|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2008 Матбугат
БҮГЕН ГӨЛНАРА САБИРОВАНЫ КОТЛАРГА ОНЫТМАГЫЗБүген – 22 апрель көнне – иң кыю татар журналистларының берсе - Гөлнара Сабированың туган көне. Ул эшләгән “Татарстан яшьләре” редакциясендә бүген, мөгаен, язгы чәчәкләр һәм шампан исе киләдер. Без дә Гөлнараны туган көне белән котлыйбыз. Бу фотода Гөлнара чын мылтык тотып төшкән. Аның бармаган җире юк. 2006 елда ул кайнар Чечня якларын әйләнеп кайтты. Бу фото Дагестан республикасы Ногай районында төшерелгән. Мылтык тоткач та, Гөлнараны агрессив кеше дип уйлый күрмәгез. Кыю, кырыс һәм усал автор эчендә чынлыкта нечкә күңелле һәм бик хисчән кыз яшеренгән. Гөлнара! Туган көнең белән сине! Үзеңнең компьютер заставкаңда язылганча – ЕЛМАЙ!
--- |
Иң күп укылган
|