поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.02.2016 Мәдәният

“Татарстан” радиосы югалмады!

Газетаның даими авторы – Балтач районы, Карадуган авылыннан мөхтәрәм хезмәт ветераны Рәфыйк ага Шәрәфиевнең газетаның 14 гыйнвар санында басылган “Үртәлмик дидем дә...” язмасы кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Бер дә үртәлерлек язма түгел, киресенчә, һәр татарның күңеленә үтәрлек һәм мүкләнә барган йөрәкләрне пакьләү-чистарту максатында сыкранып-борчылып язылган мәкалә бу.

Авторның “...әллә кая – офыкның эфирның аргы ягына качырылган “Татарстан” радиосыннан башка яшәргә ияләштек,” – дигән җөмләсе минем йөрәгемә дә ук булып кадалды. Югалмадык без, Рәфыйк ага, адашмадык та, тыныч кына, артыгын шауламыйча, башкалардан көнләшмичә генә, элеккеге күркәм традицияләрне саклап һәм үстереп, тыйнак кына эшләвебезне дәвам итәбез. Үзенең 90 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнүче татарның әүвәлге радиосы, бөек Туфаныбызның Әлмәндәр карты кебек зирәклеген, яшьлеген, сафлыгын саклап, гомер бакый яшәр, Аллаһ боерса! 

Язмыш мине дә 1987 елдан башлап “Татарстан” радиосы белән “бәйләп куйды”. Халкыбызның моңлы җырчысы һәм мөхәррир Рафаил Ильясов (күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның “Рафаил җырлаганда, минем йөрәгем татарча тибә башлый” дигән сүзләре хәтердә яңара) җитәкчелегендәге музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләү кыен да, рәхәт тә иде. Шунда беренче елларда татар музыкасы сәнгатен, иҗат шәхесләрен начар белүем өчен гарьләнеп кызарынганнарым бүгенгедәй истә! Ул чакта радионың фонотекасында 40 меңнән артык төрле язма тупланган иде. Җиң сызганып дигәндәй, шуларны үзләштерә башладым. Ул чакта музыкаль әсәрләрнең осталык чикләрен билгеләүче Сәнгать Советы эшли иде әле. Бөек композиторлар, Татарстан Гимны авторы Рөстәм Яхин, Ринат Еникеев, музыка белгече Йолдыз Исәнбәт, шагыйрьләр Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева, Җәүдәт Дәрзаман, Зиннур Мансуров кебек остазларның җыр көйләренә һәм шигырь текстларына үтә дә җаваплы карауларын һич онытасым юк. Күп кенә әсәрләр кабат эшкәртү өчен авторларга кире кайтарылды.

Радио дикторлары Мәрьям һәм Айрат Арслановлар.
 
Яшь чакта тәкәбберлек тә ярап куя бит. Бер юлы Сәнгать Советы утырышында, ат дагалаганда бака ботын кыстыра дигәндәй, заманча эстрада үрнәкләре нигезендә язылган яңа җырга карата (“Туй күлмәге” җыры, Резеда Әхиярова көе, Наил Касыймов шигыре, аны Венера Ганиева башкарды) үз фикеремне әйтергә батырчылык иттем. Чөнки җыр бик ошады: заманча, яшьләрчә! Ринат Еникеевның: “Яшьләргә ошагач, фондка алабыз инде”, – дип, мине куәтләп, шаяртуы хәтергә сеңеп калган (бу очракта минем фикердән битәр, җырның профессиональ яктан көчле булуы этәргеч икәнлеге аңлашыла).
Сәнгать Советы “иләге” аша узган гасырның 90 еллар азагына “Татарстан” радиосы фондында хәйран гына музыкаль әсәрләр, спектакльләрнең радиовариантлары, тапшырулар, сәнгатьтә зур мирас калдырган әдәбият-сәнгать әһелләренең чыгышлары – җәмгысе 50 меңгә якын язма тупланды. Искиткеч зур, берни белән дә бәяләнми торган хезмәт бу! Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, алыштырмаслык олы мирас, олы хәзинә! “Татарстан” радиосы әлеге байлыкны көн саен аз-азлап булса да, тыңлаучыларына җиткереп тора. “Моң”ны да югалтмыйбыз (чөнки “моң” белән “ретро” сүзе берничек тә тәңгәл килә алмый!), моңлы профессиональ яшь башкаручылар чыгышларын да эфирга бирәбез, чөнки буыннар арасындагы чылбыр өзелергә тиеш түгел! Шул ук гаҗәеп аһәңле тавышлы дикторлар Камал Саттарова, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Эльс Гаделев, Фоат Галимуллин тавышларын да эфирга чыгарабыз, бәрхет тавышлы диктор Тәлгать Хаматшин хәзерге күп кенә тапшыруларыбызны алып бара. Мин инде халыкны борчыган һәм кызыксындырган актуаль әңгәмәләр, дини-рухи тәрбия мәсьәләләрен чагылдырган тапшырулар, балалар өчен әзерләнгән мавыктыргыч радиотамашалар турында тәфсилләп язып та тормыйм.
 
 
Дикторлар Камал Саттар белән Эльс Гадел.
 
Совет чорыннан халык тарафыннан яратып тыңланган сораулар буенча концертлар да эфирда атна саен яңгырый. “Җырым белән сәлам юллыйм” тапшыруы сугыш һәм хезмәт ветераннарының үтенечен исәпкә алып, алар өчен бушлай әзерләнә. Моңарчы ул эфирга җомга, көндез чыккан булса, радиотыңлаучылар теләген искә алып, хәзер дүшәмбе көннәрендә яңгырый башлады.
 
Миңа еш кына турыдан-туры элемтә вакытында телефон аша халык белән аралашырга туры килә, гадәттә иң күп элемтәгә чыгучылар да Рәфыйк аганың якташлары – балтачлылар (димәк, безне анда да тыңлыйлар). Яңа гасырның башында элеккеге челтәрле радио бетерелгәч (безгә аны зур чыгымнар сорый дип аңлаттылар), Татарстан радиосы Казанда – 68,48 МГц, Чаллыда – 67,01 МГц, Түбән Камада 72.29 МГц ешлыкта эфирга чыкты.
 
Аккан су юлын табар дигәндәй, “Татарстан” радиосының еракта – офыклардагы зәңгәр томаннар артында югалып калырга хакы юк! 13 гыйнвардан башлап, без рәсми рәвештә Казанда һәм якын-тирә төбәкләрдә, элеккеләренә өстәп, яңа дулкында – 99,2 FM МГц ешлыкта да эфирга чыга башладык (хәзер машинада барганда да тыңлап була). Ә ел ахырына кадәр республикабызның барлык төбәкләрендә Татарстан радиосын FM ешлыгына күчереп бетерү күздә тотыла. Шулай булгач, Рафыйк ага, “димәк, мин яшим икән!” дип, сөенешеп, бергәләп җырлыйсы көннәребез алда әле... 
 
Фәнис Мөхәммәтов, “Татарстан” радиосы журналисты. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.02.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»