поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2009 Җәмгыять

72 МЕТР

Балалар баштан йөри башлагач, зуррак фатирда яшәсәң иде ул дип хыялланырга керештек. Ничегрәк булсын ди инде, билгеле, шәп булачак – иркенрәк фатирны барасы да сатып аласы! Ә бит сатып алам дисәң, бүген Казанның торак базарында менә дигән фатирларны арзан гына бәядән җибәрәләр. Бер бүлмәле фатирны 800 мең-1 миллион сумга да табарга мөмкин. Әле бер ел элек кенә 1млн. 500 мең-1 млн. 700 мең торган фатирлар бит ул! Ике, өч бүлмәлеләр белән дә шул ук хәл – бәяләр нык кына төште. Әйтик, 3 бүлмәле гади “ленинградка”ны 1млн. 800 меңнән 2 млн.га кадәр сатып алып була.

Бәяләр белән кызыксынып, төрле агентлыкларга чылтыратып утырганда, шунысы ачыкланды – бүген фатир сатып алучылар да, сатучылар да нык кимегән. Тик кешегә барыбер каядыр яшәргә кирәк бит – торак сатып алучылар, сирәк булса да, барыбер очрап куя икән. Ә сатарга дип планлаштырганнар, тиз арада акча юнәтергә теләүчеләр бәяне төшерергә мәҗбүр. Базарча инде, кыскасы.

 

Фатир бәясе очсызланды дисәләр дә, тик торганда 2 миллион сумны чыгарып салулары ай-һай! Инде башыбызга бер ният кереп оялагач, төрле юлларын белешеп карыйсы килә башлады. Кадерле дәүләтебез дә гаиләләр турында борчыла бит, әллә нинди максатчан программалар буенча торак шартларын яхшыртырга тәкъдим итеп кенә тора. Әллә дәүләткә мөрәҗәгать итеп карарга инде?

 

Республикабызда социаль ипотека буенча һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт программасы гамәлдә, Аллага шөкер. Шул программалар буенча фатир алып керә алган гаиләләрне телевизордан гел күрсәтеп торалар, газеталарда да еш язалар. Әлеге программалар хакында белешергә тотындык. Кая гына чылтыратма – бик тәфсилләп аңлаталар, киңәшләрен бирәләр. Бөтенесе дә: “Сугышка кадәр болай иде, сугыштан соң шушылайрак”, –  дигәнрәк мәгънәдә кризиска бәйле нинди дә булса сылтама да кыстырмыйча калмыйлар. Хуш, ярар – социаль ипотекага безнең туры килмәвебез аңлашылды, чөнки бюджет өлкәсендә эшләмибез. Бер генә программа кала – яшь гаиләләр программасы. Путин тәкъдиме белән 2007 елда Русиядә яшь кеше “планка”сын 30дан 35 яшькә кадәр арттырдылар. Шактый гаиләгә фатирлы булу юлын ачкандай итте бу. Теория буенча, без дә шушы программага туры киләбез икән бит, ник аны баштан ук уйламаганбыз! Алай гына да түгел, бу программа нәкъ безнең гаилә өчен эшләнелгән диярсең! Бөтен нәрсә туры килә – яшебез 35кәчә, Казанда даими пропискабыз һәм эшебез бар. Һәр кешегә 12 квадрат метрдан азрак мәйдан тия. Бөтен шартларын да барлагач, канатланып куйдык – димәк, фатирны зурайтып булачак! Хәзер документларны җыеп тапшырырга гына кирәк. Эштән, балалар бакчасыннан, торак-коммуналь хуҗалыктан һ.б. – якынча җитмеш төрле кәгазьләрнең күчермәләрен ашыгыч рәвештә ясарга да тотындык.

 

Банктан коммерция ипотекасы алганчы, дәүләт программасы, ни дисәң дә, файдалырак инде. Кыскача, гади итеп аңлатканда, яшьләрне торак белән тәэмин итү программасы менә болайрак эшләнелә: мохтаҗ гаилә үзе теркәлгән район администрациясенең яшьләр бүлегенә документларын тапшыра, аның чынлап та мохтаҗмы икәнлегеңне шунда тикшерәләр. Аннары чиратка бастырып, номер чәпәп куялар. Чиратың килеп җиткәч, банктагы исәп-хисап счетыңа акча килеп төшә. Аз да түгел, күп тә түгел – биреләсе фатирның 40 проценты. Калганын үзең табасың. Менә шул шартка – “калганын үзең табасың” дигәнгә җентекләбрәк карарга кирәк. Чөнки, соңрак аңлашылганча, матур гына келтерәп барган арбаң нәкъ менә шул киртәгә килеп терәлә икән ул.  Без Казанның Совет районына карыйбыз, ара-тирә сораулар белән шуның администрациясенә чылтыраткалыйм. Тапшырылырга тиешле документлар исемлеген тәгаенләргә дип гел мөрәҗәгать итәргә туры килде. Тавыштан ук таный башладылар. Шул чылтыратуларның берсендә миңа болай диделәр: “Туктагыз әле, сез берәр банк белән ипотека кредиты турында сөйләшеп алдыгызмы соң? Документларыгызны теркәвен без теркәрбез дә, 40 процент субсидия дә күчәр. Калган сумманы ике атна эчендә табарга кирәк бит. Тапмасагыз, субсидия бирелми һәм сезне чиратка бүтән бастырмаячакбыз”.

 

Шушы урында икенче серия башлана. Бу мәсьәлә белән ныклап торып кызыксына башлагач, ниһаять, аңладык – чиратка басып, номер алу берни дә түгел икән ул. Иң кыены – банктан ипотека кредиты алу! Ә алынырга тиешле кредит күләме без уйлаганнан күпкә артыграк икән бит. Чөнки безгә, үзебез теләгәнчә, тыйнак кына ике бүлмәле фатир түгел, биргән очракта өч бүлмәлене генә бирәчәкләр! Эш шунда – гаиләдәге һәрбер кешегә программа буенча 18әр квадрат метр бирелә икән. Димәк, безнең гаиләгә 72 квадрат метр тиеш. Артыграк та түгел, кимрәк тә түгел. Яшь гаилә программасы буенча тапшырыла торган торакның квадрат метры 28 мең 800 сум диделәр. Һәрхәлдә, яз көне шулай иде. Билгеле, базар бәяләреннән бераз арзанрак бу. Утырып исәпләп карадык – “безнең” 72 метр 2 миллион 73 мең 600 тәңкәгә төшә икән. “Безгә кайтырга тиешле” субсидия күләме – 40 процент бит инде. Анысын да матур гына итеп исәпләп чыгардык, 829440 сум килеп чыкты. Димәк, безгә банктан 1 млн. 244 мең сум акча – ипотека кредиты сорарга гына кала.  Тотындык банкларга чылтыратырга. Күбесе ипотека кредиты бирүне бөтенләй туктаткан икән. Кайберләрендә бирсәләр дә, процентларын исәпләп карасаң, ике бүлмәлек чыга. Чыдарлык процентлы бер-икесендә ныгытып тукталып, үзебезнең ниятләребезне җиткердек. Еллык керемнәребезне, “иждивенец”лар санын белгәч, банкта: “Күп дигәндә, 700 мең кредит бирә алабыз”, – диделәр. Шуннан артык берничек тә булмый икән, ә 1 млн. 244 мең турында бөтенләй онытырга тәкъдим иттеләр. Бу урында бәлки кемдер нигә булган бер бүлмәле фатирыгызны сатмыйсыз дияр. Сатар идек тә, беренчедән, хәзер сату шактый проблема, чөнки алучылар юк диярлеке, икенчедән, арзан, өченчедән, сатсак пропискабыз бетә бит, ә ипотека алу өчен Казан пропискасы кирәк. “Замкнутый круг”, кыскасы).

 

Документларны җыючыларга – Совет районы администрациясенә янәдән чылтыратып: “Менә шундый хәл бит. Безгә 700 меңнән артыграк кредит бирмиләр, 50 квадрат метрлы гади ике бүлмәле фатир алырга чиратка бассак, шул акча җитәр иде дә”, – дидек. Тик безгә: “Закон буенча 72 метр тиеш, шуннан кимрәк бирә алмыйбыз”, – дип җавапладылар. “Кирәк түгел безгә 72 метр, 50 метр да җитә”, – дип карышып карыйбыз, өметнең өзелгәнен тоеп. “Юк, алай булмый. Чөнки уо очракта сез мохтаҗлар исемлегендә калачаксыз. Һәм бераздан фатир сорап янәдән киләчәксез”, – дигән көчле аргумент китерелде. “Туктагыз әле, ничек мохтаҗ булып калыйк? Үзебезнең 35 метрга өстәп, 50 метр алсак, җәмгысе 85 метр килеп чыга бит инде! Димәк, мохтаҗлар исемлегеннән төшеп калачакбыз дигән сүз”, – дип, сүз көрәштерүне дәвам итеп карадык. Трубканың теге башында: “Шулай тиеш – законы шундый, – дигән сүзләр яңгырады, – акчагыз җитмәсә, бурычка алып торыгыз. Күпчелек яшь гаиләгә әти-әниләре, туганнары ярдәм итә”.

 

Уйлап карасаң, әти-әнисез, якын туганнарсыз яшь гаилә ул фатирны берничек тә ала алмый. Чыннан да, акчасы ташып торган гаилә дәүләт программасы буенча фатир алырга дип, мең төрле кәгазь җыеп, ишекләр шакып йөрми бит инде. Бара да, яңа кирпеч йорттан иң яхшы фатирны сайлап алып, сата да ала. Ә инде кеше дәүләт программасына өметен баглый икән, димәк, үзе теләгән фатирны сатып ала алмый. Дәүләт ни бирсә, шуңа риза. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча программасы юлларында йөргәндә, барысы да аңлашылды хет – дәүләт бирүен бирә, банк кына бирми. Дәүләт тә юри шулай иттереп бирә – колачлап  бетерә алмыйсың! Шул 1 млн. 244 мең сумны алыр өчен генә дә яшь гаиләнең айлык гомуми кереме кимендә 60-70 мең сум булырга тиеш! Җә, кайсыгызның андый акчаны күргәне бар? Яшь гаиләнең түгел, бөтен әби-бабайлар, апа-абыйлар акчаларын кушып чутласаң да, сирәкләрнең генә җыела торгандыр. Ә балаларың безнеке шикелле икәү түгел, өчәү булса, “рәхим итеп” тиешле туксан квадрат метрыгызны алырга килегез. Бу очракта айлык керемең 100 мең тирәсе булырга тиештер инде ул. Чөнки банк һәрьяклап исәпли бит ул – гаилә ай саен ипотекасын да каплап барырга, шуннан калган кеременә ничектер яшәргә дә тиеш. Ә инде яшь гаилә алай-болай дүрт бала табып куярга өлгерсә (андыйлар да җитәрлек), бу программа турында онытса да ярый.

 

Шулай итеп, кемнәр өчен булып чыга соң инде бу программа? Беренчедән, баласыз, ягъни “иждивенец”лардан азат гаиләләр өчен. Икенчедән, һаман шул акчалы кешеләр өчен. Тик акчалы кеше сайланучан  бит ул. Ишетүебезчә, яшь гаиләләргә дәүләт программасы буенча еш кына башкалардан арткан, беренче һәм соңгы катларда урнашкан фатирларны бирәләр. Акчалы кеше шул хәлгә түзеп яшимени инде? Кыйммәтрәккә сата да, юньлерәкне ала. Димәк, программа баю чыганагы итеп кулланылмый дип кем әйтә ала? Бәлки, без дөрес  фикер йөртмибездер дә, кем белә?

 

Хуш, бу программа буенча да барып чыкмады.  Алай да бәргәләнеп, чәчне йолкып утырган юк. Дөресен генә әйткәндә, барып чыгасы нәрсә түгеллеген алдан ук сизенгән идек инде. Этлекнең кайда яшерелгәнен беләсе генә килде. Менә таптык һәм тынычландык.

 

Бигрәк мәрхәмәтле инде безнең дәүләт – яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча федераль программасы гөрләп эшләп ята. Фатирны бирәләр, кем бирмибез диде әле? Бигрәк хәйләкәр уйлап чыгарылган – 50 метрны бирмиләр, 72не тәкъдим итәләр. Кыстый-кыстый бирәләр. Бирүен бирәләр, тик аны алуы гына барып чыга торган нәрсә түгел икән шул. Биргәннең битенә бакмыйлар, диләр бит...


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»