поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2016 Мәдәният

Рафис Корбан: “Ни өчен Айдар Хәлим яки Зәки Зәйнуллин премиягә тәкъдим ителми?” – дигән бәхәсләр быел булмаячак”

“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – драматург, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Харис улы Корбан.

– Хәерле иртә, Рафис әфәнде!
 
– Хәерле иртә!
 
– Язучының иртәсе нәрсәдән башлана?
 
– Язучының иртәсе дә бар кешеләрнеке шикелле үктер дип уйлыйм. Иртәнге чәйдән башлана.

– Яңа елны кайда һәм кемнәр белән каршы алдыгыз? Ничә яшегезгә кадәр Кыш бабай барлыгына ышана идегез? Әгәр дә ул чыннан да булса, нәрсә бүләк итүен теләр идегез?
 
– Өйдә, хатыным, аның апасы һәм аның ире – баҗай белән каршы алдык. Телефоннан кызларым белән (алар бездән аерым, үз гаиләләре белән яши) һәм дусларым белән котлаштык, теләкләр теләштек. Кыш бабай булмаса, кыш килмәс иде. Шуңа күрә Кыш бабайдан һәрвакыт яңа елга кар яудыруын телим. Һәм ул мине тыңлый.
 
– Татарстан Язучылар берлегендә нинди эшләр башкарасыз? 
 
– Берлектәге эшне тавык та чүпләп бетермәслек, бер-ике җөмлә белән генә санап чыгарлык түгел. Берлек Уставында билгеләнгән эшләрне тормышка ашыру белән шөгыльләнергә тарышабыз. Ә Уставта берлекнең төп максаты: “Целью деятельности Союза является содействие созданию высокохудожественных произведений, их публикации и пропаганде, защита творческих, гражданских, политических, экономических, социальных прав его членов, их чести и достоинства”, дип билгеләнгән.
 
– Быел май аенда язучыларның корылтае булырга тора. Анда яңа рәисне сайлаячаклар. Кемне сайларлар дип уйлыйсыз?
 
– Бер чуаштан шулай сорагач җавап биргән ди бит: “Үсепез тип торапыз”, – дип. Ә корылтайга килгәндә, ул бу юлы 18 апрельдә булыр дип тәгаенләнде. Гадәттәгечә, Казан милли мәдәният үзәгендә узачак. Әле бу хакта бер язучыга да хәбәр ителмәгән иде, сезнең гәзитне укыгач белерләр инде. Корылтай датасын барлык язучыларга да ике ай алдан хәбәр итәргә тиешбез. Яңа рәис булырга әлегә беркемнең дә рәсми рәвештә теләк белдергәне юк. Корылтайда күз күрер. Безнең уставта ике срок рәис булу мөмкинлеге каралган. Кем дә булса үз кандидатурасын куярга тели икән, рәхим итсен, һәркемгә ирек. Мин исә икенче сроктан баш тартмаячакмын.
 
– Язучылар берлегенә кергән язучылар сезгә йөриме? Бер ояга җыеп тора аласызмы?
 
– Язучылар берлеге урнашкан бина ул, әлбәттә, берлек аппараты эшли торган бина гына түгел, ә язучыларның үз йорты. Бирегә язучылар килми калган бер көн дә юк. Бездә көн саен нинди дә булса чара үтеп тора: остаханә утырышлары, һәр җомга саен Тукай клубында үтә торган кичәләр, идарә утырышлары, кабул итү коллегиясе утырышлары, әдәби консультантлар, яшьләр белән эшләү, иҗади эшчәнлекне оештыру белән шөгыльләнү... Бухгалтериядән дә язучылар өзелеп тормый. 
 
Берлектәге 335 язучының 210ы пенсионер. Пенсиядәге язучыларыбызга ай саен Президент карары белән бирелә торган субсидия акчасы буенча килешүләр төзү өчен генә дә көненә дистәләгән пенсионер килеп чыга. Башкортстандагы, Ульян өлкәсендәге, Удмуртия, Мәскәүдәге, районнарда яшәүче язучыларыбыз еш килә. Кыскасы, Язучылар берлеге бинасы ул чын мәгънәсендә – Язучылар йорты.
 
– Тиздән Тукай премиясен тапшыру вакыты җитәчәк. Быел да башка еллардагы кебек тавыш-гауга булырмы?
 
– Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән бәйле рәвештәдерме, төгәл генә сәбәбен дә әйтә алмыйм, премияне дәгъвалаучылар саны башка еллардагыга караганда ике-өч тапкыр күбрәк. 15 февральдә эшләр кабул итү төгәлләнеп, комиссия тикшерүе үткәннән соң 1 мартта дәгъвачыларның исемлеге матбугатта игълан ителәчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел кандидатларның эшләре турында матбугатта фикер алышулар бер ай дәвамында гына барачак, 1 апрельдә инде лауреатлар ачыкланачак. 
 
26 апрельдә, Г.Тукай туган көндә, опера театры бинасында үткәреләчәк тантаналы кичәдә премия үз ияләренә тапшырылачак. Шуңа күрә фикер алышулар ызгыш-талашка күчәр дигән фикердән ерак торам. “Ни өчен Фәүзия Бәйрәмова, ни өчен Айдар Хәлим, ни өчен Зәки Зәйнуллин премиягә тәкъдим ителми?” – дигән бәхәсләр быел булмаячак. Чөнки быел бу язучыларыбызның кандидатуралары дәгъвачылар исемлегендә булачак. Ә инде премия иң лаеклыларга бирелер дигән өметтә калам.
 
– Рафис әфәнде, әсәр иҗат итүне нәрсәгә тиңләр идегез? Бүген нинди темага язасыз?
 
– Бернәрсә белән дә чагыштырырга теләмим. Иҗат иҗат инде ул. Ул теләсә кемнең хәленнән килә торган эш түгел. Ул бары тик Ходай тарафыннан оеткысы салынган кешеләрнең генә хәленнән килә торган эш. Хәзер мин дә язам, нәрсәсе бар ул эшнең дип уйлаучылар, кызганычка каршы, күбәеп китте һәм теләсә кем шул булыр-булмас язмаларын китап итеп чыгарып, язучылык эшенең абруен төшерделәр. Шәхсән үзем язар өчен тема эзләп азапланмыйм, күңелгә нәрсә килсә, шул хакта язам. Башкалар да шулайдыр дип уйлыйм.
 
– Гаиләгез турында сөйләп китсәгез иде. Балаларыгыз кайсы юлдан киттеләр? Аларга да шигырь язу сәләте күчмәгәнме?
 
– Гаиләмә килгәндә, мин инде кызларым түгел, оныкларым нинди юлдан китәрләр икән дип кайгырып яшим. Ике кызым да миңа охшап рәсем ясыйлар иде. Олысы бала чагында шигырьләр дә язды. Хәзер ул эшләр белән шөгыльләнмиләр. Үз балаларын тәрбиялиләр. Хатыным да күптән пенсиядә, рәхәтләнеп өйдә утыра.
 
– “Акчарлак” газетасын һәм аның сайтын укучыларга әйтер теләкләрегез?
 
– Кеше булсыннар, сау-сәламәт яшәсеннәр. Эш белән шөгыльләнсеннәр. Бәхетле булу өчен кешегә менә шулар кирәк. Мин аларга бәхет телим!

Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 15.02.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»