18.02.2016 Интернет
Интернетсыз ничә көн яши аласыз? (СОРАШТЫРУ)
Бүген тормышны интернетсыз күз алдына китерү дә авыр. Аралашу да шунда, төрле түләүләр өчен дә әллә кая барып чират торасы түгел – мәсьәлә өйдән чыкмыйча хәл ителә. Киносын да шуннан карыйбыз, китап укыган кеше дә теләгәнен шунда эзләп таба. Нәрсә сөйләп торасы: тормыш иптәшен интернетта эзләп табу да гадәти күренешкә әйләнде бит!
Интернет араларны якынайтуга никадәр зур мөмкинлекләр ачса да, кешеләр үзара аралашуны шулкадәр киметкән. Юкка гына Халыкара интернетсыз көнне уйлап тапмаганнардыр?! Ә сез интернетсыз ничә көн яши аласыз? Бер көн булса да аннан аерылып торуның файдасы бармы?
Ринат ГАЛИӘСКӘР, алып баручы:
– Ярты көн дә яши алмыйм, Аллам сакласын! Бөтен эш шунда бит! Интернетның бөтен аралашу чыганагын кулланам шикелле: Ватс ап, скайп, “ВКонтакте”, “Фейсбук”, твиттер, инстаграмм һ.б. бар. Интернетсыз урынга барып эләксәм, нишләр идем икән?! Утрауга икән – бетте баш. Интернетсыз калсам, тешем сызлаган кебек, нидер эчтән кимереп торган шикелле, түзеп булмый. Уянгач та беренче эшем – интернетка кереп хәбәрләр, хатлар уку. Интернет булгач, кешеләр азрак күрешеп аралаша. Үзем дә сизәм. Исән-сау, фотоларын элгән, димәк, кешенең барысы да әйбәт кебек. Дуслар белән очрашканда: “Әйдәгез, телефоннарны бер сәгатькә булса да читкә куеп торыйк”, – дип сөйләшәбез. Тыярга тырышу бар, әмма озакка түзеп булмый.
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Манзара” тапшыруы алып баручысы:
– Авылга кайтсам, анда интернетка теләсәң дә, теләмәсәң дә тоташып булмый. Кесә телефоннары да аерым урыннарда гына тота. Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итәсең! Интернетка артык үземдә дә, балаларда да бәйлелек юк. Ягъни ул булмаса, нишләргә белмичә азапланмыйм, йөз төрле шөгыльгә вакыт кына арта. Дус кызларым төрле шәһәрләрдә яши, без даими сөйләшеп торабыз, бер-беребезнең хәлләрен белешәбез. Әмма бу елына бер булса да очрашып чәй эчәргә, аралашырга комачауламый. Очрашкач та, башкалар кебек, телефоннарга текәлеп карап утырмыйбыз. Халыкара автомобильсез көн бар, әмма аңа карап, мин машинасыз бер көн дә йөри алмыйм.
Алия САБИРОВА (Актаныш районы):
– Интернетсыз яши алам, тик эшем шуңа бәйле булганга күрә, аны көн саен кулланырга туры килә. Ә болай көнгә бер кереп чыгу да җитә, чөнки яңалыкларны беләсе килә. Телевизорда пропагандадан башка берни юк бит. Интернет ул – бер корал гына. Эш кешенең үзендә. Интернеттан файдалы мәгълүмат алып, аңа бәйлелек дәрәҗәсенә төшми генә яшәү начар түгел. Мәсәлән: “Ай, кемдер хат язгандыр! Башкалар кая барган, нинди фотолар элгән? Күрми калам инде, миннән башка кызык хәлләр булып ятадыр...” – дигән халәт юк.
Ратмир АХИЯРОВ, рәссам:
– Югары технологияләр безнең тормышка үтеп кергәнче, телефонсыз заманнарда да яшәдек бит әле, нишләп яшәмәскә ди?! Әмма хәзер ул заманга кайтмас идем. Минем өчен интернет – мәгълүмат, элемтә чыганагы, профессиональ белемемне арттырыр өчен менә дигән корал. Бу очракта да чама белергә кирәк. Күп ашасаң, бал да туйдыра, май да зыянлы. Интернеттан аерылып торганым юк, эшем шуның белән бәйле. Әйтик, транспортта барганда да күп сорауларны хәл итеп куям. Интернет күрешүгә киртә булып тормый. Интернет аша бихисап дуслар, фикердәшләр таптым, гел аралашып торабыз.