|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2009 Җәмгыять
КРИЗИС ВАКЫТЫНДА ИҢ ТӘМЛЕ РИЗЫК - ИНТЕРНЕТ
«Ач утырам, Интернеттан аерылмыйм...»
Интернет тормышыбызга үтеп кереп, күпләрне үзенең әсире итте. Әйтик, почта тартмасын гына карыйм дип кереп тә, анда 2-3 сәгатькә каласың. Сайт авторлары, электрон басмалар да укучыларын арттыру өчен, нинди генә ысул кулланмый. Яңалык укыйм дип, берәр федераль электрон газетаны ачсаң, хәбәрләр генә түгел, башка мәгълүмат та алып чыгасың.
Биредә язма атамалары, фотоларның укучыны җәлеп итә торганы куела. Агачтан җимеш өзгән кебек, әле берсен-әле икенчесен сайлысың. Ә мәкаләләр иң кадерле бүләктәй кат-кат төрелгән. Укыйсы килгән язманың үзен ачканчы, әллә ничә сайт аша үтәргә туры килә. Кайчак «юлыңа» кызыграк мәкаләләр, фотосурәт, тест, я башкасы очрап, бөтендөнья челтәренә ни өчен кергәнеңне дә оныттыра.
Бернинди кризис та виртуаль тормыш яратучыларның кәефен төшерми, ахрысы. Чөнки узган ел көздән дөньяда Интернет-кулланучылар саны кискен үсә башлап, 2009 ел февралендә 1 миллиардка җитте. Май аенда исә РФ Дәүләт Думасының мәгълүматлаштыруга багышланган утырышында Россиядә веб-кулланучылар 80 мең тирәсе дип игълан ителде. Шунысы да кызык, Интернетны даими кулланучы россиялеләрнең 40 проценты: «ач утырсак та, бөтендөнья челтәреннән аерыласыбыз юк», дип белдергән. Моннан тыш телевидение, басма рекламасының челтәргә күчеп килүе мәгълүм. Биредә очсызрак булгач, Интернет реклама бирүчегә дә отышлы булып чыга.
Алай да Яндекс системасы май-июнь айларында Интернет- кулланучыларның бераз кимеп китүен билгели. Бу, аңлашыла да - кешеләрнең күбесе ялга чыгып, авылга кайтып китә, диңгез буена юл тота.
Телефонлы да, Интернетлы да...
Ә Татарстанда кризислы айларда халык чыбыклы телефоннан баш тартып, кесә телефонында гына калса, ярты ел эчендә татарстанлыларның өчтән бере диярлек, ягъни 32 проценты, Интернеттан файдалана башлаган. Гыйнвар-июнь айларында бөтендөнья челтәрен кулланучылар республикада 1,5 процентка арткан.
Интернет кушарга теләүчеләр артуыннан бүген телефон, кабель телевидениесе компанияләре оста файдалана. Әйтик, хәзер телефон, йә кабель телевидениесе тоташтыру Интернет кушу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Веб-ресурсны очсызга, чиратсыз кушу — әнә шулардан. Мин моның чыннан да шулай икәнен үз мисалымда инандым. Өемдә чыбыклы телефон инде өч елдан артык торганга, Интернетка кушылу өчен «чиратсыз» акциядән файдалана алмыйм. Шул сәбәпле телефон компаниясе белән килешү төзегәч тә, миңа виртуаль дөньяның «ачылуын» өч атна көтәргә туры килде. Ә телефон керткән танышым 3-4 көннән үк өй номерына шалтыратып, телефонлы да, Интернетлы да булганын хәбәр итте.
Интернет очсыз булырга тиеш!
Шунысы да кызык, республикабызда кешеләр бөтендөнья челтәрен эштән, өйдән генә файдаланмый. Алар Интернетка китапханә һәм рестораннарда - ноутбуктан, шулай ук һәрчак янда булган кесә телефоныннан чыга. Моны мөмкин итүче xDSL, Ethernet, WiMAX, Wi-Fi, WAP, GPRS/EDGE, 3G технологияләре Интернет-кулланучылар санын ярты ел эчендә тагын 6,2 меңгә арттырган.
Татарстанда әле ил буенча иң кыйммәт Интернет санала. Кризиста кыйммәт дип, Интернет-кулланучылар кимемәсә дә, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына апрель аенда тарифларны киметү йөкләнелде. Шуны истә тотып, быел Интернетка бәяне 15-20 процентка төшерәчәкләр. Ә бу, үз чиратында, бөтендөнья челтәрен республиканың һәр кулланучысына үтемле итеп, «цифрлы» тигезсезлекне бетерергә тиеш. Интернет-кулланучылар санын да арттырырга. Чөнки бүген ул һәркем өчен иң тәмле ризык — кулланучыларның үзләре өчен дә, реклама бирүчеләргә, Интернет җитештерүчеләргә дә.
Нурия САБИТОВА, Динара СӘГЪДИЕВА |
Иң күп укылган
|