поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.02.2016 Җәмгыять

Әниләр бурычы


Тормыш – бик гыйбрәтле сабак ул. Егерме беренче гасырга аяк баскан технологик цивилизациядә яшәүче безнең җәмгы­ять­нең прагматик вәкил­ләренеке биг­рәк тә. Һәр нәрсәгә матди файда күзлегеннән генә карау адәм баласының күңелендәге иң нечкә хисләрне үтерә. Шулар­ның берсе – кеше өчен иң кадерлеләрдән булырга тиешлесе – ана белән бала арасындагы мәхәббәт хисе.

Еш кына матди кыйм­мәтләр хакына, рәхәт һәм ва­емсыз тормыш бәра­бә­ренә кешеләр шул хисне корбан итәләр: аналар балаларын буып үтерә, балалар әти-әнигә хыянәт итә. Бала­лар­ның хыянәте үзләрен әти-әнидән бәйсез дип хис итә башлауга өскә калкып чыга: башта аралашу кими, соңрак әти һәм әни, картаеп көч­сез­ләнгәч һәм ярдәмгә мохтаҗ була башлагач, уңай­­сыз һәм кирәксез йөккә әйләнәләр. Хәзерге чор ба­ла­ларының күбесе Аллаһы Тәга­ләнең Коръ­әндә игълан ителгән әмерлә­рен танымый, хәтта андый әмер­ләр­нең бар икә­нен дә бел­ми­ләр. Барча га­ләм­нәр­не бар итүче исә бә­рә­кәтле һәм хәерле тор­мыш­ның асы­лын бик гади итеп аң­латып бирә: “Ал­лаһ­ның үзе­нә генә ихлас гый­бадәт кылыгыз, аңа һич­кем­не, һич­нәрсәне тиң­дәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын кар­дәш­ләр­гә, ятим­нәргә, мес­кен­нәргә, кардәш булган күр­шеләргә һәм кардәш булмаган күр­ше­ләргә дә изгелек итегез...“ (Коръән 4:36). Җәмгы­ять матди кыйммәт­ләргә гый­бадәт кыла башлау белән, әмер ителгән изге­лекләр онытыла һәм дөнья­лыкның бик ачы драмалары уйнала башлый: изгелекләр урынын низаглар ала, ярдәм урынына талау, йолку, дөнья юрганын үзеңә таба тарту көн­дә­лек тормышка әве­ре­лә. Кызык як шунда: матди бө­тен­леккә ире­шү кешегә ты­ныч­лык бирми, стресс җәм­гы­ять­нең төп кам­чы­сы­на әве­релә, суи­цид­лар статистикасы чүпрә кебек кабара. Кабатланып торучы икътисадый кризислар да, гел көт­мәгәндә генә ишек шакып, тынычлыкны алып торалар.
 
Бу озын керешне язарга мәҗбүр иткән вакыйга үткән ял көнендә генә булды. Туганнары белән аралашуга даими ихтыяҗ кичергән яти­мә карчык безгә кәрәзле телефонын күтәреп килде, үзе сөй­ләшә алмаганлыктан, шал­тыратып хәл беле­шүне үтенде. Кар­чык­ның үз балалары юк, чөн­ки ул – кыз-әби. Иң якын туганнары – аның эне­сенең балалары. Бәхеткә, алар игелек­ле  булып  җитеш­теләр, мөмкин­лек булу белән кайтып хәл белешеп, булышып торалар. Карчыкның кулында да – шулар алып бир­гән телефон. Әмма һәр­кем­нең – үз тормышы, үз проблемалары, һәр атнада ук кайта алмыйлар, чөнки ике­сенең дә гаиләсен­дә ярдәмгә мохтаҗ карчыклар бар һәм, Аллага шөкер, ике гаиләдәге өлкән­нәр дә тәр­биядә. Бу юлы сөйләшү инде үзе дә илле яшьләр тирә­сендәге кыз туган белән булды. Хәтерлим: моннан утыз еллар тирәсе элек аның руска кияүгә чыгуы авылдагы апасы өчен зур хәсрәт булган иде.

Әмма рус кияү алай бик начар булып чыкмады, хатынына ияреп, авылга кайтты, татар кар­­чыгына ярый алган ка­дәр булышты да. Соңгы елларда ул кайтулар кимеде. Гаилә­дәге мар­җа каенана инде бик картайган һәм ярдәмгә мохтаҗ икән. Юк, татар килен аны ташламаган, зар да ул хакта түгел. Кар­чык дәвага мох­таҗ, дә­ва­лангач, азрак тер­нәк­лә­неп тә китә, ди. Бер­ничә ел элек система куйдыргач, ярыйсы гына хәрә­кәтләнә дә башлаган, әмма бу хәл аның кызларына ошап ук бетмә­гән. Килен, янә бер тапкыр даруханәдән дарулар алып кайтып, каенананы тернәк­лән­дерергә тырышкан, хасиятле дәваның файдасы да тигән: карчыкка яңадан хәл кергән. Әмма бу юлы инде читтәге кыз балалары протест ук белдер­гән­нәр: “Ник дәваладың аны, тизрәк үлсен иде ичмаса”, – дип сүгеп ташлаганнар. Хә­зер инде татар килен дә битараф пози­циягә күчә башлаган, балаларына ки­рәк булмагач, мин дә инде артыгын тырышмыйм, ди­гән позаны алган. Карчык исә, балаларына сынау булып, килен тәрбиясен­дә яшә­­вен дәвам иттерә икән. Килен инде, билгеле, арыган, талчыккан. Урын өстен­дә яткан авыруны берьял­гы­зың ка­рау­ның мазасын һәм җә­фасын бу хәлне үзе күр­гән­нәр генә белә. Карчык үзе тудырган кызлар исә, ихтимал, әни үлүгә, җан тынычлыгына ирешәбез дип уйлыйлар булыр, әмма ти­рән ялгышалар.

Икенче вакыйгага мин күптән түгел юлда тап булдым. Юлдашым – таза тормышлы ир кеше – инде үзе дә балалар тәрбияләп оядан очырган нык бәдәнле зат – юл буе әтисеннән һәм әни­сеннән зарланды. Әти белән әни, озын гомер кичереп, шактый гына байлык туплап өлгергәннәр, уллары өстен­дә йөк булмаганнар, үз көн­нә­рен үзләре күргәннәр, әм­ма барыбер уллары алдында гаепле калганнар, имеш, чөнки матди мөмкин­лек­ләре була торып, оныкларга булышмаганнар. Әти кеше инде, ир әйтүенчә, “миллионнарын калдырып” үлеп киткән, акчаны мирас итеп үзенә алган өлкән яшь­тәге әни исә шулай ук инде олы яшькә кереп баручы улына аларны бирми икән: “Сезнең бар нәрсәгез дә җи­теш”, – дип әйтә ди. “Кая җи­теш булсын инде, – дип ярсый кулына өр-яңа дип әй­терлек машина рулен кысып тоткан ир кеше, – балаларга фатир алып бирә­се бар!” Юлдашыма каршы тө­шеп, әби­нең оныклар алдында да, хәт­та улы алдында да бер тиенлек тә бурычы юк икәнен аңлатмакчы булып карыйм, фатир алу ул – әби­ләр эше түгел, онык­ларның үз проблемасы дип тәкрар­лыйм. Киресенчә, улының һәм оныкларының карчык алдында бурычына басым ясарга тырышам: “Бүләкләр алып, әниең янына ешрак бар, чөнки ул – синең бу дөнья­дагы да, аннан соңгы да бәхетең”, – дип исенә тө­шер­мәкче булам, тик сүз­ләр стенага аткан борчак кебек кире үземә әйләнеп кайта. “Әни минем бүләк­ләргә мох­таҗ түгел, ул аларны кабул да итми”, – дигән сүзләр минем дәлил­ләрне бәреп ега. Матди бү­ләкләргә, бәлки мох­таҗ да түгелдер, әмма улының җы­лы мөнә­сәбә­те­нә ана һәрчак мохтаҗ. Кү­рәсең, ана янына гел акча дәгъвалап кына бару сәбәп­ле, шул мө­нә­­сәбәт­ләргә кырау тигән­дер.
 
Без барыбыз да әниләр алдында түләп бетерә алмый торган бурычлы, тик бу ха­кый­катькә, кызганыч ки, бик соң төшенәбез шул.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.02.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»