поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.07.2009 Авыл

ГАДӘТТӘН ТЫШ, ӘММА КӨТЕЛГӘН

Татарстанда корылык 300 мең гектар игенгә зыян сала.

Көне-көне белән утыз градустан арткан эсселек айлар буе дым күрмәгән игеннәрне куырыпмы-куыра. Узган елның көзеннән үк барлык агротехник чараларны, тиешле технологияне үтәгән, туфракка кирәк кадәр минераль ашламалар кертә алган игенчеләребез бу җәйдә көтелгән уңышны ала алмаячак шул инде.

 

Корылык нәтиҗәсендә игенчеләребезнең югалтулары Татарстанда гадәттән тыш хәл игълан итүгә кадәр китереп җиткерде. Май аеннан июль азагына чаклы дәвам иткән кызу һава туфрактагы барлык дым запасларын юкка чыгара баруы нәтиҗәсендә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында 5828 гектардан артык иген һәм яшелчәләр һәлак була. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, дәвамлы корылык республиканың 30 районына шактый зур күләмдә матди зыян сала. Бигрәк тә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чиш­мә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары кырларында игеннәрнең хәле мөшкел. Урыны-урыны белән кырларга урып-җыю техникасы кертеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Мондый хәлнең Татарстанда әлегәчә күренгәнен күпләр хәтерләми. Җирләр ярылып, бармак түгел, кул сыярлык тишекләр күңелгә шом сала. Күп хуҗалыклар корылыктан зыян күргән мәйданнарны сөреп, чөгендер, күпьеллык үлән яисә башка төр культуралар чәчә. Күпләре туфракны киләсе ел уңышы өчен әзерли.

 

Гадәттән тыш хәлләр кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрүне дә сорый. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада корылык буенча гадәттән тыш хәл режимы кертелә. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе белгечләре катнашында оператив төркем эшли. Югалтуларның күләме турындагы урыннардан алынган мәгълүматлар Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы ситуацияләр белән идарә итү буенча илкүләм үзәгенә җиткерелә, спутник элемтә аша тикшерелә.

 

Оператив төркем белгечләре республиканың Кайбыч районында булып, "Алтын Башак" агрофирмасы кырларына корылык нәтиҗәсендә килгән зыянның күләмен ачыклый. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы белгечләре катнашында эшләүче оператив төркем җитәкчесе Николай Суржко әйтүенчә, корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.

 

Булган кадәрле уңышны тиз арада җыеп алу – игенчеләребез алдында торган иң зур бурыч. Тулаем алганда, дүрт мең ике йөздән артык комбайн бүген урып-җыю эшләренә әзер. Шуларның сигез йөз иллесе – югары җитештерүчәнлеккә ия чит ил комбайннары. "Дон" комбайннары тәүлегенә – 70 тонна, чит илнеке 100 тоннадан артык ашлык суктырырга сәләт­ле. Шуңа да урып-җыю эшләрен август аенда тәмамлау бурычы куела. Оператив мәгълүматларга караганда, урып-җыю эшләрен быел Нурлат, Зәй һәм Түбән Кама игенчеләре башлап җибәрде. Бүген аларга тагын җиде район кушыла. Быелгы елның тагын бер үзенчәлеге – саламның кадере арта. Аны әрәм-шәрәм итүгә юл куймыйсы иде.


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 148 | 22.07.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»