|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2016 Җәмгыять
Балык яхшы капсын өчен әти кирәк!Моннан берничә ай элек Мамадышта эшли башлаган “Әтиләр клубы”н республика гына түгел, Россия күләмендә дә беләләр хәзер. Әтисез калган малайларны эшкә өйрәтә башлаганнар биредә. Мондый фикерне Мамадыш шәһәренең коррекция мәктәбендә укытучы булып эшләүче Айрат Шакиров тәкъдим итә. Мамадышта яшәүче һәр җиденче гаиләдә бала әтисез тәрбияләнә. Шуны исәпкә алып, ир-егетләр көчле холыклы, батыр, кыю булып үссеннәр өчен бу клубны оештырганнар да инде. “Улы өчен әти кеше һәрчак үрнәк булып тора. Бала тугач та, без аның өчен җавап тотабыз. Баланы тәрбияләп үстерергә, аңа һәрьяктан да яхшы үрнәк күрсәтергә тиешбез ,– ди Айрат. – Клубны оештыру теләге мәктәп җыелышында барлыкка килде. Уйлаштык та әти тәрбиясеннән мәхрүм булган малайларны эшкә өйрәтергә алындык. Бу эш күңелемә дә туры килә. Чөнки мин үзем дә кайчандыр әтисез калган малай. Әни тәрбиясе белән әтинеке аерыла шул. Иптәш малайларым әтиләре белән гаражда машина актарганда, бергә балыкка йөргәндә аларга кызыгып кала идем. Үзем әти булгач, балаларга ничек кирәклегемне яхшы беләм”, – ди ул. Мамадышның һәр мәктәбендә актив тормыш рәвеше алып баручы, үз белгәнен башкалар белән бүлешергә әзер 3-4 кенә әти булса да, районда алар 80гә тула икән. “Кеше баласына каты да бәрелеп булмый, сүгә дә алмыйсың. Әмма аны үрнәк белән тәрбияләп була. Балалар бит алар – синең көзгедәге чагылышың. Кайбер балалар бик теләп безгә ияреп йөри. Әле Яңа ел каникулында 17 бала белән Нократ елгасына барып балык тотып кайттык. Аларның шатланганын күрсәгез! Без аларны чын ирләр итеп тәрбияләргә тырышабыз. Бер шырпы белән генә учак ягарга өйрәттек. Саф һавада футбол уйнадык. Үзебез дә ял итәбез, балаларның да күңеле күтәрелә. Ни генә кылансак та, сабыйларның үз әтисен алыштырып булмый, әлбәттә. Әмма һич югы аларга якын дус, чын иптәш була алабыз, – ди Айрат. – Бер көнне кар күп яуган иде. Берничә әти уйлаштык та, эштән соң балалар бакчасына барып, кар көрәргә булдык. Безне күреп, башкалар да кушылды, кайбер әниләр дә көрәк тотты. Ә балалар карап торды. “Әтиләр клубы”ның төп максаты да менә шул инде. Хезмәт аша балаларда үз-үзендә ышаныч тудыру, аларның җәмгыятькә кирәклекләрен аңлату”.
Ирләр ваклана, дип еш зарланабыз бүген. Ирләр үзләре белеп дилбегәне гүзәл затка тапшырамы, әллә хатын-кызлар үзләре артык кыюландымы – һәр гаиләнең үз дөресе. Әмма балалар өчен әтинең дә, әнинең дә үз урыны бар. “Әтиләр клубы”нда әнә шулай диләр. Айрат әфәнде үзе дә ике ул – Азамат белән Салаватны тәрбияли. “Олысы белән бергә укыган балаларның күбесен әниләре генә үстерә. Кайберләре хакында әтиләре уйлап та карамый. Менә шуңа күрә күңелемә якын да инде алар. Улларыма мин ничек кирәк булсам, алар да бит ата назына шулай сусаган. Бу эшебез белән балаларга файда китерә алсак ярар иде”, – ди ул.
Әлеге клубка йөри торган балаларның үз-үзләрен тотышында, характерларында уңай үзгәрешләр сизелгән. Моңарчы кулына кадак, чүкеч тотып карамаган малайларның хәзер бармаклары авыртмый инде. Әле ул гынамы, сөйләшүләре дә башкача аларның. Чын ирләрчә карар да кабул итә беләләр. Иң мөһиме – алар әниләрен якларга, сакларга, терәк булырга да өйрәнәләр икән. Ул вакытта инде хатын-кыз да ир-ат булырга теләмәячәк.
Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Айрат әфәнденең дә белмәгән эше юк. Заманында хәрби хезмәттә булган, хокук саклау органнарында озак еллар балигъ булмаган балалар белән эшләгән ул, хәзер инде мәктәптә технология укыта. Шул вакыт эчендә, ул оста психолог та, ватанын сакларга әзер торучы солдат та, газизләре өчен кадерле әти дә. Хәрби хезмәттә алган күнекмәләре дә бушка китмәгән – малайларны үз-үзләрен якларга өйрәтә, алардан булачак десантчылар әзерли.
“Тынгысыз холкым, балаларны яратуым, кешеләр белән уртак тел таба алганга оештыру эшләрен башлап йөрергә тырышам. Нинди генә эшкә алынсам да, гаиләм миңа – терәк. Хатыным Гөлия дә бу эшләремне хуплый, – ди Айрат. – Ә мин күңелемә рәхәтлек алам. Көненә бер сабыйны гына сөендерә, аңа дус була алсам, ниндидер эшкә өйрәтә алсам да, шатланам гына. Иң мөһиме – биргән тәрбиям, өйрәткән эшләрем юкка чыкмасын”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|