поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.02.2016 Медицина

Күсе, тычкан, таракан... инде Зика зәхмәте

Хатын-кызларга көмәнле вакытларында тропик илләргә бармый торулары хәерле. Зика вирусы эләктергән очракта, балалары микроцефалия авырулы булып туачак. “Татмедиа” республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина әнә шундый шомлы кисәтү ясады.

Зика вирусы йоктыруның билгеләре: тәнгә кызыл тимгелләр тарала, хәлсезлек, баш һәм буыннар сызлау, өянәк тоту, буыннар шешенү, яктылыктан күз авырту. Авыруга каршы вакцина һәм махсус дарулар әлегә юк.

Бу авырудан кеше үлми, тик авырлы (көмәнле) хатын-кызлар өчен куркыныч. Вирус карындагы яралгыга күчә, сабый микроцевалия авырулы ягъни баш сөяге һәм мие кечкенә булып туа. Бразилиядә узган ел психик яктан җитлекмәгән әнә шундый 1248 бала дөньяга килгән.

– Тропик илләрдә тәнне каплаучы кием кияргә, озынборын-черкиләргә каршы репеллентлар (химик сыекчалар) кулланырга кирәк. Aedes озынборыны көндез активлаша, шунлыктан кунакханә бүлмәсе тәрәзәләрен ачмагыз, йоклаучы кешеләр өстенә дару сиптерелгән пәрдә каплагыз. Авыру кешедән-кешегә йокмый, әмма кан аша эләгергә мөмкин, – диде Анна Алешина.

Роспотребнадзор оешмасының Татарстан буенча идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луза Борисова сөйләгәнчә, Казанда “Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы”, “Вахитов районы”, “Уңайлы торак”, “Иске шәһәр” идарәче компанияләре карамагындагы йортларда яшәүчеләр күсе, тычкан, кырмыска, озынборыннардан зарланып иң еш мөрәҗәгать итүчеләр икән. Кимерүчеләрнең, бөҗәкләрнең “дилбегәдән” ычкынып, иркенләп котырынулары турында Роспотребнадзорга түгел,ә иң башта идарәче компанияләргә һәм 063 телефоны аша “Ачык Казан” порталына хәбәр бирергә кирәк.

– Кешеләр коммуналь хезмәтләрдә “дератизация”, ягъни кимерүчеләрне һәм бөҗәкләрне агулау эшләре өчен акча түли. Шушы эшләрне тиешенчә башкармаганннары өчен идарәче компанияләргә 300 мең сумнан артык штраф салынды, – диде Луиза Борисова, – Авылларда елга-күл буйларында озынборыннарны агулау өчен быел республика бюджетыннан 51 миллион сум акча билгеләнде. Районнар башкарма комитетларына заявканы җирле үзидарәләр һәм аерым гражданнар да бирә ала. Шәхси йорт яки дача участогын агулату – монысы түләүле хезмәт.


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 18.02.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»