|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2016 Медицина
Грипп бетәргә озак калмадыҮткән атна башында ук үзәк каналлардан, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе һәм грипп чирләре белән авыручылар кимеячәк, дип хәбәр иттеләр. Димәк, сезонлы дуңгыз гриппы чире белән дә хушлашачакбыз. Быел танышлар арасында салкын тидереп, йөткереп, төчкереп, температурасы күтәрелеп авыручылар бик булмады да кебек. Шуның аркасында “больничный”га чыктым дигән сүзләр дә ишетелмәде. Ике атна элек мәктәптән кызым авырып кайткан иде. Дөресрәге, баланың хәле китүен, калтыранып утыруын күреп, сыйныф җитәкчесе тизрәк өйгә озаткан. Вакытында дәвалана башлагангамы, чирне өч көннән җиңдек. 37,5 градуска күтәрелгән температура өч көн буе төшмәде. Педиатр белән беренче көнне үк шалтыратып киңәштек. “Температура 38дән артмаса, аны төшерү өчен дару эчмәскә, ике сәгать саен вируска каршы препарат биреп торырга, тамакны чайкарга, борынга дару салырга, лимон, мүк җиләге чәе эчәргә“, – дип киңәш итте педиатр Лариса Сергеева. Укытучыбыз Альбина Галиәхмәтованың, балада аз гына салкын тию билгеләре сизсәгез дә, мәктәпкә җибәрмәгез, бер-ике көн өйдә ятып дәвалансын, дигән киңәшләре ярдәм иттеме, шөкер, балалар арасында озаклап, ныклап чирләп ятучылар булмаган. Гомумән, мәктәбебездә бер генә сыйныф та карантинга ябылмады.
A(H1N1)2009 штаммы гриппы, ягъни дуңгыз чире белән Татарстанда ике ай эчендә 111 кеше авырган. 57 очрак февральдә теркәлгән. Вируслы чир күбрәк Казанда, Чаллыда яшәүчеләрдә табылган. Шулай ук Яшел Үзән, Мөслим, Әлмәт, Чистай районнарында да авыручылар бар. Ә тирән сулыш юллары йогышлы инфекциясе белән авырып, дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 меңнән артык. Авыручылар арасында мәктәп укучылары шактый. Казанда уннан артык мәгариф оешмасының кайбер сыйныфларында авыручылар күп булу аркасында укулар туктатылган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда үпкә ялкынсынудан ике кеше үлгән. Берсе – ике айлык сабый. Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова ел башында бик көчле грипп килүен хәбәр итсә, шушы көннәрдә озакламый, ягъни февраль азагында грипп чоры тәмамланачагын әйтте. Битлекләрне салырга санаулы көннәр калып бара. Быелгы сезонда чирдән саклану ниятеннән битлек киеп йөрүчеләрне күбрәк очраттык кебек. Берара хәтта даруханәләрдә битлекләр, профилактика уңаеннан чыгарылган арзанлы дарулар, майлар да бетеп торды. Провизорлар бу хәлне, иртән сатуга чыгарабыз, төшкә кадәр алып бетерәләр, дип аңлаттылар.
Ә ил буенча алганда грипп һәм ОРВИ белән 3,5 миллион кеше авырган. Бу күрсәткеч башка еллар белән чагыштырганда берничә процентка күбрәк, диләр. Ай буена сузылган грипп эпидемиясе 74 төбәктә һаман да эпидемия бусагасыннан югарырак. Бигрәк тә Свердловск, Калининград, Самара, Кемерово өлкәләрендә эпидемиянең кызган мәле. Ә Ерак Көнчыгышка йогышлы чир әле үтеп кенә кергән. Табиблар анда эпидемиянең февраль азагында булачагын фаразлый. Дуңгыз гриппының беренче билгеләре гадәти гриппныкы кебек. Температура күтәрелә, төчкертә, йөткертә, буыннар сызлый, баш авырта, хәл китә, тән калтырый, ашказаны авырта. Чирне вакытында авызлыкламасаң, бер-ике көннән үпкә кабарып, ялкынсыну чире китереп чыгарырга мөмкин. Ул шул яктан куркыныч та.
Апас районы газетасында эшләүче каләмдәшебез белән сөйләшкән идем, ОРВИ белән чирләүчеләр булса да, грипп үзен ул кадәр сиздермәде, ди ул. Яшел Үзән районының Олы Ключи авылы табиблык амбулаториясе педиатры Фәрит Акмалов та: “Быел авыручылар узган елдагылардан күбрәк дип әйтмәс идем”, – ди. Берничә ел элек вирус авыр узган иде, шактый кешене аяктан екты, балалар да нык чирләде, дип кисәтә табиб. ОРЗ белән авыручы балаларның байтагы өйдә дәваланган, авыр хәлдә хастаханәгә озату очраклары булмаган. Районда бер генә балалар бакчасы да, мәктәп тә карантинга ябылмаган.
– Ике ай дәвамында кояш күренмәде диярлек, көннәр болытлы торды. Бу хәл дә чирнең артуына китерә. Ә кояшта вирус тизрәк үлә, – ди Фәрит Әхмәт улы. – Профилактика чарасы буларак, балаларны күбрәк урамда, һавада йөртергә кирәк. Йончыган иммунитетны рәткә кертү өчен кибеттән сатып алган татлы ризыклар, соклар урынына күбрәк өйдә әзерләнгән ит, сөт ризыклары ашатыгыз, җиләк-җимеш компотлары эчертегез. Яз көне организм болай да йончый, шуңа күрә витаминнар эчәргә була.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|