поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.02.2016 Ир белән хатын

Хәлил белән Галия(бану) ник кавышмый?

Сәер дә хис инде бу мәхәббәт! Хис дип матурлап әйтү генә ич, мәхәббәт – психик халәт, тайпылыш, чир ул дип тә әйтәләр. Бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Мәхәббәт, һәрбер психик авыру кебек үк, дәвага бик авыр бирелә, күңелгә тирән җәрәхәт сала, кешенең үз-үзен тотышы, гомумән, язмышы белән идарә итә.

Акыл белән дуслыгы юк, ник дисәң, гашыйк-мескен башын югалтып яраткан кешенең сыңар кимчелеген дә әйтә алмый, ул аны тәмам идеальләштерә, беркем сүзенә дә колак салмый. Әмма адәми затка гашыйк булу мөмкинлеге бирелгән икән, аны бөек, илаһи бер бүләк итеп кабул итәргә кирәк. Мәхәббәтсез яшәүнең бер кызыгы да булмас иде. Шунысы кызганыч, әлеге хис әллә ничәгә төрләнеп-тармакланып бетә шул.

Тарихка, классик әдәбиятка күз салсаң, җавапсыз, берьяклы, бәхетсез мәхәббәт үрнәкләре тулып ята: Ромео-Джульетта, Отелло-Дездемона, Хәлил-Галиябану, Йосыф-Зөләйха. Бик күп кинофильмнар сюжетына да салына мәхәббәт фаҗигаләре. Әле менә Яңа ел яллары вакытында “Серафима прекрасная” кинофильмын кабатлап күрсәттеләр. Беренче тапкырын бик тәэсирләнеп караган идек, быел, ара-тирә күз салгалап кына алсам да, ачуны чыгарды бу “сабын”лы кино. Кабат карагач, тоташ “ляп”лары күзгә ныграк ташлана, сюжетында чекрәеп торган ахмаклыклар күп. Боларыннан көлми чыдарлык түгел.

Төп герой – Серафима уңай образ буларак бирелә. Янган ызбага керә, чабып барган атны туктата торган марҗа хатын-кызларының җыелма образы, ягъни. Кечкенәдән ятимлеккә дучар ителгән кыз авылдашы Викторга үлеп гашыйк. Әмма төксе карашлы, аракы эчәргә авызы шапылдап торган егетнең күңеле башкада. Әлбәттә, тамашачы тулаем Серафима ягында: “Әнә, нинди ипле, эшчән кыз бит, юкса. Ниемә дип шул җилбәзәк кызга гашыйктыр бу Витя!” – дип өтәләнгәндер телевизор каршындагы миллионлаган ханым-әбиләр.

Серафима Викторга кияүгә чыгып бик авыр, фаҗигале тормыш кичерә. Үзен дә, Викторны да бәхетсезлеккә дучар итә. Тамашачы һаман егылып аны кызгана. “Егетнең башканы яратканын белә торып, шундый мәкерле, пычрак юл белән (аракы эчертеп, түшәккә яткырды) үзенә өйләндерде бит бу, ничу елап-зарланып яшәргә! Ире үзен ярата башласын өчен ни эшләде соң әле Серафима? Гомер буе бер күлмәк, бер бәйләм кофта һәм шыр прастуй оектан йөрде!” – дип уйлады микән берәрсе? Нәселле атлар үрчетеп, кулында миллионнарча акча әйләнгән хатын өстендәге каткан күлмәген алыштыра алмаса да, мәхәббәткә өметен сузсын инде! Ирләр ашказаны белән генә түгел, күзләре белән дә ярата бит. Әнә бит, ире үлгәч карачкы сыман кыяфәтен бераз тәртипкә салган иде Серафима, түтиегезгә менә дигән, бай, зыялы ир гашыйк булды да куйды! Юк, мөхтәрәм киночылар, барып чыкмаган “бөек мәхәббәт” тарихыгыз!
 
Чып-чын, тормышның үзеннән алынган бәянымда мин мәхәббәт “өчлеге” тарихын тасвирламакчы булам.
 
Хәлил белән Галия (ягъни, минем адаш) – авылдашлар. Исемнәре дә танылган гашыйкларныкына охшаш егет белән кыз бик яшьли, мәктәп елларыннан ук сөешә башлаганнар. Адашларыннан аермалы буларак, Хәлил нык тормышлы, хәлле гаиләдән, Галия әнисе белән генә үскән. Шулай булса да, кыз бик чая, матур, уку алдынгысы да, эшкә дә бик оста. Егет солтаны Хәлил белән мәхәббәтләренә сокланмаган кеше калмагандыр. Мәктәпне тәмамлагач, Галия шәһәргә китеп, медицина училищесына укырга кергән, Хәлил армиягә киткән. Араларында сөю тулы хатлар йөргән, ике елдан солдат егет туры авылына түгел, ә шәһәргә – Галиясенең тулай торагына кайткан. Менә шунда ничек очрашканнар, араларында ни булган – беркем дә әйтә алмый, тик егет авылга йөзе кара янып, беркем белән сөйләшмәскә әйләнеп кайтып төшкән. Әрем телләрнең сөйләүләренә караганда, Галиясенең икенче егет белән кочаклашып торганын күргән ди, имеш. Хәлил, мәлҗерәп, кайгыдан башын эчүчелеккә сала торган сыек нәселдән түгел, шул ук елны Авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кергән, җиң сызганып колхозда эшли башлаган. Башта шофер булган, аннан механик итеп куйганнар. Авылларына фельдшер булып эшкә килгән тыйнак кына, искиткеч сөйкемле кыз – Рәүфә белән кавышып, гаилә корып җибәргән, берничә елдан зур колхозның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бер-бер артлы ике кызлары һәм ике уллары дөньяга килгән. Хәлил белән Рәүфә гаиләсенә сокланып та, көнләшеп тә караганнар авылдашлары. Ир акча таба, эшчән, дәрәҗәле, өйләре тулы яхшы җиһаз, гаражда заманына күрә затлы машина, балалары тәртиплеләр. Рәүфә гаиләдә менә дигән хатын, ана, хуҗабикә генә түгел, күрше-күлән, авылдашлар өчен дә ягымлы, ярдәмчел, игелек иясе.
 
Менә шулай, тыштан караганда барысы да ал да гөл кебек читләр тормышы. Тик шушы күз өстендә каш кебек гаиләгә әкрен генә бәла якынлашканын кисәтүче хәбәр таралган бервакыт авылга. Имеш, Хәлил берничә ел инде шәһәрдә яшәүче, бер баласы белән ирдән аерылган Галия янына барып йөргәли икән! Тиктормас телле авыл хатыннары, Рәүфәнең “күзен ачу” дигән “изге” нияттән, хатынга кара хәбәрне җиткергәннәр. Рәүфә гайбәтчеләрнең авызын тиз япкан, ләкин яңадан, күп еллардан соң билгеле булганча, Рәүфә иренең читтә мәхәббәт яңартып йөрүен башта ук белгән, хәтта Галия янына барып та йөргән ди. Галия: “Арага керүче мин түгел бит, син кердең арабызга. Хәлил – минем яшьлек мәхәббәтем! Мин түздем бит, хәзер син түз!” – дип җавап биргән. Рәүфә – акыллы хатын, өйдә тавыш-гауга чыгарып, үзен дә, ирен дә кимсетмәгән. Ир үзе дә Галия янына чабуын һаман-һаман ешайта барса да, хатынын, гаиләсен ташлап, аерылып китмәгән. Шәһәр-авыл арасы 50-60 чакрым гына, Рәүфәгә дә, авылдашларга да төрле хәбәрләр ишетелә торган: “Хәлил Галиягә фатир алырга булышкан икән!”, “Хәлил Галиягә бөтен азык-төлекне ташып тора, хәтта Рәүфә япкан банкаларны да...” Берәүләр нәфрәтләнгән, Рәүфәне кызганган, икенчеләре кавыша алмый тилмергән гашыйкларны аклап маташкан. Рәүфә исә, авызындагы кара канны төкермәгән, әмма озак еллар коточкыч киеренкелектә яшәп, бик йончыган, битләре сулып, күз карашы сүрелгән.
 
Кече уллары мәктәпне тәмамлап, институтка кереп кайткан көнне авылны яшен суккандай хәбәр тетрәндергән: Рәүфәне паралич суккан! Хатынны күршеләре күреп алып, больницага илткәннәр, тик баш миенә кан сауган хатын аңына да килмичә җан-тәслим кылган. Күз дә йоммый алдашырга өйрәнгән Хәлилнең “комбайннарга запчасть юлларга” дигән сылтау белән шәһәргә китеп, сөйгәне куенында назланган чагы булган бу.
 
Рәүфәне салкын җир куенына иңдергәннән соң, Хәлил болын кадәр өйдә берүзе калган. Балалар кайсы кая таралышканнар. Өчесенең үз тормышлары, кечесе укуын тәмамлагач, авылга – үз янына кайтып төпләнер дигән хыялы да акланмаган ирнең, егет Казанда калган.
Авылдашлары сөйләве буенча, Хәлил әле тагын берничә ел шәһәр белән ике арада мәхәббәте артыннан йөргән. Әмма Галияне үз янына кайтырга күндерә алмаган.
 
“Йөгәнсез мәхәббәт өч кешене бәхетсез иткән, димәк”, – дидем әлеге бәянны сөйләгән танышыма. “Ике кешене! – диде танышым. – Мин хыянәт ачысыннан вакытсыз гүргә кергән мәрхүм Рәүфә апаны, хәзер картлыгын ялгызлыкта кичергән Хәлил абыйны гына бәхетсезләр дия алам. Мин Хәлил абыйларның күршесендә үстем һәм әлеге тарихны юкка гына сөйләмәдем сиңа. Күптән түгел генә Галия апаны күрдем кибеттә. Бераз сөйләшеп тордык. Күңеле көр, теле телгә йокмый. Бер дә бәхетсез кешегә охшамаган! Һаман да кызлар кебек, йөзендә сыңар җыерчыгы да юк, тешләре дә тезелеп тора хәтта. Азгын мәхәббәте белән менә дигән гаиләне таратты да атты. Ә үзе бер дә кайтып тормады яшьлек мәхәббәте янына. Хәлил абыйны көчкә атлап йөри диләр, әнә. Ник кайтып иңен куймый, ризыгын әзерләп, керен юып тормый?! Кайтып та тормый, янына да чакыртып алмый. Ир гайрәтле чагында гына кирәккән аңа! Мәхәббәт, имеш! Каян килгән Галиябану белән Хәлил...” Шушы монологтан соң ул читкә борылып, «тфу» диде дә, ямьсез сүз әйтте.
 
Яшьлектә кемнәр генә сөешмәгән дә, кемнәр, ничек ялгышмаган. Мәхәббәт – матур хис. Ул башкалар тормышын агуларга тиеш түгел, тормышыбызга ямь-мәгънә өстәргә, бер-беребезне кадер-хөрмәттә яшәтергә ярдәм итәргә тиеш. Бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрне гомер буе саклап, бергә картайганнар, чыннан да, соклангыч бит!
 
Галия Хәкимова. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»