поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.02.2016 Җәмгыять

Бер ялгыш һәм... бер гомер

Бүгенге көндә Татарстанның СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекция диагнозы белән 18 мең 612 кеше исәптә тора. Республикада әлеге чирнең таралышы 100 мең халыкка 301,6 очрак тәшкил итә. Россиядә исә бу күрсәткеч 498,2 дәрәҗәсендә. Барлыгы ВИЧ-инфекцияле әниләрдән республикабызда 2 450 бала туган, шуларның 95енә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.

Россия күләмендә 2000 еллар уртасында ВИЧның анадан балага 20 процент очракта күчсә, узган ел ахырында исә бу күрсәткеч инде нибары 3,5 процент кына тәшкил иткән. Табиблар бөтен ресурсларны мобилизацияләгән очракта, әлеге күрсәткечне 0 дәрәҗәсенә җиткерү мөмкинлеге бар диләр.

Бу көннәрдә Казанда Европаның алдынгы галимнәре – Бөекбритания, Германия, Швейцария, Украинадан, Россия төбәкләреннән 120 һәм Татарстаннан 30 белгеч «ВИЧ-инфекцияле балаларны дәвалауда заманча аспектлар» дигән темага фикер алыша. Конференцияне үткәрү урыны итеп Татарстан сайлануы исә бу юнәлештәге тәҗрибәбезне югары бәяләү нәтиҗәсе. Белгечләр белән бергә башкалабызга ВИЧ-инфекцияле балалар да килгән иде.

 Яңалык юкмы? Берәр дару уйлап тапмаганнармы?

Ишекне ачып керүгә, иң элек алар шул сорауны бирә. Һәркайсы! Һәр килүендә! Хәер, галимнәрнең бу чирдән бер чара уйлап табуларын авырулар үзләре генә түгел, аларның әти-әниләре, туганнары, якыннары да көтә. СПИД һәм башка йогышлы авырулар белән көрәшү һәм профилактика буенча республика үзәге табиб-инфекционисты Рита Мизхәт кызы Сәлахова белән XXI гасыр чумасы – СПИД турында сөйләшәбез.

– Татарстанда ВИЧ-инфекцияне күпләр ике меңенче елларда эләк­терде. Шуңа да хәзер яңа авыручылар 30-40 яшьләр тирәсендәге кеше­ләр арасында ачыклана. Бу чирнең организмда дистә елга якын яшеренеп ята торган гадәте бар. Анализ бирмәсә, ә башта ул кемдәдер грипп кебек кенә дә узарга мөмкин, кеше берни белми яши, эшли һәм... инфекцияне башкаларга ияртә. Белгән килеш тә сакланмаучылар җитәрлек. ВИЧ-инфекция диагнозы ачыклангач, һәркем «таратмаячакмын» дип кул куя, тик сүзендә генә торып бетә алмый. Чылбыр шулай озыная: инфекция иярткән һәр яңа кеше, үзенең фаш булуыннан куркып, оялып, ияртүче хакында дәшми кала, аны җаваплылыкка тарту артыннан йөрми. Бары бер пациенткам гына үзенә СПИД йоктырган егетне судка бирде, аны утырттылар. Бик чая, кыю кыз иде ул.
Соңгы елларда ВИЧ-инфекция башлыча җенси мөнәсәбәтләр аша таралды. Быел менә Чаллыда наркоманнар арасында кинәт күбәеп китте. Башта бер үк шприц кулланып, алар бер-берсенә ияртә, аннан, белеп яки белмичә, хатыннарына...

Үзенә куелган бу диагноз турында беренче тапкыр ишеткәндә, кешенең нинди хәлдә, халәттә булуын күз алдына китерүе кыен түгел...

– Әле эшли башлаган гына елларымда Мәскәүгә укырга җибәр­деләр. Бүгенгедәй исемдә: беркөнне безне Боткин больницасына алып киттеләр, «Бер егеттә СПИД тапканнар, ул әле үзе бу хакта белми, сезгә шуны күрсәтәбез», диделәр. Палатада берүзе ята, чибәр генә япь-яшь малай иде ул – без көтү булып барып кердек тә, аңа сорау арты сорау яудырдык. Мин ул чакта гел бер нәрсә уйладым: «Бу хәбәрне аңа кем, ничек җиткерер? Аны ишеткәч, ул ниш­ләр?» «Сездә ВИЧ-инфекция» ди­гән сүзне инде үзем ничә тапкыр кабатладым икән?! Әлбәттә, тетрә­неп, каушап, куркып калалар, шок кичерәләр, елыйлар... «Мин үләм­ме? Кайчан үләм? Хәзер мин нишләргә тиеш», – диләр. Ничә еллар эшләп, бу хәбәрдән аптырап, югалып калмаган бер генә хатынны очраттым. Ул ике бала белән исерек иреннән аерылып Казанга килгән. Монда бер ир белән танышкан, бергә яши башлаганнар. Бер бүлмәле фатирда алты кеше тора – хатын, аның ике баласы, ире, иренең әнисе, әбисе. Хатын базарда сата, калганнар эшләми – барысы да аның җилкә-сендә. Ир дигәне моңарчы берничә тапкыр төрмәдә утырган, наркоман, эчә, ВИЧ-инфекцияле... Кыскасы, бер тәмугтан котылып икенчесенә барып кергән. Үзе зарланмый, «алар балаларны караша», дия иде. Өченче балага узгач, анализлар биргәндә шушы хәл ачыкланган. Әмма бу хәбәрдән, әйткәнемчә, ул башкалар кебек сыгылып төшмәде, еламады, әллә ахыргача аңламавы булды...

Әле әни булырга өлгермәгән ВИЧ-инфекцияле кызлар: «Бала таба аламмы?» – дип сорыйдыр инде.

– Шок узуга ук сорыйлар. Әйе, табалар. Йөкле чакта антиретровируслы препаратлар (АРВ) кабул итәргә, хатын-кызлар консультация­сеннән тыш, безнең үзәктә дә даими күзәтелеп торырга кирәк. Бу хатыннарга бәбиләгән вакытта да шушы ук препаратларны бирәләр, ә сабыена тууга АРВ сиробы эчерәләр. Туксан тугыз процентка якын бала сәламәт туа. Яшь ярымга кадәр алар бездә исәптә тора. Бу – булачак ана сабыеның киләчәгенә җаваплы караган очракта шулай. Тик наркоман бу хакта уйлап уты­рамыни?! Яңа гына мисал менә. Ул кыз күп балалы гаиләдә үскән. Энәдә – күп­тән. Төрмәдә утырып чыгарга да өлгергән. «Ломка» вакытында икенче каттан сикереп аягын сындыр­ган – култык таяклары белән килгән иде. «Тазардым әле, эчем үсә», – ди. Шунда ук УЗИга алып киттек. Балага инде җан кергән... «Кирәк түгел ул миңа, аборт ясагыз!» – ди. Атна узмады, килде: «Табам», – ди, ә ананы бала төшертергә беркем мәҗбүр итә алмый. Соңлап булса да, дәвалауны башладык. Мондый чакта, бала ВИЧ-инфекция белән тумаса да, башка патологияләре шактый булырга мөмкин – ананың иммун системасы түбән бит. Гадәттә, ВИЧ-инфекцияле әниләр сәламәт әниләрдән бер яклары белән генә аерыла – аларга бала имезергә ярамый: ВИЧ кешедән кешегә кан, сперма, аналык җиңсәсендәге сыек-лык һәм ана сөте аша күчә.

Ир-атка караганда, ВИЧ-инфекция хатын-кызга ике-өч тапкырга ешрак йога диләр.

– Әйе, шулай. Ләкин чир наркоманнар арасында күбрәк таралганга, СПИДлы ир-атлар да аз түгел.
Соңгы вакытта ВИЧ-инфекция­леләр арасында бер төркем хатын-кызлар барлыкка килде. Аларга илле яшь тирәсе. Кайсы иреннән аерылган, кайсы тол, кайсының ире авырый... Азып-тузып йөрү­челәр түгел, наркоманнар түгел. Климакс вакытында организмда үзгәрешләр башлана. Һәм болар­ның һәркайсы каяндыр: «Ир-ат белән җенси мөнәсәбәт­тә булсаң, барысы да узачак», дигән сүз ишеткән. Читкә бер адым һәм менә шундый диагноз. Организмның яшь вакыты түгел, җенси органнарда үзгәрешләр, ялкынсыну, ярылулар бар – инфекция эләктерү өчен күп кирәкми, бер тапкыр да җитә. «И-и җүләр булдым», – дип үкенәләр. Россиядә һәр көнне 160 кеше ВИЧ-инфекция ияртә. Татарстанда һәр көнне ВИЧ-инфекцияле әниләрдән бер бала туа.

Әле бу хәбәрне өйдәгеләргә дә җиткерергә кирәк бит...

– Партнеры булганда, ир – хатынга, хатын иргә, һичшиксез, әйтергә тиеш. Гомумән, ВИЧ-инфекциялеләр бу хакта кемгәдер сөйләсә, әйбәтрәк. Әти-әниләренә, дусларына... Өйдәгеләр, әлбәттә, әлеге хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә. Бу хатын-кызлар турында әйтәм әле. Мәсәлән, Мәдинәнең (бөтен исемнәр дә үзгәр­телде. – Г. С.) ире аны соңгы көнгә кадәр ташламады. Сабыр кеше иде. Аерылышучылар да бар. Бер гаилә менә: хатыны чит өлкәдән килгән, ире татар иде. Шунда ук аерылышмадылар, ләкин бөтен кеше дә сынауларга ахыргача түзеп тора алмый шул. Пневмония­ләрне, ниһаять, җиңгәч, безгә килгән иде ул хатын, «ирем китте», диде.

Мондый чакта хатын-кызлар ирләрен ешрак кичерәдер.

– Төрлесе бар. Бер зур гына оешманың җитәкчесе булып эшләүче ир-атның ВИЧ-инфекция йөртүе ачыкланды. Ияртү юлы гадәттәгечә – үзе кебек җитәкче ир-атлар белән саунага барган, кыз­лар чакыртканнар... Диагноз ачыклануга аның хәле кинәт начарлана башлады: иммунитеты төште, чир шунда ук кискен фазага керде – күзгә күренеп үлеп бара... Без, гадәттә, организмның инфекция белән үзе көрәшә башлавын көтәбез, ә бу очракта дәвалауга алданрак тотынырга туры килде. «Нәрсә булды, нигә болай?» – дибез. «Хатыным аерылырга җыена», – ди. «Аны безнең янга алып кил әле», – дидек. Хатынга чир иярергә өлгермәгән. Сөйләшәбез. Моңарчы матур яшә­гән­нәр. Балалары да бар. Хатын нужа күрмәгән: барысын да ир тапкан – зур фатир, байлык, муллык. Чит илләргә ял итәргә, дөнья күререгә йөргәннәр.
– Ничек яшәмәкче, балаларыңны ничек аякка бастырмакчы була­сың? Ялгыз дөнья көтүләре бик җиңел түгел. Ашыкма әле, – дидек.
Шуннан... тынычландылар болар. Ир безгә еш килә, анализларын вакытында тапшыра – гомерен озынайту өчен бик тырыша: диета да тота, спорт белән дә шөгыльләнә. Барысы да кешенең үзеннән тора. Бездә авыруларның һәркайсы номер белән теркәлә, исем-фами­лияләре белән түгел, шул номерлар буенча хәтерлибез аларны. Әле җиденче, унбишенче номерлы авырулар да исән! Хәтта терапиясез дә яшәп яталар. Әмма соңгы вакытта инфекция бик нык мутация кичерә – кешедән кешегә күчә барган саен үзгәрә. Чирнең төрле стадиясе бар бит, хәзер шулар арасы кыскарды. Һәркем организмында туберкулез таякчыклары йөртә. Кешегә ВИЧ-инфекция эләгүгә үк хәзер шулар үз эшен башлый.

Ә беренче номерны Татарстанда кем йөртте?

– Ул гаилә шәһәр янындагы бистәләрнең берсендә яшәде. Наташа читтән кайтып урнашкан, аңарчы фахишәлек юлында йөргән. «Кыч­кырып торган» чибәр хатын. Павел аңа шунда ук гашыйк була. Үсеп беткән балалары барлыгын да оныта, «Син нишлисең, аңарда бит СПИД», дигән сүзләргә дә игътибар итми. «Мин сау-сәламәт, имән кебек таза, бер чиргә дә тиз генә бирешмим», – ди. ВИЧ-инфекция аңа бик тиз иярде. Башта Наташа үлде – аналык муентыгындагы рактан: фахишәләрнең күп вакыт соңгы диагнозы шул була, аннан – Павел. Ул чакта дарулар юк, табиблар бу чирне ничек дәваларга икәнен бөтенләй белми иде әле.

Азгынлык, җенси тотнаксызлык аркасында ияртү – бер нәрсә, нибары бер тапкыр ялгышып, шушы хәлгә тарыганнар бар, дисез. Әле бит очраклы рәвештә, ялгыш адым ясамыйча да ВИЧ-инфекция иярткәннәр җитәрлек.

– Эш узгач, үкенүдән ни мәгънә, ди халык. Терсәк якын да, тик аны бит тешләп булмый...
Югары уку йортында укучы бер татар егете килде. «Ничекләр шулай булды соң, энем?» – дим. Җәйге сессиядән соң Сочига ял итәргә барганнар. Дуслары бер көнне кызлар чакырткан, аның да башкалардан аерылып торасы килмәгән, һәм менә нәтиҗә... Бик авыр кичерде ул, әти-әнисенә дә әлегәчә әйтә алмый. Инде менә укуын да ташлаган. Бу очракта, әйе, егетнең үзен дә гаепләп була, ә бит гаепләргә сәбәп булмаган чаклар да бар.
...Настя исемле кыз ире белән язылышмыйча тора. Иренә кечкенә генә операциягә керергә кирәк булган да, анализлар биргән... «Кайдан, ничек?» – дип икесе дә аптырап калган. Исләренә төште: җәй көне ире абыйлары белән – ә алар икесе дә ВИЧ-инфекцияле – сугышкан икән. Канга батып беткәнче. Яралар да барлыгына ул чакта нигәдер игътибар итеп тормаганнар.

...Тагын бер гаилә менә: матур гына, тәртипле генә яшәп яталар, ирнең дә, хатынның да читтә элем­тәләре юк. Үзенең ВИЧ-инфекцияле икәнен хатын бала төшертергә баргач белә. Аның апасы белән җизнәсе икесе дә наркоман икән. Берсендә, идән юган вакытта, ул әле генә алар кулланган энәгә кадала.

...Яки менә бер хатын. Ул ВИЧ-инфекцияле улының кырыну станогын нибары бер тапкыр файдаланырга алып торган. Ә бер төркем яшьләр, ялга баргач, электр теш щеткасы күреп – аның әле бездә яңа чыккан чагы була – кызык итеп, бар да шуның белән тешен чистарта. Һәм нәтиҗә – бер үк диагноз!

Ир-ат белән хатын-кыз бергә озаграк яшәгән саен, парларның сәламәт булганына ВИЧ-инфекция­нең иярү куркынычы арта. «Сакла-набыз», дисәләр дә, сакланып бетә алмыйлар. Ә кайчакта берсе икен­чесеннән махсус та ияртә. «Мин аны яратам», «без икебез дә бертөрле булырга телибез», диләр. «Балала­рыгыз бар, алар хакына берегезнең сау-сәламәт калуы кирәк», – дигәне­безне ишетмиләр дә.
Күп вакыт кеше: «Бу миңа кагылмас», – дип уйлый, Ходайның «сак-ланганны саклармын» диюен оныта. Бер пациентыбыз сөйли: «Гел йөри торган теш табибым бар. Бу юлы тешем сызлап бардым да, ул мине перчатка кимичә генә карарга тотынды. Эчем­дә ут, ләкин миндә СПИД дип әйтә алмыйм! «Нигә кимисең?» – дим. Ә ул: «Үзебезнең кеше бит инде син», – дип җавап бирде». 

Казанда ВИЧ-инфекциялеләр өчен аерым теш дәвалау кабинеты юкмыни?

– Әлегә юк.

СПИДны башта «гомосексуалистлар чире» дип йөрткәннәр. Рос­сиягә дә аны Танзаниягә тәрҗе­мәче булып эшләргә барган ир-ат алып кайта.

– Без монда халыкның төрлесен күрәбез: наркотик сөременнән айнымыйча килеп утырганнары да, исерек килеш тавыш күтәргәннәре дә бар, «нигә безгә инвалидлык бирмиләр», дип даулаучылары да... Ә пациентларның иң тәртипле, иң итагатьлеләре – гомосексуалистлар. Алар гел күренеп, анализларны вакытында тапшырып тора. Ике егет килеп йөри менә. Икесе дә югары белемле. Аларның бергә яшәгәннә­рен, авырганнарын әти-әниләре дә белә. Бер-берсен шулкадәр кайгырталар, нәкъ ир белән хатын кебек, хәтта артыграк та.

Яки менә бер табиб. Элеккеге эш урынында диагнозы фаш булу ихтималыннан куркып, ул зур шәһәрдә «югалырга» теләгән. Тик инде яңа җирдә дә шундый куркыныч туган. Соңгы килүендә: «Әни дә үлде, мине хәзер Татарстан белән бернәрсә бәйләми, әллә инде Кы­рымга күче­неп китәргә», – дип торды. Гомо­сексуа­лист­ларның гына түгел, һәр ВИЧ-инфекцияле кеше­нең иң зур проблемасы – кешегә ачыла алмау. Тирә-юньдәгеләрнең аңламавыннан курку. Шуңа күрә үз-үзләренә йомыла да алар. Кайсы хәтта безнең янга да кеше булмаганрак чакта килергә тырыша, регистратурадан нидер сорарга да кыенсына. Алар, гомумән, нинди сораулары булса да, өй янындагы поликлиникага бармыйча, «таныш-белештән ераграк тору хәерле» дип, районнан, хәтта авыллардан безгә килүне артыграк күрә, очрамасыннар гына, танып кына калмасыннар... Килгән саен елаучылары, төшенкелеккә бирелүчеләре дә бар. «Сезнең янга килмәсәм, онытып торам, килсәм, барысы да искә төшә», – диләр. Тормышларындагы бу борылышны аерата авыр кичер­гән­нәрне Светлана Изимбаева янына да җибәрәм.) Арада үзлә­ренә кул салырга теләгәннәре дә җитәрлек. Кешеләргә сөйли алмаганга бик еш авыр хәлләрдә калалар. Менә бүген генә районнан бер хатын килде. «Эштә медицина тик­шерүе уздыралар. Ризалашсам – барысы да ачыкланачак, бөтенесе дә беләчәк, мине эштән куачаклар. «Юк», дисәм дә шикләнәчәкләр. Нишлим икән?» – ди. Мондый сорауга, әлбәттә, табиб җавап бирә алмый – мин аны юристыбызга җибәрдем.

Ә кемдәдер, диагнозны ишеткәч, киресенчә, яшәргә, яшәп калырга омтылыш туа! Алар барысына да өлгерергә тырыша: йорт салырга, машина алырга, эштә уңышларга ирешергә, дөнья күреп калырга... Шуңададыр безнең пациентлар арасында директорлар, гендиректорлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр шактый.
Аларга, әлбәттә, бер-берсе белән аралашу җиңелрәктер.
– Шулайдыр, егетләр бик еш: «Үзем кебек берәр кыз белән таныштырыгыз әле», – дип сорый.
Бу диагноз куелгач, дин юлына басканнар күп. Алар чирне сабыррак кичерә, ләкин үзләре кебек ВИЧ-инфекциялеләр арасыннан парны авыррак таба. Дин кануннары буенча, бала төшерү гөнаһ санала, ә безнең пациентлар, иммунитетлары нык булмагач, күп бала таба алмый.
 
Якын кешеләренә ачылмасалар, ВИЧ-инфекциялеләргә бик авыр.

Бүген Татарстанда 14 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше табылган, дидегез. Ачыкланганы, исәпкә алынганы гына шулкадәр бит!

– Мин үзем гел уйлыйм: өйләнешер алдыннан яшьләр барысы да бер кат тикшеренү үтсә икән дим. Әйтик, загска гариза биргәндә алардан сифилис, гепатит, җенси юллар белән таралучы инфекция-ләр һәм СПИДка анализ тапшыруны сорасалар... Кияү белән кәләш бер-беренә ышану-ышанмауны читкә куеп торса, никадәр фаҗига булмый калыр иде?! Егет белән кыз үзләре риза булып кавышса да, туганнар бар бит әле. Бер очракны сөйлим. Егетенең ВИЧ-инфекцияле икәнен кияүгә белеп чыкты ул кыз. Икесе арасындагы бу серне аның әти-әнисе туйдан соң ишетте һәм шунда ук кызларын аерып алып кайттылар. Егетнең ничек газап-ланганын белсә­гез иде: кеше­ләрдән, дөньядан гай­рәте чикте, әле дә тынычлана алганы юк.

Светлана Изимбаева үз исемен   йөрткән хәйрия фонды рәисе, ВИЧ-инфекцияле хатын-кызлар клубы җитәкчесе. Җәмгыятьнең бу проблемага мөнәсәбәтен үзгәртүдә аның өлеше шактый булды. Ул Казанда яши, ике бала үстерә. Аның үзенә бу диагноз 2003 елда куелган. Алдагы саннарыбызда Светлана ханым турында тулырак сөйләрбез.

Табиб-инфекционист Рита Сәлахова:



– Инфекцияне эләктерү куркынычы янаганын белгән очракта (әле бит СПИД белән авырган кешеләргә ярдәм күрсәтергә мәҗбүр хирург-лар, шәфкать туташлары, теш табиблары да бар...)
шунда ук безгә килергә кирәк! «Авария ситуациясе» дип атыйбыз аны. Әгәр кеше 72 сәгать эчендә безгә мөрәҗәгать итеп, шунда ук профилактика чаралары үткәрелә башласа, инфекция иярмәскә дә мөмкин. Андый вакытта өч ай саен анализ биреп, бер ел буе табиб күзәтүе астында булу зарур. Кирәкле препаратлар наборы белән ял, бәйрәм көннәрендә дә кизү торабыз – ашыгыч ярдәм табиблары моннан хәбәрдар. Ире яки хатынында ВИЧ-инфекция булганнар да белә моны. «Презерватив ертылды, нишлик?» – дип, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә шылтыратырга мөмкиннәр.


Гөлнур САФИУЛЛИНА
Сөембикә
№ --- | 11.11.2015
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»