поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.02.2016 Җәмгыять

Мөмкин булмаганны мөмкин итүчеләр

Бармаксыз пианист 15 яшьлек Алексей Романов турында бөтен республика шаулады. «La Primavera» Казан камера оркестры белән чыгыш ясаганнан соң, егетнең популярлыгы тагын да артты. Алексей якташым булгангадыр да, уртак телне тиз таптык.

«Куллар авыртмый, канәгатьләнү хисе генә алам»
Балалар йортында тәрбияләнгән Алексей бүген Левачковлар гаиләсендә Яшел Үзәндә яши. Луиза ханым белән Володя әфәнде әтисе белән әнисен алыштырган аңа. Хәер, бер Алексейга гына түгел, Руслан белән Ильяга да йөрәк җылысын бүләк итә алганнар. Үзләренең ике улы – Артур белән Денис та әти-әнисенең бу эшләрен хуплый, биш егет үзара дус, тату яши. Гаилә еш кына табигатькә чыга, гөмбә, дару үләннәре җыя, төрле шәһәрләргә сәяхәткә йөриләр. Володя Левачков озак еллар хәрби булган, хәзер лаеклы ялда, Луиза ханым исә психолог. Гаиләнең балалар тәрбияләүдә тормыш тәҗрибәләре җитәрлек. Шуңа да алар физик мөмкинлекләре чикле егетләр – Алексей белән Русланны гаиләгә алырга курыкмаганнар. Луиза Левачкова мәктәпне Яшел Үзәндә тәмамлаган ятимнәр өчен хәйрия фонды да ачкан. Алеша белән дә ул эше буенча балалар йортына баргач танышкан. Хәзер инде алар өченче ел бергә яши. Алексей Казандагы 4 нче мәктәп-интернатта укый.



– Кечкенәдән фортепианода классик көйләр тыңларга ярата идем. Өч ел элек беренче тапкыр бернинди нота белмәгән килеш, ишеткән буенча гына, пианинода уйнап карадым, миңа ошады. Аннары дусларым белән ноталарны өйрәнә башладым, хәзер музыка белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәм, Казанның 7 нче музыка мәктәбендә укыйм, – ди Алексей.

Лешаның кул чуклары юк. Пианинода ничек шулай оста уйный алганын үзе дә аңлатып бирә алмый.

– Бары уйнап кына күрсәтә алам, Ходай биргән сәләт, күрәсең, куллар авыртмый, канәгатьләнү хисе генә алам, – ди ул.

Миңа да Алексей үзенең яраткан әсәрләрен башкарды. Ли Ру Маның «River Flows in You» әсәрен аеруча дулкынланып тыңладык.

– Әсәрне уйнаганда күз алдыма табигать күренешләре килә, тыныч, рәхәт, – ди егет.

Буш вакытларында ул да табигать күренешләрен ясарга ярата. Яшь музыкант уйнар өчен көйләрне үзе сайлый, аннары музыка укытучысы Аида Әхмәтшина белән әсәрне эшкәртә, өйрәнә. «Возьмемся за руки, друзья» республикакүләм бәйгесеннән соң, ул «La Primavera» Казан камера оркестрының баш дирижёры Рөстәм Абязов белән таныша. Егетнең уйнаганын күреп, Рөстәм Абязов үзе белән чыгыш ясарга чакыра. Тамашачы егетне аягүрә басып алкышлый.

– Башта нык дулкынландым, ялгышырмын дип курыктым, ләкин рояль артына утыруга, барысы да онытылды, музыка белән икәүдән-икәү генә калдык, – ди Леша.

Егет татарча, инглизчә дә иркен аралаша. Бер аягы сәламәт булмаса да, Алексей чаңгыда йөри, тимераякта шуа, велосипедта җилдерә. «Мөмкин булмаган эшләр мөмкин», – ди Алексей.

Рөстәм Абязов, La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры:
    – Алексейның ничек уйнаганын хәзер дә аңлый алмыйм. Сәламәт балалар аны күреп гыйбрәт, үрнәк алсыннар иде. Аларның бөтен мөмкинлекләре бар, тик кайберләре шөгыльләнергә иренәләр, ялкауланалар. Ә монда уйнарга мөмкинлеге булмаган кеше тырыша.

Булачак сәясәтче
Бу гаиләгә әле бер ел элек кенә кушылган Руслан Хәйруллин исә бөтенләй башка. Әниләре Луиза ханым да:
– Малайлар төрле. Леша хисчән, иҗади булса, Руслан фәлсәфи фикер йөртә. Спортны ярата, сәясәт бе­лән кызыксына, – ди.

Аңа бүген 17 яшь. Теннис, баскетбол уйный. Мәктәптә алар белән паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова шөгыльләнә.

– Акыл ягыннан гына түгел, физик яктан көчле булу да мөһим. Аяклар зәгыйфь икән, кулларны ныгытабыз, спорт энергия, дәрт бирә, – ди Руслан.



Русланның максаты – сәясәтче булу.

– Киләчәктә кем булыр­га хыялланасың?
– Мин халык белән идарә итәргә яратам. Кеше хокукларын яклау да бик ошый. Киләчәктә юрист белгечлеген үзләштерү теләге дә бар. Тора-бара сәясәткә керү исәбем. Тормышта гаделсезлекләр җитәрлек, еш кына дөреслекне яклап, намуслы булырга тырышып бәхәсләргә керергә туры килә, лә­кин барыбер үз сүземне әйтәм, җиңәм.

– Яраткан фәннәрең нинди?

– Җәмгыять белеме, тарих, география фәнен яратам. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Генретта Кобякова еш кына безне Казанның төрле истәлекле урыннарына алып бара, күптән түгел Болгар музей-тыюлыгында булдык. Гомумән, һәр фән үзенчә кызыклы, 4 нче интернат-мәктәптә укытучылар бик көчле, коллектив әйбәт. Монда кеше тормышны танырга өйрәнә.

– Үрнәк алырдай геройларың бармы?

– Рус әдәбияты классикасыннан Евгений Онегин, Печорин образлары якын булса, тормышта артыгын сөйләшмичә, күп эшли торган Владимир Путин, туры сүзле Владимир Жириновский ошый.

– Президент булсаң, нәрсәне үзгәртер идең?
– Укытучыларга хезмәт хакын арттырыр, юлларны төзекләндерер идем. Инвалидлар өчен шифаханәләр төзү турында да уйлыйм, хәер, бу эшне шәһәр мэрына йөкләр идем, мөгаен. Совет заманындагы кайбер нәрсәләрне кайтарырга кирәк, дип саныйм. Кешегә иртәге көнгә ышаныч кирәк, «Быстро деньги» кебек бурыч сазлыгына сөйри торган оешмаларны яптырыр, яңа мәктәпләр төзетер идем, продукт бәя­ләрен очсызландырыр идем.

– Татар әдәбиятыннан кемне яратып укыйсың?

– Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗаты ошый, Фәнис Яруллин әсәрләре битараф калдырмый.

– Татарстанда яшәү ошыймы сиңа?
– Соңгы елларда Татарстанда спортка, мәдәнияткә зур урын бирелүе сөендерә, авыл хуҗалыгы тармагының алга китүе уңай күренеш. Иң мөһиме – тыныч яшибез, инвалидлар өчен «Уңайлы мохит» программасы уңышлы эшли, нәтиҗәсен күрәбез, республикабыз ышанычлы кулларда.

– Хыялың бармы?
– Хәзер без, укучылар, «алтын читлектә» яшибез, барысы да бар, түләүләр турында уйламыйбыз, укырга да укырга гына кирәк. Югары белем алу, өйләнү, сәламәт балалар үстерү турында хыялланам. Нинди генә шартларда яшәсәң дә, башны югалтырга ярамый, төпле булып калыр­га кирәк. Леваченколар гаиләсе бик көчле, олы йөрәкле кешеләр, безне тәрбиягә алып, ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт аларга.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.


 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 19.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»