|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2016 Криминал
Татарстанда ике атна буе куркыныч җинаятьчене эзлиләр (ФОТО)Чаллыда полиция хезмәткәрләре җинаять кылучы ир-атны эзли. Ул ГЭС бистәсендә 48 яшьлек хатын-кызга һөҗүм иткән. 6 февраль төнендә әлеге хатын-кызның кичәдән өенә кайтышы булган. Шәһәрнең 5 нче мәктәбе һәм 11 нче балалар бакчасы арасында аны билгесез ир-ат куып тоткан. Зыян күрүче сүзләренчә, әлеге ир-ат аны урам уртасында көчләгән, сумкасын тартып алган һәм качып киткән. Аның сүзләреннән чыгып, полиция хезмәткәрләре явыз ир-атның фотороботын да төзегән. Әлеге ир-атка 20-25 яшь тирәсе, буй озынлыгы – 170-175 сантиметр, ябык гәүдәле, диелә KazanFirst җиткергән хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|