поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.02.2016 Җәмгыять

Ир-атларның көче нидә? (СОРАШТЫРУ)

Гаиләдә кем баш та, кем муен? Бу сорау бик еш бирелә һәм һәр кешенең моңа үз җавабы. Әлбәттә инде ир-ат - баш, дияр берәүләр (һичшиксез, күпчелек ир затлары шундый фикер белдерер). Икенчеләр (монысы инде күбрәк хатын-кызларныкы) ир – баш, хатын-кыз – муен, хатын кая кушса, ир шунда борыла дип саный.

Тормыш дилбегәсенең ир-ат кулларыннан гүзәл затларга күчә бара дип лаф оручылар да бар. Әмма ни генә дисәң дә,  гаиләне тәэмин итүне, җаваплылыкны, кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә ала белгән, таяныч, гаделлек чыганагы булган чын ир-атлар күпчелекне тәшкил итә, дип уйлыйсы килә.

Элек-электән мал табу, гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту ир вазыйфасы дип саналган. Хатын-кыз исә хуҗабикә, гаиләгә җылылык, нур өстәүче, балаларга назлы әни буларак кабул ителгән.  Бүген хатын-кыз һәм ир-ат вазыйфасы дигән төшенчәләр юыла бара. Хатын кызның тормыш йөген үз җилкәсенә аударуы, ирләрнең исә өйдәге вазыйфаларны башкаручыга әйләнүе дөрес хәл түгел, билгеле. Әмма  барлык эшне дә бергә, бер-береңә ярдәмләшеп эшләүнең бер начар ягы да юк.

Бала тәрбияләү, әйтик, күпчелек, әни вазыйфасы булып санала. Әмма соңгы вакытта бу эштә әти дә үз сүзен әйтергә тиеш, үз өлешен кертергә тиеш дигән фикер өстенлек ала.  Балага ике кул нигә кирәк?  Бер яктан әнинең кулын, икенче яктан әтинекен тотып җитәкләшеп барыр өчен бит. Бала өчен төн йокыларын йокламыйча, үзе ашамаганны да ашатучы әнисе генә түгел, ә әтисенең дә янәшә булуы, аның белән һәрчак бергә атлавы да мөһим.

Әтигә татар халкында зур роль бирелә. Ул сабыр булуы, һәр сүзен уйлап сөйләве, кылган гамәлләренә җаваплы булуы белән аерылып торган. Әни кеше нәфис, назлы, кайгыртучан булса, ир кеше үзеннән күпне таләп итүе, авырлыкларны үз өстенә алуы белән аерылып торган. Ир кешенең хезмәте – җилкә, беләк, гайрәт көче. Ана кеше хисле булса, ата кеше салкын акыл белән эш иткән. Әти кешенең үрнәк сыйфатлары, бигрәк тә ир бала өчен мөһим. «Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот», «Яман атадан яман ул». Атага хөрмәт күрсәтелергә тиешлеге һәрчак искәртелеп торган: «Ата-өчен улы җан бирсә, улга – дан», «Мөгезен кем хур иткәнне болан онытмас, атасын кем хур иткәнне олан онытмас».

Узган ел ахырында Мамадышта “Әтиләр клубы” да эшли башлады. Бу башлангыч республика гына түгел, Россия күләмендә дә яңгыраш тапты. Әтисез калган малайларны эшкә өйрәтүгә алынган Мамадыш шәһәренең коррекция мәктәбе укытучысы Айрат Шакировны хәзер барлык әтиләргә үрнәк итеп куялар. Үзе дә кайчандыр әтисез калган малай “әни тәрбиясе белән әтинеке аерыла шул”, дип әниләре берүзе генә үстерүче малайларны “үз канаты” астына ала.  Әлеге клубны  да ул ир-егетләр көчле холыклы, батыр, кыю булып үссеннәр өчен оештырган.



Айрат Шакиров заманында хәрби хезмәттә булган, хокук саклау органнарында озак еллар балигъ булмаган балалар белән эшләгән, хәзер инде мәктәптә технология укыта. “Әтиләр клубы” оешканга берничә генә ай үтсә дә, Айрат Шакиров кул астындагы  малайлар күп кенә эшкә өйрәнергә өлгергән. Үз-үзләрен тотышлары да үзгәргән.

Башка ир-атларыбыз гаиләдә, бала тәрбияләүдә ир-ат нинди урын тотарга тиеш дип уйлый икән соң?

Марат Сафин, Байлар Сабасы, малаена – 3 яшь, кызына – 9 ай:


– Гаиләдә  ир-ат тәэмин итүче булырга тиеш, хатын-кыз исә – өйнең нуры. Бала тәрбияләүдә ир-ат, һичшиксез, катнашырга тиеш. Хатын-кыз гына тәрбияләү дөрес түгел. Һәрберсе үз линиясен, үз фикерләрен бала тормышына кертеп калдыра. Үзем дә балалар тәрбиясендә катнашам. Әмма вазыйфалар бүленеше булырга тиеш дип саныйм. Ир-ат үз эшен, хатын-кыз үзенекен башкарырга тиеш. Аларның бер-берсенә кирәклеге һәм мөһимлеге дә шул рәвешле чагылыш таба.

Булат Фатыйхов, Казан, 1,8 яшьлек кызы бар:

– Безнең заманда ир-атны гаилә башлыгы дип атау дөрес түгел. Хәзерге вакытта уңышлы гаилә ир-ат һәм хатын-кыз дөнья белән бергә идарә иткән очракта гына мөмкин. Балалар исә бу тандемга карап, әти-әнисеннән үрнәк ала.

Ришат Вәлиев, Казан, малаена 3 яшь:

– Гаиләдә ир-ат та, хатын-кыз да тигез. Һәркайсының үз миссиясе, үз вазыйфалары. Алар бер-берсенә ярдәм итәргә һәм бер-берсенең сүзенә колак салырга тиеш. Бала тәрбиясе белән, әлбәттә, әни кеше күбрәк шөгыльләнә. Чөнки әни кеше яшьярымга кадәр бала белән декретта утыра. Әмма ир-ат та ярдәм итәргә тиеш. Әтинең роле – акча эшләү һәм гаиләне тәэмин итү.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 22.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»