поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2016 Интернет

Тыелган интернет-сайтлар күзәтү астында!

Татарстан Республикасы прокуратурасы системалы рәвештә интернетта тыелган мәгълүматның таралуына каршы көрәштә законнарның үтәлешен тикшерә. Шуның белән бергә, тыелган контентны ачыклау һәм аннан файдалану мөмкинлеген чикләү өчен интернет-киңлеккә мониторинг ясала.

Тыелган интернет-контентны ачыклау максатыннан республика прокуратурасы башлангычы белән мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләр тарафыннан “I.C.M. Интернетында канун бозуларга каршы тору системасы”  (Illegal Content Manager) мәгълүмати-аналитик комплексы булдырылган.

Әлеге система наркотиклар, экстремизм, кешенең үз-үзенә кул салуы, балалар порнографиясе, комарлы уеннар, законсыз төстә дару сату, ялган аракы һәм документлар турында тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган интернет-ресурсларны автомат рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә.

Алынган мәгълүмат алга таба прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан анализлана, алар Роскомнадзорга тыелган интернет-контентны файдалану мөмкинлегенә чик кую өчен тикшерү материалларын җибәрү турында хәлиткеч карар кабул итә.

Республика прокуратурасының үзәк аппаратыннан тыш, система белән эшләүгә шәһәр һәм район прокуратуралары да җәлеп ителгән, бу исә мәгълүматны тагын да тулырак һәм үз вакытында эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Узган елның июленнән башлап, система ярдәмендә наркотиклар, экстремизм, кешенең үз-үзенә кул салуы, балалар порнографиясе һәм комарлы уеннар турында тыелган мәгълүмат таратуда шик тудырган 19279 интернет-сәхифә ачыкланган, аларның 5078е тыелган контентны файдалану мөмкинлеген чикләү өчен элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенә җибәрелгән.

Бүгенге көндә, прокурорларның тырышлыгы белән, тыелган контент урын алган 1939 интернет-сәхифәне файдалану мөмкинлегенә чик куелган, аларның бер өлеше Роскомнадзор тарафыннан Бердәм тыелган сайтлар реестрына кертелгән, ә башка сәхифәләрдәге мәгълүматны күзәтчелек органнары таләбе белән сайт хуҗалары алып ташлаган.

2016 елның гыйнварында ICM программа комплексының икенче модуле (“Тыелган интернет-ресурсларның ачыклыгы мониторингы”) булдырылган. Әлеге программа автомат рәвештә тәүлек әйләнәсе Роскомнадзор тарафыннан тыелган сайтлар реестрына кертелгән интернет-ресурсларның Россия кулланучылары өчен ачык булуын анализларга мөмкинлек бирә. Комплекс Россия территориясендәге 10 меңнән артык провайдерны колачлый.

Бүгенге көндә ICM программа комплексы Россия кулланучылары арасында популяр  rutracker.org доменыннан файдалану мөмкинлегенә анализ ясаган.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, Россия Федерациясенең 7 субъектында rutracker.org доменыннан файдалану мөмкинлеге 12 процент тәшкил итә. 99 провайдер әлеге сайтка керүне чикләми. Шуның белән бергә, Мәскәүдә әлеге ресурс – 18, Приморье каренда – 25, Ставрополь краенда – 20, Белгород өлкәсендә – 14, Карачай-Черкес Республикасында – 23, Бурятия Республикасы һәм Тамбов өлкәсендә 13 процент интрнет-кулланучы өчен ачык.

Хәзерге вакытта комплекс сынау режимында эшли, агымдагы елның мартыннан исә аны тулы куәтенә файдалана башлаячаклар.

Моннан тыш, якын көннәрдә күзәтчелек ведомствосы тарафыннан, белгечләрне дә җәлеп итеп, республика территориясендә эшләүче һәм тыелган интернет-ресурсларны файдалану мөмкинлегенә чик куймаган интернет-провайдерларга карата тикшерү чаралары үткәреләчәк.

Шуның нигезендә прокуратура тарафыннан тиешле чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.


---
Интертат.ру
№ --- | 20.02.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»