|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2016 Дин
Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлекШимбә саннарында атна саен чыгып килгән ошбу рубрикабыз “Җиденче каттан караш” дип аталса да, сүз һич кенә дә кемнеңдер күкнең җиденче катыннан безнең шушы гөнаһлы дөньяга багып, мин монда башкалар күрмәгәнне күрәм, белмәгәнне беләм дип акыл сатуы, укучыны, халыкны яшәргә өйрәтергә тырышуы түгел... Аристотель заманнарында борынгы греклар, күк җиде каттан тора, аның соңгы – җиденче катында аллалар яши дип уйлаганнар. Грекларның күптин-күп аллалары анда, имештер ки, җирдәге хәлләргә артык игътибар итми генә, бәхет-шатлыкта, рәхәттә гомер сөргәннәр. Борынгы шумерларда, алардан карап булса кирәк, яһүдиләрдә дә күкнең җиденче каты турында риваятьләр (Ветхий Завет) барлыгы билгеле. Ислам динендә исә Җиде кат күк турында изге китабыбыз Коръәни Кәримнең “Талак” сүрәсендәге 12 аятьтә әйтелгән...
Бәндәгә, ни кызганыч, күкнең җиденче катында яшәүче аллалар кодрәте бирелмәгән. Башкача булганда, күңелгә хуш килмәгән күренешләр турында язып баш катырганчы, аларны бер селтәнүдә чишү, хәл итү берни дә тормас иде. Рубрикабызның исеме, аның килеп чыгышы да күпкә гади аңлатыла: газетабыз редакциясе, яңа урынга күчкәнче, башка бик күп басмалар белән бергә, озак еллар күпләр белгән Матбугат йортында, шул йортның җиденче катында эшләп һәм яшәп килде. Исем дә шул вакытлардан.Җиденче каттан ниләр күренә дигәндә, ихтимал, күп нәрсә рубрикага язып торучы авторга, аның без яшәгән җәмгыятьтәге, тормышыбыздагы күренешләргә булган бәясенә, мөнәсәбәтенә, карашына барып тоташадыр.
Мин фәкыйрегезгә килгәндә, инде нишлим, тинтәк табигатем миннән гомер буе дигәндәй гаделлек, дөреслек эзләтте. Тирә-ягыбыздагы, яшәешебездәге кайчагында чик-чаманы узып киткән җитешсезлекләргә каршы эчке протест, килешмәү, тормышның камиллектән ераклыгы якадан эләктереп ала да, ирексездән Дон Кихот сөңге тотып җил тегермәннәренә ташлангандай, каләм “күтәртеп” шуларга каршы алып китә. Эшләү дәверендә гел негатив язасың дип бәйләнүчеләр дә, барысы да шулай начармыни, дип сораучылар, җиденче кат күкләргә менгереп мактаучылар – барысы да булды. Негатив дигәннәргә, мин, беренчедән, позитив кына язып тору өчен төзәлмәс оптимист булырга, икенчедән, тирә-ягыбыздагы күптин-күп гаделсезлекләр ким дигәндә бер ун тапкыр азаерга тиеш дип җавап биреп килдем. Рубрикага язганнар, гаделлек эзләп гаҗизләнү генә түгел, алар – авторның гражданлык позициясе һәм дә, аңлавымча, саваплы эш тә. Бөек французларның берсе – Руссо, гаделсезлекне күреп тә дәшми калу шул гуделсезлектә катнашу белән бер, дигән бит.
Икенче бер акыл иясе: “Бу дөнья без килгәндә ничек гаделсез булса, без аны калдырып киткәндә дә ул нәкъ шулай калачак”, – дип өметсезләнгән. Миңа калса, хәл алай ук мөшкел түгел. Дөнья үзгәрә һәм ул үзгәрү яхшы якка. Ләкин бу процесс шул тиклем акрын, аны бер кеше гомере дәвамында сиземләү мөмкин түгел. Дистәләрчә мең кеше бергә җыелып, Колизейларда, гладиаторларның берсен-берсе суйганын карап ләззәтләнүләр бүген, Аллага шөкер, юк. Урта гасырлардагы кебек кешеләрне мәйдан уртасындагы баганага бәйләп тере килеш утларда да яндырмыйлар. Ул гынамы, күп илләрдә кеше гомерен өзгән җинаятьчеләргә хәтта үлем җәзасы да кулланылмый. Ләкин бу хәлләр генә безнең шушы – ХХI гасырдагы тормышыбыз инде камилләште, гуманлашты, гадел булды дигән сүз түгел. .
..Христианнарда, төгәлрәк әйткәндә, католик динендә “чистилище” дигән төшенчә бар. Бу сүз бәндә фанилыктан китеп, теге дөньяга барып җиткәнче булган “тукталыш”ны – Ходай бөтенләй кул селтәмәгән җаннар җыела торган махсус урын – гөнаһларны юу, йолу, тәүбәгә килү җирен аңлата. Бәндәне пакьләндерә алган шундый “чистилище” фани дөньяда урнашса, күпкә отышлырак буласы да бит. Әмма ул юк. Диннәр дә, ни кызганыч, әлеге эшне нәтиҗәле итеп башкарудан ерак. Газета, басма сүзгә килгәндә, алар бүген адәми затны тәрбияләүдә телевизордан, интернеттан, бүгенге җәмгыятебезнең кешене адаштырган башка очсызлы кыйммәтләреннән нык калыша. Әмма бу хәл генә каләмне читкә алып куярга, язмаска, гаделлек эзләмәскә, аны таләп итмәскә сәбәп була алмый. Тамчының, тамудан туктамаганда, таш хәтле ташны тишүен дә онытмыйк...
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|