поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2008 Ир белән хатын

ИРСЕЗ ХАТЫН ЯЗМАЛАРЫ

Без гомер буе нидер көтәбез: кайчан яңгыр туктар, кайчан теге факс килеп ирешер, кайчан бу бетмәс "бөке"ләрдән котылырбыз, кайчан премия бирерләр, кайчан Яңа ел җитәр дә кайчан үтеп китәр, кайчан бәяләр арзанаер, кайчан бу ремонт бетәр, җитәкче алышыныр, балалар үсеп җитәр?... Һәм башкалар, һәм башкалар... Шундый итеп көтәбез ки, шушы көткән нәрсәләр тормышка ашса, дөньялар үзгәрер, иң төп, иң изге максатларыбызга ирешербез шикелле, валлаһи. Кешенең социаль статусына бәйле рәвештә, һичшиксез, көтү объектлары һәм көткән вакыйгалар да төрле. Сүз дә юк инде: тормыш хуҗалары саналучы ирләрнең теләк-максатлары "вак-төяк"тән башы арынмаган хатын-кыз көткән нәрсәләрдән аермалы буларак, гаять мөһим, әһәмиятле...

Ирсез хатыннар буларак, безләр теләк-фигыльләребез һәм көткән вакыйгаларыбыз белән үзенчәлеклерәк категориягә керәбез, әлбәттә.

 

Әнә, инде күптән ирсез, әмма, шөкер, гаиләле (димәк балалы!) бер дус кызым яңа фатир алу максатыннан банктан кредит биргәннәрен көтә. Светаның фатирын яңартасы, зурайтасы килә. "Улым үсә бит. Үзем эшләгән вакытта, хәлемнән килгәнчә киләчәген кайгыртырга кирәк бит инде", -- ди бер бүлмәле фатирын ике бүлмәлегә алыштырырга җыенган ханым. Хәер, тагын бер нәрсәне көтә икән әле Света: баланың торак шартларын яхшырту теләгенә каршы түгеллеген белдерү өчен элекке иренең -- бала әтисенең район мәгариф бүлегенә барып күренүен... Безнең гуманлы законнар шуны таләп итә икән. Мөхәммәт Мәһдиев язганча, "шту сез?! Света белән уртак баланың тормыш шартлары гомер эчендә бер мәртәбә алимент түлмәгән ир рөхсәтеннән башка яхшырып куйсамы?!

 

Икенче бер ахирәтем берничә ел рәттән инде ял көннәре һәм бәйрәмнәрнең тизрәк үтеп китүләрен көтеп яшәү белән мәшгуль. Гомумән, ялларны-бәйрәмнәрне җене сөйми аның. Чөнки ялгыз ул андый көннәрдә. Сөяркәсенә патологик бәйлелектән арына алмый. Теге эгоист исә гаиләле һәм беркайчан да гаиләсен ташларга җыенмый. Җыенмавы бик шәп анысы. Тик һәр атнаның дүшәмбесеннән алып җомгасына кадәр һәр кичне Гөлзадәнең бәгырен телгәли: "Синнән башка яши алмыйм, сине генә яратам!", имеш. Аңлатудан да, әрләп ташлаудан да мәгънә юк дустыбызны, тәки шуның белән араны өзә алмый. Менә тагын бер кат газета аркылы әйтеп карыйм да, башка синең күз яшьләреңне сөртеп утырырга җыенмыйм, дустым! "Яши алмый бит" , имеш. Алмаса , яшәмәсен! "Җәмгыяте хәйрия" түгел лә син аны яшәтәм дип үзеңне-үзең кешечә тормыштан мәхрүм итәргә! Яши алмаса, бәйрәмнәрдә, берәр айлык ялларда синнән башка әллә кайчан җан тәслим кыласы иде инде! Ә ул, күргәнеңчә, бик яхшы яши. Шуның белән шул, Гөлзадә: мин һәм тагын берничә уртак ахирәтебез синең болай үз-үзеңне бетереп, бар дөньядан ваз кичеп, Мортаза "визитлары" белән генә яшәвеңә зур ризасызлык белдерәбез! Рәхәт икән аның белән -- очраш, анысы синең эш. Әмма дә ләкин дөньяның кендеге ул түгеллеген дә онытма. Без дилбегә белән өстерәп китерердәй булып ял көннәрен көткәндә, дүшәмбене ничек җиткерергә белмичә интегүләреңне ташла! Дүшәмбе Мортаза килә, ә ял көнне киләлми, имеш. Менә миңа бернинди Мортазалар да килми: аңа карап ник мин ялларны яратмаска тиеш әле?! Мортазасыз да яшәп була бу дөньяда, чынлап әйтәм, Гөлзадә! Дуслар бар, туганнар бар, вак-төяк (эреләре дә безнеке) мәшәкатьләр тулып ята. Ирсез хатын сөяркә генә түгел, ул бит кеше дә! Әйтү шушы сиңа!

 

... Ә мин үзем нәрсә көтәм? Фатир зурайтырга ни мораль, ни матди яктан әзер түгелмен әлегә. Әйткәнемчә, Мортазалар көтеп тә яшәмим. Алай да, минем дә көткән нәрсәләрем әз түгел икән, ләбаса. Әйтик, балам йөргән бакчаның автоном оешма статусына алырга маташуы барып чыкмаса ярар иде дип зарыгып көтәм. Чөнки бу очракта бакчадагы шул ук шартлар өчен бүгенгечә айга 700 сум түгел, 5000 сумга хәтле түләргә туры киләчәк. Иманым камил, Русиянең миллионлы шәһәрләре арасында уртача хезмәт хакы буенча иң артта өстерәлүче Казанда бер мин генә көтмимдер әлеге мантыйксыз яңалыкның тормышка ашмавын.

 

Әле тагын кыш җиткәннән бирле җәйне көтәм. Вәт яратмыйм мин кышны. Җәй җитеп, исән-имин булып, бер айлык ялымны алып, балам белән диңгезгә бару бәхетенә ирешүебезне көтәм.

 

Март ахырында килеп чыгармын дип вәгъдә иткән, кечкенә улы белән Пермь якларында яшәүче иң якын ахирәт дустымны да көтәм әле. Берничә ел элек сөекле ире вафат булган мөэмин-мөслимә дускаем күңеле белән Казанга тартыла, татарлар, мөселман кавеме арасында яшисем килә, баламны чын мөселман итеп тәрбияләргә иде дип, Казанга күченмәкче.

 

Тиздән туган көнем җитә менә. Шул нисбәттән дусларым, туган-тумачаларым, баламның әтисе нәрсә бүләк итәрләр икән дип би-ик кызыксынып көтәм. Нишләп әле көтмәскә? Хатын-кыз ләбаса мин! Глобаль нәрсәләр генә көтеп ятарга димәгән бу тормышта. Әле мин еш кына мода журналлары аша заказ биреп, кофточкалар да көтеп алам.

 

Сез дә шуның ише "вак-төяк"ләр көткәләгез кайчагында, минем ише "ирсез хатын" категориясенә керүче ахирәтләрем! Тулы хакыгыз бар моңа. Бөтен тормыш үз өстемдә диеп, төшенкелеккә бирелмик. Ялгызлыктан зарланып, көчсез булырга теләк белдереп шушы рубрикага язган ханымнарга да әйтүем. Хөкүмәттән революцион үзгәрешләр әкияти яки принц килеп, бар проблемаларыбызны хәл итүне көтеп яту да файдасыз. Сынмагыз, сүрелмәгез. Минем мөслимә дустым әйтмешли, Ходай көчлеләрне һәм иң яраткан бәндәләрен сыный. Димәк, безләр-сезләр -- шундыйлар.

 

Көтү яшәтә кешене. Тик җанны җылытып көттерә торган нәрсәләрне генә көтик. Менә язны көттек тә, җитте бит әле, шөкер!

Гөлнур ГАНИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 36-37 | 18.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»