|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2016 Криминал
Казанда чүп-чар арасында ТКХ предприятиесе хезмәткәре булган хатын-кыз мәете табылганКазанда хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 17 февральдә Васильченко урамында урнашкан “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” ҖЧҖ чүп бушату станциясе территориясендә чүп-чар эшкәртү барышында эшчеләр 54 яшлек хезмәткәр хатын-кыз мәетенә тап була. Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (“Саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китергән хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу”) эш кузгатылган. Хәзерге вакытта фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән гамәлләр башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|